Яшел Үзән

Иң бәхетле хатын-кыздан хат

Исәнме, кадерле редакция. Сезгә иң бәхетле хатын-кыз яза. Әйе, мин бәхетле, чиксез бәхетле. Ә нәрсә кешене шулай бәхетле итә ала соң? Беренчедән, иң зур бәхет - сәламәт булу. Димәк, дөньяның матурлыгын күрү. Моны күпләр аңлап бетермәсә дә, бу - шулай. Сине дөньяга китергән, кадерләп үстергән кешеләргә «әни», «әти» дип дәшү,...

Исәнме, кадерле редакция. Сезгә иң бәхетле хатын-кыз яза. Әйе, мин бәхетле, чиксез бәхетле. Ә нәрсә кешене шулай бәхетле итә ала соң? Беренчедән, иң зур бәхет - сәламәт булу. Димәк, дөньяның матурлыгын күрү. Моны күпләр аңлап бетермәсә дә, бу - шулай. Сине дөньяга китергән, кадерләп үстергән кешеләргә «әни», «әти» дип дәшү, балаларыңның итәгеңә килеп сарылуы - болар бәхет түгелме?
Тик, болардан тыш, кешене чиксез бәхетле иткән бер нәрсә бар. Ул да булса - сөю, мәхәббәт! Бу дөньяда мине өзелеп сөйгән кеше бар. Әйе, бу дөньяда. Еракта. Еракта, ләкин йөрәктә. Сиңа атап, беренче генә тапкыр язуым түгел. Менә тагын сине сагынып хат язарга утырдым. Сине шулкадәр сагындым. Ничек сагынмаска. Без аерылганга дистә ел узды. Юлларыбыз башкалар белән кушылды...
Тик син мине яратасың, беләм. Йөрәктәге хисне алып атып булмый. Бу хатны син укырсың дип язам. Укысаң, һичшиксез, танырсың һәм килерсең. Күзләреңә карыйсым, чәчләреңне сыйпыйсым килә. Нинди икән синең күзләрең хәзер, ә чәчләрең?
Күпме ялгыз яшәргә була, яшең бара, дип, мине кем беләндер таныштырмакчы булалар. Читтән караганда ялгыз булып күренәмдер шул. Йөрәгем буш түгел икәнне, кем беләндер бергә булмау әле ялгыз булу дигән сүз түгел икәнне ничек аңлатыйм? Ә нигә аңлатырга? Мин болай да бәхетле. Чөнки син бар, мине яратучы кеше бар! Синең кайда булуың, кем белән йокларга ятуың, кем янында уянуың минем өчен мөһим түгел. Син дә шушы җирдән атлап йөрисең, шул һаваны сулыйсың. Кайчан да булса бер очрашырбыз.
Кил, көтәм сине, бернигә дә карамыйча, яратам сине. Сине уйлап йокларга ятам, иртән керфекләремне ачуга, күз алдыма син килеп басасың.
Син бит мине шундый яраттың. Ничек кенә яратсаң да, мөнәсәбәтләребез чиста калды. Хәтерлисеңме, синең мине яныңнан җибәрәсең килми иде, тезләреңә башым куеп, йоклап китә идем. Чәчләремнән таңга кадәр сыйпап чыгарга риза идең. Хәтерлисеңме, дип сорыйм, ничек инде хәтерләмисең, ди?! Бар да истә, бар да хәтердә, әйтерсең лә, кичә генә булган.
Нинди икән син хәзер? Чын мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә икән. Чыннан да, иң көчле хис икән ул сөю, еллар да, аралар да сүндерә алмый икән аны.
Исемемне
Лилия дип куям.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: