Яшел Үзән

Хәлләр алай ук начар түгел

Елга бер тапкыр уздырылучы халык җыены Урысбагада оешкан төстә узды. Җыенны район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев алып барды. Шулай ук барлык җаваплы җитәкчеләр килгән иде.

Авыл башлыгы Наил Гатауллин узган елга хисап ясады. Гомумән, башлык докладыннан күренгәнчә, Урысбага авыл җирлегенә кергән авылларда хәл алай ук начар түгел. Мөгезле эре терлек асраучылар саны узган елга караганда арткан. Ике баш сыер асраучылар 11 хуҗалык булса, 4 хуҗалыкта 3 сыер тоталар. Узган ел биредә 3 йорт салганнар, быел исә тагын ике ызба төзергә җыеналар. Димәк, тормыш алга бара.

Халык үзен борчыган сорауларны биреп калырга тырышты. Җәй айларында дачниклар, ел коры килү сәбәпле, бердәм су сибәргә керешәләр икән, шулай булса да, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаган. Норлат ТКХсы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Шулай ук урамда яктырткычлар янмау, этләрнең күп булуы кебек һәр авылда да бирелә торган сораулар күтәрелде. Караучысыз, хуҗасыз калган йортларның искергән ут чыбыклары тирә-юньгә куркыныч тудыра, дигән фикер дә яңгырады.

- Күпме авылда булып та, мондый мөрәҗәгатьне ишетмәгән идем әле. Кызык сорау, бу хакта уйланырга кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.

Инвестор, пай җирләреннән файдаланган өчен, пайчыларга ашлык бирә. Аны Олы Ачасыр ындырында бүләләр. Икмәк бирүне (ә бу якта ашлыкны шулай йөртәләр) пычраклар башланып, юл бозылганчы биреп булмас­мы, икән, - дигән сорау да урынлы.

Һәр авыл җыенында да самообложение хакында әйтелде. Наил Гатауллин халыктан күпме акча җыелып, нинди эшләргә тотылачагы хакында бәян итте. Монда инешләрне, урамдагы ут яктырткычларын, су трассасын төзекләндерү кебек эшләр каралган. Бүгенгә әлеге акчаны тапшырмаган хуҗалыклар да бар, бу 9 мең сум чамасы дигән сүз. Узган ел мәктәпкә «Каздорстрой»­ның генераль директорлар рәисе Равил Гариповның 250 мең сумлык ярдәм күрсәтүе турында әйт­ми мөмкин түгел. 125 меңгә мәктәпнең спорт залы, түбәсе ремонтланган, 125 мең сумга көрәшү өчен мат­рас алып бирелгән. Авыл халкы, укытучылар исеменнән бу игелек­ле хезмәте өчен аңа рәхмәт белдерелде. Туган авылына ярдәм итүче шундый олы йөрәкле кешеләр булганда, яшәве, әлбәттә, күпкә җиңел. Һәм алда торган бурычларны үтәгәндә ярдәмчел иганәчеләр генә түгел, ә авыл халкының бердәмлеге дә кирәк.

Саннар ни сөйли

Авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге 19 бала бар, мәктәп укучылары - 31. Узган ел 13 кеше үлгән, 2 сабый туган. Авыл җирлегендә бер сугыш ветераны яши. 2014 елда язылышучылар да, аерылышучылар да булмаган.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: