Яшел Үзән

Ике ярты бер бөтен (1нче кисәк)

- Әни, бар өйгә кайтып ял ит инде, мин әти янында утырырга кеше таптым.

Улы Рәиснең әлеге сүзләре, үз уйларына чумып утырган Рәмиләне сискәндереп җибәрде. Тагын бер кат, инде кайчаннан бирле аңына килә алмый яткан ире Хәмзәгә күз салды.
- Юк, улым, беркая да китмим. Әтиең күзен ачканчы селкенмим дә. Аңына килгәч тә ят кешене күреп югалып калмасын, якыннарының янында булуын тойсын. Кирәкми.
- Әни, болай үзең өзлегеп китүең бар бит. Тыңла инде.
- Юк, юк, улым, бар кайт...
Рәмилә улын күз карашы белән озатты да уйлары белән яшь чакларына юнәлде.

...Җитеш, рәхәт тормышта яшәмәде алар. Шуңа күрә мәктәпне бетергәч тә, әнисенең Рәмиләне эшләтәсе килде. «Кия­үгә чыгу турында уйлама да, акча эшләп, тернәкләник бераз», - диде. Тормышлы булырга бик атлыгып тормаса да, күңеленә охшаган егет бар. Тәмәке тарту, аракы эчү кебек начар гадәтләре дә юк. Тик нигәдер ул түгел, ә аның дусты озатып йөри Рәмиләне. Никахың өлгерсә, әнинең каршы килүенә карап тормый икән ул. (Шул вакыйгаларны күз алдыннан уздырып, үзалдына елмаеп куйды Рәмилә). Бер кичне, гадәттәгечә, аны клубка барырга дип, алырга керделәр. Үзе дә беркатлы инде, бернидән шикләнмичә йөк машинасының кабинасына кереп утырды, янына Хәмзә утыруына да исе китмәде, клубка барадыр. Ниндидер капка төбенә килеп туктагач кына, эшнең нидә икәнен аңлады ул. Аны шулай итеп Хәмзә үзенеке итте. Урламаса да, Рәмилә аны кире какмас иде, әлбәттә. Тик егет моны кайдан белсен?! Бу ишле, тырыш гаиләгә ул сигезенче кеше булып килеп керде. Уйламаганда- көтмәгәндә Абзалова булды да куйды. Хәмзәсе малайлардан иң олысы булганга, әтиләре Варис­тан кала, гаилә турында кайгыр­туның юан башы аңа эләкте. Тормышларын ямьләндереп, йортта тугызынчы кеше булып Лилияләре туды. Әй, шатланды да инде Хәмзә! Башы күккә тиде! Әнисе дә, кияүнең шундый тырыш, ярдәмчел, акыллы булуына, кызының ире белән бәхетенә сөенеп туя алмады.
Гомере кыл өстендәге ире өчен борчылудан сыкрануы йөрәгенә сыймыйча яшь пәрдәсе булып томалаган карашын, бәлки, күзләрен ачкандыр, дигән өмет белән, инде ничәнче тапкыр ятакка юнәлтте. Тик юк... Күзләр ачылмады... «Ходаеееем, аңына гына кайтар, артыгын сорарга да куркам, аннары аякка бастыру өчен үзем барысын да эшләр идем», - дип ялварды Рәмилә. Үзгәреш сизелмәгәч, утыра-утыра тагын уйлары үткәннәргә кайтты...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: