Яшел Үзән

Идел тарта безне җәйләрдә

Яшел Үзәндәге «Загородная» тукталышындагы шәһәр пляжы халык арасында аеруча популяр су коену урыны. Кайбер яшел үзәнлеләрнең зарын тыңлап, мин Идел ярын карап кайтырга ниятләдем.

«Барып кара әле, андагы пычраклыкны күреп шаккатарсың», - дип әйтүчеләрне һәм «Быел Су зоналарын сак­лау елы, нишләп ул тирәләр бердә тәртипкә салынмый икән?» - диючеләрне дә тыңлап, әлбәттә. Соңгы берничә елда минем бу тирәләргә аяк та атлаганым юк иде әле, җәй тиз генә уза да китә, өлгереп булмый иде. Элегрәк төш вакытында да су коенып кайткан вакытлар була иде югыйсә. Рәхмәт төшкере, бу юлы сәбәп табылды.
Нык үзгәргән икән яр буйлары. Яңалыгы бар: комлыкның бер өлешен рәшәткә белән уратып алганнар. Дөрес, бу рәшәткәнең дә җиргә ауган урыннары, тишек-тошыклары күбәйгән.
Рәшәткә булгач, монда хуҗа бар икән дигән уй да башка килми калмый. Бер урында чишенә торган кабина белән гөмбә кебек түбә асты моңаеп басып торалар. Шул ук вакытта комлыкта бөтен төрле чүп-чарга юлыгырга була. Ныклабрак карасаң, пыяла ватыклары да юк түгелдер. Рәшәткә тирәләрендә плас­тик шешә өемнәре калкып чыккан.
Чыкмый хәле дә юк, чөнки чүп сала торган урыннар юк. Шул ук вакытта пляжның үзеннән автобус тукталышына кадәр сукмак иң пычрак урыннарның берсенә әверелгән. Анда ни генә юк, чүп урнасыннан кала. Менә шулай, хөрмәтле ял итүчеләр! Гаеп кемдә? Атта да, тәртәдә дә.
Яшел Үзәннең ТКХ департаментында аңлатуларынча, ни кызганыч, быел әлеге пляжны тотуга муниципаль бюджетта бер тиен дә акча каралмаган. Шуңа карамастан, пляжда коену сезонын ачып җибәргәнче суның төбен водолазлар тикшереп чыккан, ком һәм суның составы да тикшерелеп тиешле актлар төзелгән, пляж чистартылган. Шулардан соң гына сезонны рәсми ачуга рөхсәт бирелгән. Әмма даими җыештырып торучы булмагач, чүп-чар кая китсен, җыела да җыела инде ул.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: