Яшел Үзән

Идел аръягы – музейлар ягы

Идел аръягына командировкага барган чагыбыз. Исак авылына җиткәч, юл өстендә генә зур җил тегермәне күреп аптырап калдык. Ачык һавадагы этнография музее булып чыкты ул. Шушы тегермән әллә каян күренеп торып, күпләрне җәлеп итә һәм яңа музейның йөзек кашы да булып торадыр, мөгаен. Музей территориясенә аяк басуга ук каршыбызга оештыручысы Дамир...

Идел аръягына командировкага барган чагыбыз. Исак авылына җиткәч, юл өстендә генә зур җил тегермәне күреп аптырап калдык. Ачык һавадагы этнография музее булып чыкты ул. Шушы тегермән әллә каян күренеп торып, күпләрне җәлеп итә һәм яңа музейның йөзек кашы да булып торадыр, мөгаен.
Музей территориясенә аяк басуга ук каршыбызга оештыручысы Дамир Камалетдинов килеп чыкты. Үз милләте өчен җанатар кеше икәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Ул безнең кайдан икәнебезне белүгә үпкәсен белдерәсе итсә дә, озын сүзне кыска тотып, шунда ук музей белән таныштыра да башлады:
- Ачык һавада музей оештыру идеясе миндә ничек туды дип сорарсыз. Миңа Мари-Элның Козьмодемьянск шәһәрендә ачык һавадагы музейда оештырылган бәйрәмдә булырга туры килде. Мари халкы анда гореф-гадәтләрен чагылдырган почмаклар оештырган, милли киемнәргә киенеп такмаклар әйттеләр, тәмледән-тәмле милли ризыклар белән сыйладылар, элек әби-бабаларының ничек яшәүләрен, эш коралларын күрсәттеләр. Шунда минем башка да уй керде: Татарстанда моңа охшаш музей юкмы икән дип эзләнә башладым. Кызганычка, тапмадым. Моңа мин бик гарьләнеп, башка сыймаслык эш булса да, тотындым, - дип сөйли башлады ул. - 2009 елда мин музей өчен җир эзләргә керештем. Бакча участоклары сатып алдым. Хәзер ул барлыгы 1 гектар мәйданны тәшкил итә. Нәтиҗәдә 2010 елда этнография музее ачарга рәсми рөхсәт алып, юридик зат буларак теркәлдем. Менә шуннан соң гына экспонатлар эзләргә экспедициягә йөри башладык.
Татарстан, Мари-Эл, Чувашия буйлап татар авылларында йөри һәм эзләнә торгач, алар шактый гына материал туплаган. «Тырышкан ташка кадак каккан» дигән борынгы әйтем бик туры килә бу очракта. Иң беренче аларның игътибарын (алар дип әйтүем, Дамирга хатыны һәм кызы да нык булыша, шырданлылар да ярдәмнән ташламый) Биектау районындагы Киек авылында ярым җимерек хәлдәге җил тегермәне җәлеп итә. Аны сүтеп алып кайтып, яңадан җыйгач, ул музейның күркенә әйләнә. Шушы тегермәннең тарихын да сөйләп китте Дамир әфәнде:
- 1943 елда хатын-кызлар тегермән төзү өчен агачны мари урманына барып кисеп, үзләре тарттырып кайткан. Ир-атларның барысы да сугышта бит. Аны күтәрер өчен алар күрше авылдан да хатын-кызларны чакырган. Бу тегермән безнең өчен бик кадерле һәм йөзек кашыбыз булып тора. Мондый тегермәнне Татарстанда беркайда да тапмассыз, никадәр эзләсәгез дә. Шулай итеп, музейның беренче экспонатын безгә Киек авылы халкы бүләк итеп бирде. Без аларга бик рәхмәтле.
Музей территориясендә шулай ук тукучы һәм тимерче йорты да бар. Татар халкы бит гомер-гомергә бар нәрсәне үз кулы белән ясаган: тукымасын да үзе тукыган, тимер әйберләрне үзе койган. Туку станогы да алар өчен бик кадерле.
-Туку станогын Тәтеш районындагы чуваш авылыннан 86 яшьлек Матрена әби бүләк итте безгә, - дип таныштыруын дәвам итә Дамир Камалетдинов. - Бу станокта ничек тукырга икәнен Матрена әби үзе килеп өйрәтеп китте, хәтта. Татар авылында татар гаиләләре 100 ел элек менә шулай яшәгән.
Тукучы өендә туку станогы төп экспонат булып торса да, безнең әби-бабайларның көндәлек тормышын чагылдырган башкалары да бар. Кара мунчаны гына алыйк. Борынгы татар авылларында кувшин, чүлмәкләрне дә үзләре ясаган бит. Монда да салганнар шундый чүлмәкләр киптерә торган мичне. Ә схемасын Мәскәүгә барып өйрәнеп кайтканнар. Элек чүлмәк әвәләүче йорты остаханә булса, анда аның гаиләсе дә яшәгән. Анда сәкесен дә, сәндрәсен дә ясап куйганнар. Мичтә ипи пешерү өчен бөтен җайланмасы бар, стенасында чигүле кашагалар да әби-бабаларыбызның яшәешен күрсәтә. Койма урынына читәнен дә куярга онытмаганнар. Кош-корт, терлек-туардан башка татар авылын күз алдына китереп булмый. Музей оештыручылар моңа аеруча җентекле караган. Абзарларда бәбкә чыгарган казы да, чебиләрен ияртеп йөргән тавыгы, әтәче дә, хәтта чеби чыгарып утыручы чебеш тавыгы да, йорт куяннары, сарык, кәҗәсе дә бар. Хәтта җигүле аты да. Мул итеп әзерләп куйган печән һәм утынын әйтеп тә торасы юк.
- Киләчәктә, зоопарк та булдырырга исәбебез бар барын. Анда бәлки тәвә кошы, павлин, пони да булыр, - дип хыяллана Дамир әфәнде. - Төрле милли бәйрәмнәр оештырырлык сабан туе мәйданын кормакчыбыз. Кыскасы, максатыбыз - татар халкының милли-мәдәни-тарихи мирасын саклап калу, татар теленә, сөйләменә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уяту.
Бу урынга ата-аналар балаларын алып килергә, аларга тарихыбызны күрсәтергә тиешләр. Әлеге татар авылы шушы олы юлдан узып баручынымы, махсус атап килүченеме үзенә җәлеп итә ала икән, без бик шат.
Монда Дамир әфәнде якын киләчәктә татар авылындагы кебек мәчет, крестьян һәм бай йортларын да торгызырга, милли ризыклар әзерләнә торган ашханә ачарга тели. Әлбәттә, финанс ярдәме күрсәтерлек кешеләр табылса. Музейның бу өлешен оештыруда Ислам, Илгизәр, Рәшит Закировлар, Расыйх Хисамов ярдәмнән ташламаган. Музей шактый гына территорияне алып торгач, анда эшләрлек эшлекле кешеләр дә бик кирәк.
- Ни гаҗәбе, татарларга караганда урыслар күбрәк ярдәм итә, - ди музей оештыручы. - Көн саен 10-15 кеше кереп карап чыга музейны. Әлбәттә, ачык һавадагы музей тоту өчен чыгымнар күп таләп ителә. Эшче куллар да табарга, экспонатлар белән тулыландырырга да кирәк.
Мондый башлангыч бер кеше эше генә түгел, уртак тырышлык, ярдәм һәм бердәмлек таләп ителә. Тора-бара бу музей туристларны әллә кайдан җәлеп итәрлек урынга, хәтта районның горурлыгына әйләнүе дә ихтимал. Булсын дип тотынсаң, җае чыга.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: