Яшел Үзән

Иделдә батып баручы катердагы 5 кеше коткарылган

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Иделдә батып баручы катердагы 5 кешене коткарган.

Гадәттән тыш хәл кичә кич Казаннан ерак түгел урында булган. Шәхси катер белән Иделдә йөзүчеләрнең кыен хәлдә калулары турындагы хәбәр коткару хезмәтенә 22:13 сәгатьтә килеп ирешә. Борты тишелгән катер бата башлаган була инде. Коткаручылар балыкчылар белән берлектә катерны ярга чыгара. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

Чыганак - Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: