Яшел Үзән

Хыялымда йөрткән Төркия

Очы-кырые күренмәгән серле диңгез буенда, җылы кояш астында бар дөньяңны онытып, азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып, кемнең генә ял итәсе килми икән?! Бу буш хыял түгел, чын күңелдән хыяллансаң, теләкләр тормышка да ашып куя ул. Туристлар яратып өлгергән Төркияне күрү теләге белән күптән янып йөри идек. Соңгы арада...

Очы-кырые күренмәгән серле диңгез буенда, җылы кояш астында бар дөньяңны онытып, азга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып, кемнең генә ял итәсе килми икән?! Бу буш хыял түгел, чын күңелдән хыяллансаң, теләкләр тормышка да ашып куя ул. Туристлар яратып өлгергән Төркияне күрү теләге белән күптән янып йөри идек. Соңгы арада безнең ил туристлары белән хәвеф-хәтәр чыгып торса да, бу илгә баручылар саны һич кимеми. Нәрсәсе белән җәлеп итә соң ул халыкны? Россия халкының иң яраткан ял итү урыннарының берсен без дә күреп кайттык.
Хуш, Казан,
саумы, чит ил!
Билгеле булганча, хәзер чит илгә чыгу проблема түгел, ул яктан ирек, шөкер. Чит ил паспорты булдыру, хәзер аны 10 елга ук ясыйлар, һәм, әлбәттә, акчаң булу җитә. Кайсы илгә барыйм, кайда ял итү яхшырак икән, дип тә баш ватасы түгел. Туристлар өчен агентлыклар, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, үрчеп кенә тора, шәһәрдә алар адым саен. Кая барырга теләгәнеңне күздә тотып һәм акча янчыгыңа карап, биредә эшләүче хезмәткәрләр күптөрле вариантлар тәкъдим итә. Кыскасы, юрганыңа карап, аягыңны сузарга мөмкин. Аннан интернеттан да шактый мәгълүмат туплый аласың. Иң яхшысы, мөгаен, туганнарың, таныш-белешең фикеренә колак салудыр. Ни өчен дигәндә, интернеттагы барлык имеш-мимешләргә дә ышану кирәкмәс. Мең төрле кеше, шулай булгач, ял итеп кайткан шәһәр, кунакханә турында фикерләр дә бихисап булырга мөмкин. Без исә Төркиянең курорт шәһәрләренең берсе - Кемерны сайладык. Монда - яшеллек, искиткеч биек таулар һәм, төбендәге ташларына кадәр күренеп торган Урта диңгез. Безне яңгырлы, салкынча, утлары җем-җем килеп торган төнге Казан озатып калды. Нәкъ өч сәгать ярымнан кояшлы, җылы һавалы Анталия аэропорты каршы алды. Иң беренче аэропортның зурлыгы, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсенең күпкә югары булуы күзгә ташланды. Бүген исә әлегә Казан кадәр Казан аэропортында чит ил кунакларын каршы алырга бик үк күңелле түгел. Иң беренче фикер шундый калды.
Аэропортта сине һәр туристик компаниянең исеме язылган табличкалар күтәреп торган егет-кызлар каршы ала. Үзебезгә тиешле автобуска утырып, мәһабәт мәчет биналарын, чәчәкле агачларга күмелгән урамнарны күзәтә-күзәтә, Кемер шәһәренә кузгалдык. Юлда машиналарны Казандагы кебек күп дип әйтеп булмый. Һәм аларның барысы да диярлек Европада эшләнгән чит ил машиналары, сирәк-мирәк безнең «девятка»лар да күренә. Бөкеләр бөтенләй юк диярлек. Тимер атта бездәге кебек эте-бете җилдерә алмый, чөнки бензин бәясе кыйммәт, 1 литры - 100 сумга якын. Һәр шәһәрнең үз символы бар. Анталиянеке - апельсин. Шуңа да урамнарда апельсин сыннарын еш күрергә мөмкин. Ә Төркиядә әлеге җимешнең 5 төре үстерелә. Кояш галәмәт каты кыздырса да, урамнарда агачлар шаулап чәчәк атып утыра. Гид сөйләвенчә, инде 4 ай буе яңгырның тамчысы да күренмәгән, без килгәч тә яумады. Аның каравы, һәр җирдә тәртип, чисталык, суны исә махсус сиптереп, юлларны юып кына торалар. Пальма агачлары аеруча күп, гәрчә ул Төркиядә үсми, ә Ливия, Египеттан алып кайтып утырталар икән. Шулай ук бирегә килгән кешенең күзе, иң әүвәл, йорт башларындагы мичкәләргә төшә. Бер һәм күп катлы йортларның яссы түбәсенә алюминий мичкәләр, яисә кояш белән җылынучы батареялар урнаштырылган. Халык кайнар су өчен түләми. Электр энергиясе биредә бик кыйммәт.

Мәгърур таулар
Мондагы тауларның биеклеген, гүзәллеген сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Әле самолетта төшкәндә үк иң беренче шул тауларны күреп гаҗәпкә каласың. Без ташлар, агачлар белән капланган тауларның караңгы туннельләре аша чыктык. Бездә тип-тигез юлларда да чокыр-чакыр, ә монда, зур тауларны тишеп, тау эченнән узарлык итеп юл да ясый алганнар. Диңгез яры буенча бормалы юллардан алга барабыз. Диңгез эчендә бер-ике чакрым ераклыкта күренеп торучы утрауны читтән карасаң, нәкъ ташбака. Риваятьләргә ышансаң, элек төрекләр булачак хатыннарының тугрылыгын әлеге утрауга алып килеп сынаган, имеш. Әгәр булачак хатын ярга кадәр йөзеп чыга алса, хыянәт итми, дигән ырым-шырымнар да яшәп килә.

Алия Гаязова
Язманың тулырак вариантын газетаның 93нче санында укый аласыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: