Яшел Үзән

Иҗади бәйге очраштырды

Бәйгеләр һәрдаим үткәрелеп тора, ә монысы үзенчәлеклерәк булып тоелды миңа.

Татар халкының бөек улы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 191 еллыгына багышлап, мәктәп укучылары арасында иҗади эшләр, рәсемнәр бәйгесе булачагын без районыбызда чыга торган «Яшел Үзән» газетасыннан укып белдек. Якташыбызның әсәрләре белән күпмедер дәрәҗәдә таныш булсак та, әле укылмаган әкиятләре дә калган икән. Дәрестә аларны укучылар белән бергәләшеп укыдык, анализладык һәм рәсемнәрне ничек ясау турында әңгәмә кордык. Ниһаять, иҗади эшләребез тәмам, аларны тиешле кешеләр кулына тапшырдык.
Күп тә үтмәде, Кече Шыр­дан авылы клубында мәгъ­рифәтченең туган көнен билгеләп үтәчәк тантаналы кичәгә чакыру килде. Әлбәттә, без юлга кузгалдык, чөнки бәйгенең нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп укучылары да призлы урыннар рәтендә иде.
Авыл башыннан ук бәйрәм рухы сизелә, ә клуб эче талгын гына музыка белән тулган. Бина диварларында балалар иҗат иткән рәсемнәр, кул эшләре урын алган. Хәтта Башкортс­танда яшәп ятучы кардәшләребезнең рәсемнәрен күргәч, күңелләребез шатлык хисе белән тулды. Аларның якташыбыз Каюм Насыйри иҗатына битараф булмауларына чын йөрәктән сөендек.
Чара гаҗәеп җылы атмосферада узды. Җиңүче укучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм катнашучыларга сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Дипломнар әлеге бәйге өчен махсус дизайнерлар тарафыннан эшләнгән. Мәктәбебезнең VI сыйныф укучылары Сәйдә Абдулхәкимова белән Илдана Газизова, VIII сыйныф укучысы Владислав Юзеев «Каюм Насыйри туган җирен торгызу» фонды призёрлары исемен алды.
Авылдашлары Каюм бабаны хөрмәт итә, ул яшәгән төбәкне яңарту өстендә ныклы эш башкара. Кече Шырданның олы йөрәкле кешеләре белән чын күңелдән горурланып кайттык.
Эльвира Бачкова, Әйшә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: