Яшел Үзән

Хокукны электрон юл белән теркәтәбез

Балаларны бакчаларда йөрткән өчен ата-аналарга өстәмә компенсация түләвен алуга документларны Яшел Үзәннең социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре 2017 елның июленнән алып сентябрьгә кадәр бакчаларга график буенча үзләре барып кабул итәчәк.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуриева сөйләвенчә, 2017 елның беренче кварталында бүлек белгечләре 58 мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә яшьтәге белем программасы гамәлгә ашырылган 9 балалар бакчасына үзләре барып ата-аналарның балаларын бакчаларга йөрткән өчен түләүләренә ташлама алу хокукларын яңадан теркәгән.
Әлеге практика быел соңгы тапкыр уздырыла. Аннан соң бу хокукны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) ата-аналарның үзләренә теркәргә кирәк булачак. Моның буенча балалар бакчалары вәкилләре социаль яклау бүлегендә өйрәнүләр узып, идентификацияләү һәм авторизацияләү Бердәм системасы аша (ЕСИА) авторизация узу мөмкинлеге турында инструкцияләр алган.
- Нинди дәүләт хезмәтләрен алуга электрон заявка бирү мөмкинлеген хәтерегезгә төшерәм, - диде Гүзәл Нуриева. - Әйтик, балага ай саен бирелергә тиешле пособие, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвенә компенсация, балалар бакчасында баланы йөрткән һәм караган өчен ата-аналар түләвенә өстәмә компенсация, 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар, күп балалы гаилә балаларына транспортта йөргән өчен субсидия, күп балалы гаилә балаларына даруга субсидия, инвалидларга торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия-ташламалар, пенсионерларга транспортта йөрүгә акчалата түләүләр алу өчен хокукны теркәтүгә социаль яклау бүлегенә бармыйча гына югарыда әйтелгән портал аша заявканы биреп була.
Әлфия Зыякаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: