Яшел Үзән

Иҗатында – милләт гаме

Олы Ачасырның Каюм Насыйри музей-йорты ишегалдында морҗасын өскә чөйгән самовар, кайнаганын белдереп, пар бөркеп утыра. Ул кунакларны каршыларга әзер. Биредә, халкыбызның бөек мәгърифәтчесенә 195 яшь тулу уңаеннан, Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Кызганыч, музей барлык теләүчеләрне сыйдырырлык зур түгел. Мөмкинлек булса, мондый җылы очрашуга бик күп кеше килер иде. Кайткан кунакларның чыгышлары шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч булды, вакыт бер сулышта узгандай тоелды. Чөнки, алар арасында китап авторыннан кала, якташыбыз Рәшит Сабиров, Казандагы Каюм Насыйри музее директоры Рушания Шәфигуллина, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина да бар иде.

 


– Каюм Насыйри минем күңелемә милләт мәрҗәне булып яшьтән кергән. Нигә Сухомленскийлар буенча укытабыз, ә Насыйри, Мәрҗәниләр буенча тәрбия кылмыйбыз икән, дигән уйлар күптән борчый. Аларның хезмәтләре искитмәле югары дәрәҗәдә бит, – дип сүз башлады Эльмира ханым. – Инде «Каюм коесы»на килгәндә, 1995 елларда Шырданнан хат алдым. Анда, безнең авылда бүген дә Каюм Насыйри үзе казыган кое исән һәм кулланышта, диелгән иде. Әлеге поэманы язарга шул этәргеч булды. Бәлки, шушы якларның килене булуым да (Фаил Шәфигуллинның тормыш иптәше) үз ролен уйнагандыр.

 


Белгәнегезчә, Кече Шырдандагы әлеге кое туристлар маршрутына кертелгән һәм бик матур итеп төзекләндерелгән. Бу эш тә, «Акведук» оешмасы җитәкчесе, кече шырданлы Асия Гобәйдуллина тырышлыгы белән башкарылды.

Ярый әле шундый кешеләребез бар. Бүгенге көндә ул коеның эзе дә калмас иде. Кайсы авыл мактана ала мондый кое белән?! «Каюм коесы»на яңа гомер бирелде һәм шигъри юллар белән мәңгеләштерелеп, тарихка кереп калды.
Мәгърифәтче якташыбызның 195 еллыгы уңаеннан махсус оештырылган бу очрашудан һәркем үзенә ниндидер ачыш һәм яңалык алмый калмагандыр. Һичшиксез! Чөнки безгә мәктәптә аны күпкырлы галим итеп түгел, ә бары тик әдәбиятчы итеп кенә укыттылар бит. Татар милләтендәге дөнья бәясе торырлык укымышлыларны күрсәтү, таныту кемгәдер бер дә файдалы булмаган, күрәсең. Бу яктан, Рушания Шәфигуллина чыгышы музейда утыручы һәркемнең күзен ачты.

– Милләтебездә Каюм Насыйри кебек шәхесләр булуы бик зур горурлык, – диде ул, – һәм шул ук вакытта, бик зур җаваплылык та. Барлык мәгълүмат – фондларда, архивларда. Бу мирасларны дөньяга чыгару, уку әсбапларына кайтару – безнең бурыч.
Кичәгә килүчеләр тагын әле Рәшит Сабиров, Әлфия Хәбибуллинаны гына әсәрләнеп тыңлап калмыйча, үзләре дә күңелләрендәгеләрне җиткерде. Алар Олы Ачасырдагы шушы музейның, Каюм Насыйри туып үскән Кече Шырданның бу якларның данын чит илләргә җиткерүен, Австрия, Швеция, Германия немецларының килеп, тарихи мирасыбызны шулай саклый алуыбызга сокланулары белән горурлануларын сөйләде.
«Иҗатында – милләт гаме». Бү сүзләрне Рушания ханым әнисенә карата әйтте. Безгә калса, ул Каюм Насыйрига да бик туры килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: