Яшел Үзән

Иң популяр исем – Кәрим

Мәхәббәт ул синең ничә яшьтә булуыңны сорамый. Әнә, шәһәрдә берәү 76 яшендә өйләнгән, ә иң яшенә 18. Кәләшнең дә олысына 76, ә яшенә 16 яшь.

Әлеге саннарны эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге җитәкчесе
Мәрьям Яковлева җиткерде. Агымдагы елның 11 аена безнең районда 961 пар гаилә коруларын рәсми төстә теркәгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу сан 11%ка кимрәк. Ни гаҗәп, аерылышучылар саны да кимегән. 11 айга 528 парга аерылу турында беркетмә теркәгәннәр, бу сан узган ел белән чагыштырганда 29га азрак. Шунысы кызык: аерылышучыларның күпчелеге бердән алып биш елга кадәр генә яши алган. Белгечләр дә бит беренче бишьеллыкны иң авыр чор дип атый.
Инде күңеллерәк саннарга күчсәк, быелның 11 аена 1535 бала туган. Гадәттәгечә, малайлар кызларга караганда күбрәк туа. 5 гаиләне игезәк сабыйлар туып сөендергән. 42 яшьлек хатын-кыз беренче тапкыр әни булса, 58 яшьтә берәү тәүге тапкыр әти булу бәхетен татыган. 15 яшендә үк әни булырга җөрьәт итүче «герой» да бар.
Инде иң еш кушыла торган малай исемен кем дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде - Кәрим. Шулай ук Әмир, Тимур, Данил, Артем исемнәрен яратып кушалар. Ә кызлар исемнәре арасында - Азалия, Алисә, Арина кебекләре популяр. Шулай ук яшел үзәнлеләр бәләкәчләренә Арьен, Әмин, Рамазан, Аэлита, Асель кебек сирәк очрый торган исемнәрне дә куша икән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесен бер сорау борчый. Яшьләр иң истәлекле көннәрен рәсмиләштерергә ЗАГСка килә. Тантана беткәннән соң, яңа өйләнешкән парларның чыкканын кунаклар әзерләнеп каршы ала: өсләренә чәчәк таҗлары, мул тормышта яшәсеннәр дип дөге, конфет, акча кебек әйберләр сибү гадәткә кергән. Матур, күңелле күренеш. Әмма бәйрәм итүчеләр кайтып киткәннән соң, ЗАГС бинасы территориясендә ятып калган калдыклар турында уйлап караган кеше юк. Аны кем җыярга тиеш? Җитәкче сүзләренә караганда, махсус җыештыручы юк. Бәлки, никахларын рәсмиләштерергә килгән парлардан, алдан ук сөйләшеп, ишегалларын җыештыручыга түләр өчен акча алыргадыр. Монда сүз зур сумма турында бармый. Аның каравы, тирә-юнь чиста булыр иде.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 февраля 2018 в 20:15
    Концертларга рәхим итегез! Бу көннәрдә республика районнарында Татарстанның сәнгать йолдызлары, танылган җырчылар, бию коллективлары халыкка концерт күрсәтә.
    32
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 16:44
    Белә идегезме? • 23 февраль көне Кызыл Армия оешкан дата итеп очраклы алына. Чынлыкта аның декретына яңа стиль белән 28 гыйнварда кул куела.
    23
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 14:28
    Аякны юрганга карап суза торган вакыт Күгәйдә тырыш, эшчән һәм киләчәкне алдан күреп яши торган халык гомер итә. Йорт-җирләре төзек һәм чиста. Кышын да шулай, җәен дә. Һәр йортта мул итеп мал-туарын асрыйлар, чебешен үрчетәләр, бакчаларын гөлбакча итеп тоталар. Шулай ук аларга бердәмлек тә хас. Чөнки нинди чуалчык үзгәртеп корулар чорында да алар үз хуҗалыкларын саклап калу өчен нык торды.
    106
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 12:01
    «Майский» котлый үзегезне! Кадерле Ватанны саклаучылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы- интернационалистлар, илебезнең булачак сакчылары!
    38
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 10:17
    Район башлыгы яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән тәбрикли! Кадерле яшел үзәнлеләр! Сезне чын күңелемнән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!
    44
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 08:52
    Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы Тагын ике көннән илебез Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Илне саклау ул – илнең иминлеген саклау, димәк, бүген ветераннар, хәрбиләр яки ил алдында изге бурычын үтәп кайтучылар гына түгел, тыныч тормышта Ватаныбыз куәтен арттыручылар бәйрәме дә, дип уйлыйбыз. Ә сезнең өчен ул нинди бәйрәм, кадерле укучылар? Менә шундый сорау белән кайберләрегезгә мөрәҗәгать иттек.
    87
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 07:30
    «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» директоры бәйрәм белән котлый! Хөрмәтле горькийлылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле Хәрби Көчләр ветераннар!
    41
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 15:12
    Кисәтүләрсез штраф Газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куйган яшел үзәнлеләргә кисәтүләрсез генә штраф салыначак.
    68
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 14:08
    Васильевода укый да, ял да итә беләләр Мәктәп – белем учагы.Укыйбыз да, язабыз да, белем алабыз. Бәйрәмнәр дә үткәрәбез.
    120
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Туган тел көнен норлатлылар да билгеләп узды Сандугач теледәй моңлы, Чишмәдәй чиста телем!
    150
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 09:28
    Мәскәү салкыннары Татарстанга килә 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.
    81
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 08:54
    2017 елда Татарстан авылларында модульле 53 кибет төзелде Авылларны кибетләр белән тәэмин итү буенча республика программасы узган елдан тормышка ашырыла башлады.
    63
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 08:30
    Норлат әфганчыларны җыйды "Әфган-йөрәк ярасы"- ел саен унбишенче февральдә Совет сугышчыларының Әфганстан җиреннән чыгарылган искә алу, хәтер көнен, шулай дип, атасак дөресрәк булыр иде.
    250
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 22 февраля 2018 в 12:50
    Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп – чәчәкләр
    Ватанны саклаучылар көне - дан-шөһрәт, кыюлык һәм батырлыкны гәүдәләндерүче бәйрәм. Ул барлык ир-атлар тантанасы, чөнки туган җиребезне саклау аларның бурычы. Бу көнне Ватанны үзләрен аямыйча басып алучылардан саклаучыларны, бүгенге тыныч вакытта да әлеге бурычларын үтәүне дәвам итүчеләрне данлау гадәткә кергән. Хөкүмәтебез елдан-ел әлеге бәйрәмнең патриотик ягына игътибарны арттыра. Һәйкәлләрне, мемориалларны чәчәкләргә күмү күркәм традициягә әйләнде.
    87
    0
    1
  • 16 февраля 2018 в 10:32
    ТРЕБУЕТСЯ - администратор-кассир 1/2. 1500, соц.пакет, вахта. Деревня Исаково.
  • 6 февраля 2018 в 15:35
    Ачкычлар табылды Столичная 2а йортының бишенче подъезды янында ачкыч табылды⚠
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.