Яшел Үзән

Хәлең ничек, Иделкәем?!

...Кич. Кәеф яхшы, күңел күтәренке. Радиодан «Идел буе каеннары» дигән җырны халкыбызның яраткан җырчысы Илһам Шакиров башкара. Җыр агыла да агыла. Күпме карасам да, карап туймыйм Идел буе каеннарына. Алар җитәкләшеп, яланаяк Чыгар төсле Идел ярына. Җыр-моң дәвам итә, күз алдында якты кояш нурлары уйный, колакта акчарлак тавышлары яңгырый, урман...

...Кич. Кәеф яхшы, күңел күтәренке. Радиодан «Идел буе каеннары» дигән җырны халкыбызның яраткан җырчысы Илһам Шакиров башкара. Җыр агыла да агыла.

Күпме карасам да,
карап туймыйм
Идел буе каеннарына.
Алар җитәкләшеп, яланаяк
Чыгар төсле Идел ярына.
Җыр-моң дәвам итә, күз алдында якты кояш нурлары уйный, колакта акчарлак тавышлары яңгырый, урман шаулавы, яфраклар серләшүе ишетелә.
Әгәр сездән аерып еракларга
Алып китә калса юлларым,
Каен шаулавында ишетермен
Туган җирнең үлмәс җырларын.
Җыр тынып калды, мин дә уйларга чумдым. Никтер күңел тыныч түгел. Борчылырлык сәбәпләр дә бар икән. Җырда Идел буе каеннары, имәннәре, үзәннәре, туган җир, туган ил, туган туфрак турында сүз бара, тугын ягым турында әйтелә. Әйтерсең, И.Шакиров җырында сүз Яшел Үзән хакында бара.
Әмма биредә, Идел буенда, уйланырлык, борчылырлык хәлләр бар. Әйдәгез, хөрмәтле укучыларыбыз, Иделнең хәле белән бергәләп, яңадан танышыйк, ярлары буйлап беркадәр сәяхәт итик әле.
Иделнең озынлыгы 3530 километрга сузыла. Шуның 186 километры республикабызның көнбатыш өлеше аша агып уза. Ул 136 миллион гектар мәйданнан үзенә су җыя. Су буенда 60 миллионга якын кеше яши. Шул исәптән Яшел Үзән шәһәре һәм муниципаль районы буенча биредә 160 меңгә якын кеше гомер кичерә.
Билгеле булганча, соңгы 60 ел вакыт эчендә Иделдә күп кенә плотиналар, сусаклагычлар, корылмалар төзелде. Аның тирәсендә йөзләгән зур һәм кечкенә шәһәрләр урнашкан. 300дән артык химия-металлургия, төзелеш һәм оборона предприятиеләре файдаланылган суларны Иделгә коя.
Плотиналар төзелгәнче, елга суы Рыбинск шәһәре тирәсеннән Волгоградка кадәр - 50, ә язгы ташу вакытында 30 тәүлектә килеп җиткән. Ә бүгенге көндә ул 500 тәүлектән артыкка сузыла. Идел үзен-үзе чистартып, сафландырып бетерә алмый.
Элек елганың 150 мең кушылдыгы булса, ярты гасырдан артык вакыт эчендә аларның саны 100 меңгә генә калган. Күп кенә кушылдыклар, кече елгалар, чыганаклар, чишмәләр томаланган, пычранган, елга буе урманнары шактый кимегән, калганнары бездән, кешеләрдән ярдәм көтеп ята. Бәлки, майдагы өмәләр Иделкәемә ярдәм итәр?! Елгаларның авыр хәлгә төшүенең төп сәбәбе - яр буйларында агулы химик һәм ашлама складлары, фермалар калкып чыгуда.
Районыбыз мәйданының дүрттән бер өлешен урманнар тәшкил итә. Бу республикада икенче күрсәткеч. Ләкин Зөя, Сумка, Гөбенә, Сулица елгаларының сусаклагыч зоналары җитәрлек түгел. Кечкенә елга буйларына тирес түгү, анда машиналар юу һәм ремонтлау, урманнарга чүп-чар аудару катгый рәвештә тыела.
Районыбызда башка беркайда да очрамый торган Осиново, Раифа, Ильинка күлләре республиканың да горурлыгы. Аларның су өслеге мәйданы гына 69,4 гектар били.
Сумка елгасы буендагы соры челән колониясе үзе генә дә ни тора. Ул Васильево бистәсенә каршы елганың көнбатыш ярында урнашкан. Мәйданы 100 гектар. Челәннәр колониясендә йөзләгән оя бар. Ул Татарстанда гына түгел, Көнчыгыш Европада да иң зурлардан санала.
1998 елда оешкан Зөя табигатьне саклау комплексында балыкларның - 50, кошларның 120 төре бар. Шуларның шактый өлеше һәм биредәге үсемлекләрнең 16 төре Татарстанның һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Бу комплекс- заказникның мәйданы - 9200 гектар. Яшел Үзән җитештерү-тәҗрибә урман хуҗалыгында йөзләгән кырмыска оялары бар, күпсанлы кош оялары эленгән. Соңгы сүзем шул: табигать һәйкәлләрен һәм табигатьне саклау, аны тагын да камилләштерү - һәммәбезнең изге бурычы.
Әхәт Садриев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: