Яшел Үзән

Хуш, мәктәп! Исәнме, лагерь!

Менә катлаулы уку елы тәмамланып, балаларның зарыгып көтеп алган җәйге ялы башланып китте. Бу чорда аларның күбесе ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юллама алып, вакытын күңелле һәм файдалы уздырырга тырыша. Ата-аналарга да мәшәкатьләр кими тора. Быел мәгариф учреждениеләре оештырган 23 лагерьда (11е - шәһәрдә, 12се район мәктәпләрендә) 4 меңнән артык бала...

Менә катлаулы уку елы тәмамланып, балаларның зарыгып көтеп алган җәйге ялы башланып китте. Бу чорда аларның күбесе ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юллама алып, вакытын күңелле һәм файдалы уздырырга тырыша. Ата-аналарга да мәшәкатьләр кими тора.
Быел мәгариф учреждениеләре оештырган 23 лагерьда (11е - шәһәрдә, 12се район мәктәпләрендә) 4 меңнән артык бала ял итә ала. Мәктәп лагерьлары 2 июньдә ишекләрен ачты да инде, аларда балалар 22 июньгә кадәр ял итә алачак. Хезмәт һәм ял лагерьларына - 500, Муса Җәлил исемендәге лагерьга 336 юллама бирелә. 120 кешегә исәпләнгән 6нчы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Бригантина» палатка лагерена да балалар бик теләп бара.
Балалар ялы өчен республика бюджетыннан - 27 704,8 мең сум, җирле бюджеттан - 6 380,98 мең сум, шул исәптән ата-аналардан - 4 935,13 мең сум, субъектлардан 1 445,85 мең сум акча каралган.
Лагерьга юллама бәясе лагерьнең профиленә һәм срогына бәйле: стационар лагерьнең 1 көне 648 сум торса, палатка лагеренең ул 761,2 сумга төшә, мәктәп лагере өчен 131,3 сум түләнә. Шулардан чыгып юлламаның һәм ата-аналар взносының бәясе исәп­ләп чыгарыла.
Шулай итеп, «Горьковец» һәм Муса Җәлил исемендәге лагерьларга 21 көнлек гадәти смена бәясе 13698 сум тора. Ата-аналарга аның 2041,2 сумын түләргә туры киләчәк. Әмма, әгәр әтисе дә, әнисе дә коммерция оешмасында эшләсә, оешма аның 5783,4 сумын өстәп түләргә тиеш.
Мәктәп лагерьлары 21 көнгә исәп­ләнгән. Ата-аналар взносы - 413,6 сум.
Матди хәлләре авыр булган гаилә балаларының ялын оештыру максатыннан, быел 144 баланы шифаханәләргә һәм 152сен сәламәтләндерү учреждениеләренә җибәрү күздә тотыла.
1514 юллама торгка куелган. Хәзер лагерьлар киеренке сезонга әзерләнә. Зур өметләр шефлык итүче оешмаларга багълана.
Лагерьларда ял итү көннәре
Муса Җәлил исемендәге лагерь: 1нче смена - 4сеннән 21 июньгә кадәр; 2нче смена - 24 июньнән 14 июльгә кадәр; 3нче смена - 17 июльдән 6 августка кадәр; 4нче смена - 9ыннан 26 августка кадәр.
«Горьковец» сәламәтләндерү лагере:
1нче смена - 8еннән 25 июньгә кадәр; 2нче смена - 27 июньнән 17 июльгә кадәр; 3нче смена - 19 июльдән 8 августка кадәр; 4нче смена - 10сыннан 30 августка кадәр.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: