Яшел Үзән

И гомер агышлары, шулай тиз узып китәр дип кем уйлаган...

Һәркем үз гомере турында уйлана, үткәннәрен барлый, онытылмас хатирәләрен берәм-берәм күздән кичерә.

Үткән гомеренә нәтиҗә ясый.
И, гомер агышлары! Шулай тиз сиздермичә үтеп китәрсең дип кем уйлаган?! Ул чакның «кыен» дигәннәре дә ничек рәхәт булган икән. «Шулкадәр гомер миннән үттеме икән?» - дип уйлап куясың.
Иң-иң рәхәте балачакта булган. Балачагың ничек кенә авыр булмасын, сагынып искә алмаган кеше юктыр. Туйганчы ашарына, теләгәнчә кияргә булмаса да, балачакның искә алырлык хатирәләре бихисап.
Мин кыр урамында үстем. Җәйләре бик рәхәт булса да, кышкы көннәре җилсез көнне дә җилле, кар-буран тутыра иде. Безнең тыкрыкта 6 хуҗалык. Рәхимәттәй, Гайшәттәй - ялгыз карчык­лар, калганнары - Газзә әни, Сафия кечкенә апа, Хәтимәттәй гаиләлеләр. Шушы биш олы яшьтәге карчык күрше хакын хаклап, яшьрәкләргә тормыш тәҗрибәсен биреп дус, тату, бердәм иделәр. Бары бергә, югы уртак иде аларның. Кич көтү каршылагач, «исән-сау йоклап уянырга язсын ходай» - дип саубуллашып, әхшәм намазына таралалар. Иртән: «Исән-сау гына йоклап тордыгызмы?» - дип хәл-әхвәл сорашалар.
Бишесе дә ак яулыклы, киң итәкле күлмәкләре, озын ыштанлы, чис­та-пөхтәләр иде бу әбиләр. Урам буе чирәмле, чирәмгә җәймә җәеп, бергә җыйналып чәй эчәләр. Газзә әби (әбием) зур гаиләдән булганга, атнага 2шәр мәртәбә ипи салганга, йомшак ипи алып чыга, Сафия кечкенә апа кәткеч белән ваклаган шикәр кисәкләре, Хәтимәттәй пускатый (пияла) белән май кисәге, Рәхиммәттәйдә җимеш (ул коръән укып йөрүче әби -баерак, җимешле), Гайшәттәй тагын нәрсәдер алып чыгып бергә чәй эчәләр. Мин аларны күзәтәм, сүзләрен йотлыгып тыңлап утырам. Бу әбиләр барлыкларына шөкер итеп, ходайга рәхмәтлеләр иде. Алмаштырып кияргә күлмәк-ыштаннары, кереп-чыгып йөрергә, хәл белешергә күршеләре булганга меңнән-бер шөкер итәләр иде алар. Рәхимәттәй «акыллым», Гайшәттәй «кызым- улым», Хәтимәттәйләрнең Казанда туганнары күп иде, ул шуңадырмы шәһәрчәрәк «инде, ич» сүзләрен кушып сөйләшер иде, ул гомер буе тегү текте, Сафия кечкенә апа аз сүзле иде. Биш әбинең дә сөйләшеп сүзләре бетмәс, ләкин һич гайбәт, кеше тикшерү гадәте юк иде.
Рәхимәттәй аерым истә калган. Авырып киткән, күз тигән балаларны өшкертергә аңа киләләр иде. Баланы алдына утырта, догасын укый, аннан йокы килгәндәй исни, күз тигән, биг­рәк каты күзле, өшкерер хәл дә юк, авыз ачыла», - дия-дия укыр иде.. Аннан: «Күз тигән, таң төшкән, хәзер үк китсен, име-томы шул икән, шуны көтеп торган икән» - дип өшкерер иде дә, имли торган калагын ишектән чоланга атар иде. Ул калак аның гел кул астында була. Аннан түшәге астыннан 2-3 өрек төшен биреп чыгара балага. Әллә инанганга, әллә чыннан да «сиплекле телле» булганга, авыру баланың елавы бетә иде.
Күрше әбиләребез дә берәм-берәм дөнья куйдылар. Аларның урынын Һәдия апа, әнкәй, Фатыйма апа, Минебикә апалар алыштырды. Без дә үсә төштек. Мәктәптә укыйбыз. Еллар уза.
Хатлар яздым утырып,
Ак кәгазьне тутырып...
Безнең тыкрыкта безнең гаилә генә ишле. Абый тракторга укый. Урамда олы кыз мин. Акъегеттә 5-6нчы классларда укыйм.
Күрше Тәлгать абый, Ахун абый армиядә. Миннән армиядәге күрше абыйларга хат яздыралар. Хат язып караганмени?! Рәтен белмим. Ахун абыйдан килгән хатка охшатып, башта сәлам язам, һәр күршедән аерым- аерым. Аннан «яңалыклар». Кем үлгән, кем өйләнгән, кем кияүгә киткән...тагын нәрсәләр языйм дим. Әшраф абый әйтеп тора: «Кашка бозаулады, тана бозау китерде, бер 40 көн ашатыр­быз әле суйганчы, Хәтфә бәрәнләде икеләч китерде, Актүш картайды, тавык 7-8 чеби чыгарды...Колхоз салам бирде...». Әшраф абый әйткәннәрне язгач, Ахун абыйдан 2 җөмлә солдат хәлен сорыйм да төгәллим.
«Хат башы, яз каршы»лар, соңрак таң җилләре аша сәламнәр языла башлады. Ни дисәң дә 7нче дә укыйм. Соңрак Әшраф абый әйтмичә дә үзем белеп хат алам, кереп укыйм, язып Акъегет почтасына салам. Рәхмәт аларга, цензура ясамадылар, көлмәделәр. Рәхмәт укыйлар, үз кызлары кебек якын итәләр иде. Бөтен кеше Әшраф абый кебек түгел шул.
Тәлгать абыйга хат язып авызым «пеште».
Хәтимәттәй Тәлгать абыйга хат язарга чакырып кертте. Әйтеп яздыра, гомер ишетмәгән сүзләр дияр идем, бер мәртәбә Акъегеттән туганыбыз Сина абыйга әнисе Сара апа яздырганы бар иде
Тәлгать абыйга хат язам...
«Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле, газиз улыбыз! Таң җилләре аша сәламнәребез сиңа барып ирешсен, күптин-күп, чуктин-чук». Бер бит сәлам. Аннан яңалыклар, монда сыер да бозауламый, сарык та бәрәнләми... Теге тракторчы тегеләй иткән, бусы болай.
Аннан бер җыр да яздыра Хәтимәттәй.
Арт югары, баш түбән,
Сине өзелеп сагынгач
Ятып елыйм йөзтүбән.
Хатны төгәлләгәнче кычкырып укып күрсәтергә кушты.
Укып күрсәттем, ни әйтте, шуны яздым бит.
Хәтимәттәем: «Икенче алай нәрсә әйтсә шуны язма, сайлап кына яз, шул җырны язалармени», - ди.
Кирәклесен сайлап яңадан 1 табак хат яздым. Икенче Хәтимәттәй әйткәч кермәм хат язарга дигән идем, Фатыйма апа Тәлгать абыйның әнисе бит, аны тыңламый булдыра алмый идем. Ул өйдә Хәтимәттәй «баш» иде шул, «кирәкле кеше» - тегүче. Фатыйма апа тудырган ана булса да, тормыш алып баруда Хәтимәттәйнең роле зур булган күрәсең.
Күрше солдат абыйларыбыз кайт­канда мин дә буй җиткән кыз идем инде.
Абыйны армиягә озаттык. Хат язарга яхшы ук өйрәндем, тәти апа Пермьдә, сагынуының чиге юк, читкә чыкмаган, русча белмәгән авыл кызы. Ул сагына, ә мин сагыну хисе ничек икәнне белмим бит. Тәти апа һәркемнең исемен атап сәлам яза, 2 бит. Сагыну ничек булуны соңрак белдем, тик тәти апа сагынуын әйтеп бетереп булмый. Сыеныр кешесе юк, тел белмәү шулай тилмерткән инде аны.
Рәйхана Зәйнуллина.
Бакырчы
Тулырак - газетаның 58нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: