Яшел Үзән

Хөрмәтлисе иде тыл хезмәтчәннәрен

Быел тагын Җиңү бәйрәме якынлаша. 9 Май көнне, елдагыча, обелиск янына халык җыелыр, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, җылы сүзләр, рәхмәтләр әйтелер. Сугыштан исән кайтканнар да авылда санаулы гына калып бара. Ике ир, бер хатын-кыз ветеран бар. Аларның фашист илбасарларын җиңүгә керткән өлеше бәхәссез. Әмма минем бүгенге язмам тыл ветераннарының берсе -...

Быел тагын Җиңү бәйрәме якынлаша. 9 Май көнне, елдагыча, обелиск янына халык җыелыр, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, җылы сүзләр, рәхмәтләр әйтелер.

Сугыштан исән кайтканнар да авылда санаулы гына калып бара. Ике ир, бер хатын-кыз ветеран бар. Аларның фашист илбасарларын җиңүгә керткән өлеше бәхәссез. Әмма минем бүгенге язмам тыл ветераннарының берсе - сугыш елларында комбайнчы булып эшләгән 88 яшьлек Саимә апа Гыйззәтуллина турында булыр.
Илдә сугыш баруга карамастан, авылда тормыш тукталып тормый: язын орлыгын чәчәсе, көзен җыеп аласы бар. Ә трактор, комбайннарны йөртерлек ирләр фронтта. Шуңа күрә бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшүсмерләр өстенә төшә. 17 яшьлек Саимәгә дә комбайнга утырырга туры килә. Урып-җыю башланганчы, аны Биектау районындагы Чебоксы авылына курсларга җибәрәләр. 4 сыйныф кына белем алырга өлгергән кечкенә гәүдәле кызга комбайн белән идарә итәргә өйрәнүе җиңел булмый билгеле. Теория - бер нәрсә, ә бернинди тәҗрибәсе булмаган килеш, комбайнга утырып, иген суктыруы бөтенләй башка. Ярдәмчесе итеп Фәймә апа Таҗиеваны куялар (ул инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын). Икешәр смена рәттән эшләп, төн уртасына кадәр басуда ашлык суктыралар. Анда да, бригадир килеп, боерык бирсә генә китә аласың. Бер уч ашлык алу да рөхсәт ителми. Тотылсаң - төрмә. Хезмәт хакы турында әйткән дә юк. Фронтка ашлык кирәк, тизрәк суктырып бетерергә! Өстән төшкән фәрман шундый.
Ә кыш үтеп, яз җитүгә, комбайннарны ремонтлау өчен, 5 чакрым ераклыктагы Ключи авылына урнашкан МТСка барырга кирәк. «Шулай көндез Ключигә җәяү менеп барганда, бүреләргә очрый язып, кире авылга кайткан өчен, безне чак кына хөкемгә тартмадылар», - дип искә ала үзе Саимә апа. Сугыш чоры законнары кырыс булган шул.
Кыш көне исә 17-18 яшьлек кызларны урман кисәргә җибәргәннәр. Яшьлек дусты Суфия Зарипова белән Ивановское урманына барган чакта Саимә апаның җылы киемнәре һәм ризыклары салынган капчыгы юкка чыга. Соңыннан авылга килгән оперуполномоченныйның аягында үз итеген танып ала ул. Ләкин закон кешесенә нәрсә әйтә аласың?
Сугышка кадәрге тормышы да җиңелләрдән булмаган Саимә апаның. Ир баласы булмаганга, әтисе Гыйззәт абый уртанчы кызына малайлар башкарырга тиешле эшләрне дә өйрәтә. Хәзерге кибет урыны тирәсендә авыл Советы, амбар, янгын каланчасы белән беррәттән, колхозның сепараторы эшләгән. 12 яшьлек Саимә шунда авыл кешеләренең сөтен көне буе куллары белән сепаратор аша аертып торган. Берәр литр сөтне колхозга калдырганнар. Атланмайны колхоз складына, ә аертылган сөтне фермага тапшырганнар.
Саимә апа гаиләсендәге тагын бер гыйбрәтле хәлне искә алмый булмый. Гыйззәт абый белән Бибиҗамал апаның башта туган ун баласы да үлеп бара. Аптырагач, алар Карагуҗа авылындагы ятимә кыз Һәдияне тәрбиягә ала. Менә шул изгелекләре өчен Ходай аларны бүләкли: бер-бер артлы өч кыз - Фәһимә, Саимә һәм Мәймүнә дөньяга килә. Әти-әниләре үлгәч, кызлар авыру Һәдия апаларын тәрбияләп, соңгы юлга озаталар.
Ә Саимә апа үзе бүгенге көндә сеңлесе Мәймүнә белән аның улы Альберт тәрбиясендә яши. Фәһимә апасының кызлары да һәрчак ярдәм итеп, хәлен белешеп торалар. 1944 елда туган бердәнбер улы Илдусның гомере озын булмады шул, үлгәненә дә унбер ел узган. Оныгы Лилия белән аралашып яшәсә дә, аның үз тормышы: шәһәрдә яши, балалар үстерә.
Саимә апаның сугыш елларындагы фидакарь хезмәте хөкүмәт тарафыннан бәяләнгән үзе. «Тыл ветераны», Җиңүнең 50, 55, 60, 65 еллыгына бирелгән медальләре, башка бүләкләре күп, ташламалардан да файдалана ала, пенсиясе дә җитәрлек. Аңа хәзер әллә нәрсә дә кирәкми. Тик халык алдында, туганнары каршында Җиңү бәйрәме көнендә булса да, Саимә апа кебек, тыл ветераннарын да искә алып, хөрмәт күрсәтәсе иде. Алар да санаулы гына калып бара бит.
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: