Яшел Үзән

Хезмәтенең савабы – халык рәхмәте

Авыл кешесенә пенсияне чамалы гына түләүләре мәгълүм инде. Элек колхозда эшләгән кешенең хезмәт хакы түбән булганга шундый күңелсез хәл килеп чыга хәзер. Ә менә үз вакытында Ленин исемендәге колхозда хезмәт куйганнар пенсия фондыннан сөенеп кайталар. Менә шул колхозның күп еллар рәисе булган Тәлгать Әшрафҗан улы Гыйниятуллин белән очрашып сөйләшкәндә, өлкәннәр...

Авыл кешесенә пенсияне чамалы гына түләүләре мәгълүм инде. Элек колхозда эшләгән кешенең хезмәт хакы түбән булганга шундый күңелсез хәл килеп чыга хәзер. Ә менә үз вакытында Ленин исемендәге колхозда хезмәт куйганнар пенсия фондыннан сөенеп кайталар.
Менә шул колхозның күп еллар рәисе булган Тәлгать Әшрафҗан улы Гыйниятуллин белән очрашып сөйләшкәндә, өлкәннәр турында сүз чыккач, ул үзе ишеткәнне исенә төшерде. Шулай берсендә Пенсия фондына барып кергәч:
- Бүтән колхозныкылар бездән елап чыксалар, Сезнекеләр сөенеп чыга. Исән чагында ук Сезгә һәйкәл куярлык, Тәлгать Әшрафҗанович!- дигәннәр аңа әлеге фонд хезмәткәрләре.
Әйе, Ленин исемендәге колхозда эшләүчеләр, тирә-якны көнләштереп, хезмәт хакын мулдан алып яшәгәннәр. Күпме икәнлеген чамалар өчен, шушы мисалны гына китерик: хуҗалык эшчәнлегенә еллык нәтиҗә ясалгач түләнелә торган премия акчасына да (халыкта аны 13нче хезмәт хакы дип йөрткәннәр) өр-яңа «Жигули» машинасы сатып алып булган. Әлбәттә, Мамадыш-Әкил, Татар Танае авыллары халкы тырышып эшләп тапкан андый зур акчаны. Суган һәм чөгендер үстереп алдырганнар алар. Күпме дигәндә, миллион кеше яшәгән Казан каласына кирәкле суганның алтыдан бер өлешен каплый алырлык күләмдә җитештергәннәр суганны. Эштә мени хикмәт, дип әйтәсе килә хәзер. Әҗере аның кадерле. Колхозчыга яхшы түләү белән бергә, төрле социаль уңайлыклар да тудырылган бит анда. Сагынып сөйләрлек аларны! Авылларда чишмә суы ала торган су челтәре, яңа урта мәктәп, 2 зур кибет, 2 мәдәният йорты төзелүен генә алыйк. Һәм тагын бер уңайлыкны аерым әйтми мөмкин түгел: 1988 елда ук газ керткәннәр анда. Болар бар да хуҗалык акчасына булдырылганнар.
Колхоз бай булгач, аның ише эшләрне башкаруы җиңел инде, дип уйлый күрмәгез. Ул заманда хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен кайгырту да гади эш түгел иде. Әмма Тәлгать Әшрафҗан улы югарыдан иңдерелә торган каршылыкларны да җиңә. Кеше өчен тырышуның савабы бар икән бит. Әйтик, яхшы пенсия өчен якташларыннан рәхмәт сүзләрен күп ишетә ул.
- Миңа әни әйтә иде: әгәр, улым, синең янга кеше үзенең гозере белән керә икән, син аны мин, әниең, кергән дип кабул ит! - дип сөйләде ветеран-рәис безгә.
Колхоз белән 28 ел җитәкчелек иткән Гыйниятуллин әнисе сүзенә тугры калган дип әйтә алабыз.
Хөрмәтле ветеран хәзер дә тынгылык белми, авылы өчен тырыша. Менә әле Мамадыш-Әкил урамнарында юлларны рәтләүне кайгыртып йөргән. Бу җәйдә 150 метр юлга вак таш җәелгән инде. Авыл зиратын тимер койма белән әйләндереп алуны да оештырган ул. Бусында эш 160 метр озынлыкта башкарылган...
Их, гыйбрәт алсын иде хәзерге җитәкчеләр Тәлгать Әшрафҗан улыннан! Үзе җитәкләгән хуҗалыкны миллионер итә алган рәис хәзергеләрне өйрәтергә дә әзер. Акча эшләү белән бергә, аны ничек файдалы итеп тота да белергә кирәк бит әле. Анысы буенча да тәҗрибә уртаклашыр иде хөрмәтле ветеран. Мөрәҗәгать итүләрен көтә ул.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: