Яшел Үзән

Иң зур бәхет – туган нигездә сине елмаеп каршы алучы булу

Бәхет төшенчәсен еллар үткән саен тирәнрәк, тулырак аңлыйсың икән ул.

Балачактагы бәхет - матур күлмәк, үсмер чакта малайларга - матай сатып алу, кызларга - бизәнү әйберләре, модалы кием, кыз-егет булгач - сөйгән яр...

Һәр чорда шуларның берсе генә булмаса да, «без бәхетсез» дибез. Ә чын бәхетнең сәламәт, әти-әниле, күп туганлы булып, үзеңнең гаиләңне булдыру, балалар тудыру, үстерү, аякка бастыру, аларның сөенеч-көенечләре белән яшәү икәнлеген соңрак аңлыйбыз шул. Балаларыбыз үсеп, буй җитеп, үз гаиләләрен кору, оныклар сөюнең никадәр зур, олы бәхет икәнен бәяләп бетермибез. Күбесен югалткач кына аңлыйбыз.
Бай каралты-куралы, матур җиһазлы йортларда юклыкның кыенлыгын күрми яшәүне «бәхет» дибез. Ә «бәхет» ул аз гына, үз көчең белән табылган, төзелгән йортыңда рәхәтләнеп, барына шөкер итеп яшәү дә әле.
Олыгайган саен «бәхет» төшенчәсенең горизонтлары киңәйгәннән киңәя икән.
Иң зур бәхет - үзеңнең туып үскән нигезеңдә әти-әниең булу, алардан соң нигезне суытмыйча, корытмыйча, таратмыйча, нигезенә кычыткан үстермичә матурлап, яңартып саклаучы туганнарың булу, аннан соң да бу нигезнең яшәячәгенә ышанып, шунда яшәргә калган туганнарның ул-кызлары булу, аларның да дәвамчылары булу. Менә ул чын бәхет.
Без - әткәй-әнкәйнең 9 баласы, күп туганлы нигездә үстек. Безгә кадәр дә безнең нигездә әбиләрнең туганнары, кардәшләр, нәсел токымнары калын булган нигез иде. Килүче-китүче, кайтучы туганнар инде ничә буын! Хәзер үзебез төрлебез төрле якта, барыбыз да - әби-бабайлар. Оныкларыбыз да җитәрлек, Аллаһка шөкер.
Туган нигезебездә энебез Зәбихулла, киленебез Нурия яши. Ир-ат өйдәге кайт­кан-киткәннәрне каршылаучы-озатучы булса, ә кунак итүче - ачык йөз белән каршы алучы, нәрсәсе бар, шуны өстәленә куеп сыйлаучы, хөрмәтләүче (килен дип әйтеп булмый аны, якын туганнар да андый булмый) Нуриябез.
Төп нигезгә килен булып төшкәненә 30 елдан артык инде. Үзләре әби-бабайлар, 4 оныклары бар.
Әти-әни туганнарын да, безне дә, безнең балаларны да, оныкларны да үз итәләр. Авыру туганнарыбызны да кыенсынмыйча, тарланмыйча карыйлар, рәхмәт яусын. Нуриябез киң күңелле, туган җанлы. Әбисе, кода-кодагыйларның тәрбиясен алып үсмәсә, шундый була алмас иде. Япь-яшь кыз шундый зур гаиләгә килен булып төште. Тормыш итү - кыр кичү генә түгел, төрле чак, кыенлыклар да булгандыр. Алар Зәбихулла энебез белән бер сүздә булып, матур гомер иттеләр, ике ул үстерделәр, өйләндерделәр, хәзер оныклар сөяләр. Уллары Сирин, Зөлфәт тә үзләре кебек мәрхәмәтлеләр, ярдәмчелләр. Зөлфәт әтисе кебек Гөлфиясе белән нигез саклаучылар булып, авылда яшәп калдылар. Ике кызлары үсеп килә. Килеп керсәң - өйдә 11 кеше. 4 онык «ду китерә». Балалы өйдән дә бәхетле өй буламыни?! Шуның өстенә Себердән дә, Ташкенттан да, бу яктан да туганнар, ике туганнар, оныклары кайта. Бу нигез - вокзал инде. Зәбихулла - поезд каршылаучы, озатучы, Нуриясе - кабул итүче, һич тарланмыйча кунак итүче, күчтәнәчләр төяп җибәрүче. Һәрберебезнең хәл-әхвәлен сорашып, хәбәрләшеп тора. Өйдәге киленнәре Айгөл белән Гөлфиясе дә каенаналарыннан үрнәк алалар. Бик мәрхәмәтлеләр.
Нуриягә булган рәхмәтебез чиксез. Туганнарны хөрмәтләүләре өчен Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Олы апалары булганга, минем белән киңәшләшеп, олылап яшәүләренә мең-мең рәхмәт әйтәм. Юбилее белән ихлас котлыйм.
Төп нигезләренә кайтырга тилмереп яшәүчеләр дә юк түгел ул. «Безне көтеп торучы юк анда, без кемгә кирәк. Кайтып кергәч тә йөзләре каралып китә», - диючеләр бар. Аллаһның рәхмәте яусын, туган нигезебездә әнкәебез кебек безне каршылаучы, олылап, туган итеп яшәүче Нуриябез, Зәбихуллабыз бар. Авылларыбызда безне көтә торган нигезләребез күбрәк булса иде.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: