Яшел Үзән

Ике күңел бер булса, чүплек башы гөл булыр

Яшьлегеңдә тиң парыңны, нәкъ менә үзеңнеке дигәнен очратып тормыш кору - бәхетле язмышның чишмә башы инде ул. Кемгәдер ул бәхетне гомер көзенә кадәр көтәргә туры килә, кемдер янәшәдәгесен дә күрми - әллә кайлардан эзли, ә кемнеңдер насыйбы каршысына үзе үк «тып» итеп килеп чыга.

Бакырчыдан Фәнзилә һәм Альберт Бикмуллиннар белән нәкъ шулай була. «Бирәм, дигән колына - чыгарып куяр юлына», диләр бит. Олы Ачасырга кызлар күзләргә барган җиреннән, бер күрүдә гашыйк булып, үзенә гомерлек яр табып кайта Альберт. Аның ягыннан бу ышану бәхәсле, әлбәттә. Ир-атлар күпме генә «никадәр кыз арасыннан үземә хатын сайладым», дисә дә, чынлыкта, «бу минем ирем булачак» дип, аның үзенә «тамга» салып куйган кызга өйләнәләр. Ошыймы-ошамыймы - әмма хакыйкать шундыйрак. Кышның беренче аенда танышканнан соң, бер-береннән башка яши алмаячакларын тиз аңлый яшьләр, шуңа язның беренче аенда кавышып та куялар. Чиләгенә күрә капкачы булганда, нигә вакытны әрәм итеп торырга! Менә бергә яши башлауларына шушы арада 12 ел булган. Бүгенге көндә, кеше сокланырлык бу гаиләдә ике кыз, бер егет үсә.
- Фәнзилә, шулай тиз арада танышып, булачак иреңне белеп тә өлгермичә тормышка чыгуыңа үкенмисеңме?
- Беркайчан да! Ходайга шөкер, иремнән уңдым мин. Алтын куллы, гаилә җанлы ул минем. «Кызыл шәрык»тә механизатор булып эшли. Әти-әнием дә бик яраталар, «кияү» дип өзелеп торалар, минем бәхетемә куаналар.
- Каенана белән яшәүләре ничек соң?
- Бик әйбәт! Без Гөлфирә әни белән «подружкалар». Гаиләбезнең ярдәмчесе, тотнагы, терәге ул. Әле үзе дә фермада эшли - бозаулар карый. Шундый аңлаучан, зирәк булганы өчен рәхмәт аңа.
- Балалар бакчасында пешекче булып эшлисең, авылның иҗтимагый тормышында да актив катнашасың, йорт-җирең ялт иткән, терлек-туар, кош-кортларыгыз да бик күп - ничек өлгерәсең?
- Гаиләдә киңәшләшеп, уйлар бер булып яшәгәндә бар эшкә дә өлгереп була. Күңелең тыныч, ышанычлы тыл булганда нәрсәгә тотынсаң да гөрләп бара.
- Син, димәк, бәхетле хатын?(Йөзеннән нур бөркелеп торган кешегә бу сорауны бирмәсәң дә була иде, болай да аңлашыла).
- Бу турыда кычкырып йөрмиләр. Әйе, мин язмышыма рәхмәтле!
Күрше-тирә дә якында гына шундый кешелекле, ярдәмчел яшьләр булуына сөенеп яши. Чөнки авыл җирендә йөк, «УАЗ», җиңел машиналары булган кешегә йомыш төшми тормый инде ул. Альберт әле эретеп ябыштыру осталыгын да үзләштергән, үзе бизәкләп ясап куйган хезмәте - капка, бик күркәм булып, күз карашын үзенә җәлеп итеп тора. Тәмле куллы пешекче Фәнзилә дә, кемдә аш, кемдә кунак - шунда. «Бакыр­чыда аңардан да чиста кыз юктыр», - дип мактыйлар үзен.
Гомумән, без, журналистлар, бу авылда булган саен, бакырчылыларның бердәмлегенә, әрсезлегенә сокланып кайтабыз. Бикмуллиннар кебек матур, тырыш яшь гаиләләр булганда гөрләячәк әле авыл, яшәячәк!
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: