Яшел Үзән

Җил җыламый, ә җир, ил җылый (Клара Филиппова иҗаты)

Г.Тукайның апасы яшәгән Бәчек авылына барганда (27.11.2013) Түбән Урысбага мәдәният сарае каршындагы Г.Тукай һәйкәлен күреп җаннар рәнҗесә, Түбән Урысбага мәктәбенең ишек тоткасын күргәч һәм ишеген ачканда шактый физик көч кирәклегенә дә төшенгәч, Түбән Урысбага җирлеге башлыгына күрсәтеп:

- Менә бу ишекне ачып кергән бала туган авылын, мәктәбен җылы итеп искә алыр микән, - дип, кинаялы сорау биреп куйдым.

Дөрес кинаямы соң бу? Һәрхәлдә, бүгенге көн авыл җирлеге җитәкчелегенең мәктәпне, мәдәният йортларын һ.б. социаль мәсьәләләрне халык соравынча тәэмин итәрлек акчасы да юк, төзелеш оешмалары да таркатылды, гипербайлар кулына күчте. Ә шулай да берничә ай арасында авыл халкының тырышлыгы белән (22.04. 2014) Г.Тукайның тууына 128 ел тулу уңаеннан Түбән Урысбага авыл җирлеге, мәктәп директоры һәм мәдәният хезмәткәрләре укытучылар ярдәме белән "Тукай безнең йөрәкләрдә мәңгелек" фестиваленең йомгаклау өлешен зур профессиональ югарылыкта хәзерләп оештырганнар һәм мәктәп ишегенә, коридорына матурлап ремонт та ясаганнар иде.

Г.Тукайның 129 еллыгы якынлашкан көннәрдә (20.04.2015) ТНВ каналында бара торган "Мәдәният дөньясында" тапшыруының журналисты Гүзәл Сәгыйтова "Клара апа, 20 апрельдә Бәчек авылына барабыз", - дип шалтыраткач, юлга кузгалдым. Бәчеккә барганда тагын Түбән Урысбага авылындагы Г.Тукай һәйкәле белән күрешеп чыгасы иттек. Ләкин ике ел аралыгында Кызыл Шәрыкъ җитәкчеләренә табыш китерә алмаганлыктан, җимерелеп килә торган Г.Тукай һәйкәле, мәктәп, клуб һ.б. социаль объектларны халык ташламый. Бәчек авылында Бибисаҗидә яшәгән ихатага да бәчеклеләр битарафлык күрсәтми, әмма акча юклыктан сквер-парклар төзү, мәктәпне ремонтлау, пенсионерлар акчасына башкарып чыгу мөмкин эш түгел. "ТНВ" журналистлары матур планнар белән килсә дә, бөтен дөнья шатланырлык, МАТУР тапшыруны оештырып чыгу мөмкинлеге булмады.

Авыл халкының тырышлыгы аркасында, бик авыр шартларда да, урындагы җитәкчеләр милли-мәдәни һәм социаль өлкәләрдә матур, файдалы тәрбияви хезмәт куярга тырышалар-тырмашалар. Әмма бу гына киләчәк яшь буынны канәгатьләдерерме?

Нигә соң авыл халкын авыр хәлләргә куябыз? Авыл җирлекләре халыктан алган бер сумга дүрт сум бирәбез, - дип, җитәкче белән халык арасын бозабыз. Кая соң безнең миллиардлар туплаган инвесторлар?

Ташлы җирнең йомшаклыгын, җылысын тоймаган, җир хуҗасының рухын, күңелен аңламаган каты бәгырьле акча "патша"сына синең балаларың укый торган мәктәп, кичләрен күңел ачарлык якты, матур һәм бүгенге көн тәлабенә туры килә торган җиһазлар белән мәдәният йортлары, төзек юллар, халыкның сәламәтлеген онытмыйча дәвалану урыннары кирәклеген аңлыйлармы соң?

Шушы юлларны язып утырганда, кулыма ике татарча басмадагы гәҗитләре игътибарымны үзләренә тартып, фикеремне тирәнәйтеп җибәрде.: Җөмһүриятебездә нәшер ителүче "Мәдәни җомга" (30.05.2014 ел, №21) һәм анда Рәдиф Сәгъдинең "Шигъри җан иҗтиһаты" дигән язмасында: "Дөресен әйтик, безнең үзебез яшәгән иксез-чиксез илдә гасырлар буе хыялланган игелекле җәмгыять төзи алганыбыз юк әле. Нәрсәдер җитми, нидер кулыбыздан да килмидер, ахры. Үзәк тә һаман бар көчен, ресурсларын бездәй милләтләрне бетерүгә сарыф итә. Шулай дәвам итсә шыксыз, куанычсыз, максатсыз тормыш көтә безне алда", - дип, шомландырса, шунда ук минем узган гасырның 70 нче елларында Апас урта мәктәбендә үк үзенең шигырь язу остасы булып танылган укучым - Гөлнур Айзатуллова (озак укытмасам да, әтисе белән, партия сафларында бергә эшләдек) кебек, җаннарын бирердәй татар телен - Тукай телен, мирасын яшь буынга тапшырып калдыру чараларын җиренә җиткереп үтәүләрен тасвирлап, күңелләрдә өмет уята, Рәдиф туган.

Ә менә "Яшел Үзән" (22.04.2015, №29) гәҗитендәге "Чын, чын әйтәмен…", - дигән язмага күзем төште. Бакырчы авылында яшәп, үз туган җиренә битараф булмаган, бик актив авыл хәбәрчесе: - авыл халкының җиргә булган җылы мөнәсәбәтен сагынып искә ала Рәйханә ханым аларның җирсез калуларына. (Болай үрсәләнүчеләр башка районнарда да чиктән ашкан.)

- Ул кырларда, басуларда сезнең эзләр, хезмәтегез, көнне-төнгә ялгап, үткәргән яшьлегегез калган бит! - дип үрсәләнсә, яңа технологияне кулланучы инвесторлар кырда 70 процент шайтан таягы, 30 процент люцерна үстерәләр, - дип тә борчыла, ветеран укытучы. Без нинди тәҗрибә күрсәтәбез, кемнәрне тәрбиялибез?!

Бик дөрес һәм аяныч күзаллаулар басу киңлекләрендә күзәтелсә, ә мәктәп һәм клубларда кемнәрне "үстерәбез" соң? Бүгенге матур йортларда яшәп, тәрбия алган мәктәпкә тәүге тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучысының баш түбәсенә килеп "кунаклаган" яңгыр сулары, мәктәптән соң караңгы, шыксыз мәдәният йортында "шайтан таягы" гына түгел, ә алардан да аянычлы булган спайс, норкалар тирәсендә "бәхет, "күңел көрлеге" эзләүче яшьләребезнең арта баруына ата-аналарның, халыкның җаны бәргәләнә. Мәңге терелә алмый торган сәрхушләрне дәвалау өчен акчалар түгүнең киләчәге бармы? Киләчәк кем кулында? Халык кулында түгел бит! Мәктәп директоры кулында да түгел бит!

Мәдәният учакларында тиеннәргә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләр кулында да түгел! Әхлаксызлар кулында шул!

Авыл кешесен җирсез, терлексез калдырган акча коллары хакында Г.Тукай 1912 нче елда "Әхлаксыз" дигән шигырендә әйткәнчә:

Гөлләр кеби сүзләр сибәбез,

Акчалы ахмакка без" - дигән шигъри юллары бүген дә бик тә актуаль яңгырый. 1966 елны Габдулла Тукайның 80 еллык юбилеена янәшә-тирә бер ничә авылны туплап Тукай исемендәге колхоз көче белән иманлы, миһербанлы авыл җитәкчеләре һәйкәлне, Түбән Урысбагада төзетеп мәдәният йортына да Тукай исемен биреп горурланып гомер кичерсәләр, ә бүгенге көндә "Кызыл Шәрыкъ" милиардерлары Г.Тукайны акча астында күмеп кадырулары бик тә кызганыч. Ә бит без гомеребездә бер көн дә Тукайсыз яши алмыйбыз. Г.Тукай я бар, я юк, ә өченчесе… Юк та юк!!! Ул безнең рух тирәнлеге, ул безнең иманыбыз.

Бәчек авылы Түбән Урысбага җирлегендә булуы белән дөньякүләм әһәмияткә ия. Шуңа инансак кына, шайтан таяклары кырда үсмәс, балаларыбыз да юлда югалмас, игелекле җәмгыять тә төзи алырбыз.

Бәчек халкының Г.Тукайның яраткан апасын һәм нәселен онытмыйча аларның рухын җылытып яшәргә омтылулары бүгенге көндә мактауга лаек. Рәхмәтләр яусын сезгә, бәчеклеләр һәм изге хезмәт башкаручы татар теле укытучылары!

Салкын җирдән, таштан җылылык эзләп, аннан яшәү көче алган Тукаебыз барда - без бәхетле халык.

Җил җыламый, ә ил, җылый, - дип язган шагыйрьгә ияреп, Җир җылый, - дип тә әйтәбез бүген. 2015 ел - Әдәбият елы буларак, Г.Тукайның нечкә лирикасы, хисләре безне йокыбыздан уятсын иде.

Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәге һәм Тукай фонды филиалы җитәкчесе

К.М.Филиппова.

Яшел Үзән.

23.04.2015 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: