Яшел Үзән

Хезмәт тәме

Ипи пешерүләрен күрсәм яисә яңа пешкән ипи исе сизсәм, шунда тукталмыйча булдыра алмыйм. Хәер, авылда туып-үскән һәркем дә икмәккә илтифат итми узмыйдыр анысы. Авыл мичендә күпереп пешкән әпекәйнең (безнең якта ипине шулай яратып әйтәләр) өйгә таралган тәмле исе балачакның матур хатирәсе дә бит әле. Карагуҗа авылына баргач та, шул күңелгә...

Ипи пешерүләрен күрсәм яисә яңа пешкән ипи исе сизсәм, шунда тукталмыйча булдыра алмыйм. Хәер, авылда туып-үскән һәркем дә икмәккә илтифат итми узмыйдыр анысы. Авыл мичендә күпереп пешкән әпекәйнең (безнең якта ипине шулай яратып әйтәләр) өйгә таралган тәмле исе балачакның матур хатирәсе дә бит әле.
Карагуҗа авылына баргач та, шул күңелгә якын икмәк исе бер ачык капка янында тукталырга мәҗбүр итте мине. Эчтәрәк урнашкан ике катлы бинадан ипи алып чыгып машинага төйиләр иде. Менә шуннан килә иде тәмле ис. Әлеге ике катлы бина дигәнем - пекарня иде, күрәсең. Дөрес, авылда аның ише зур пекарня күргәнем юк иде әле минем. Шуңа күрә кызыксынып эчкә атладым. Һәм уңдым дип әйтә алам. Ишекне ачуга очраган ханым ипи пешерүче предприятиенең хуҗабикәсе Илсөяр Гыйбадуллина булып чыкты. Сөйләштерергә һәм сөйләшергә куш журналистны. Мин дә керә-керүгә сораштырырга керештем.
- Үзем түгел, ирем Илдар хуҗа биредә. Бездә шулай бит инде: ир - баш, ягъни алдан бара, хатын-кыз исә аңа һәр эштә ярдәмче генә, - дип тыйнак кына башлады сүзен Илсөяр Гыйбадуллина.
- Илсөяр ханым, эшегезне төгәлрәк белик әле: тыштан караганда шактый зур күренгән бу бинада икмәк кенә пешереләме?
- Әйе, нигездә, ипинең ике төрен һәм күмәчләр пешерәбез. Кулинария цехы да эшли башлады, анда чәкчәк һәм төрле бәлешләр әзерлибез. Без әле аякка басып кына киләбез, киләчәктә пекарня тәүлегенә 2 тоннага кадәр продукция җитештерәчәк.
- Авыл өчен бик күп бит бу! Нигә алай зурдан куптыгыз?
- Әгәр авыл өчен дип кенә кечкенә хуҗалык корсак, андый эшнең әҗере, ягъни кереме дә ташка үлчим генә булыр иде бит. Кешечә булсын, дидек. Сатып алучылар җитәрлек булыр дип уйлыйбыз: безнең тирәләрдә һәм Васильево якларында дачниклар күп һәм Казан белән Яшел Үзән калалары да бик ерак түгел. Эшләргә иркен булсын дип, бинасын да олы иттек. Аннары, сатылуына карап, ризыкларның төрледән-төрлесен әзерләргә мөмкинлек бирә торган җиһазлар урнаштырып булачак бит.
- Шулай да, сез җитештергән ризык­ларны да, ипиләрне дә кеше яратса гына алачак бит...
- Әлбәттә, шулай. Кешене көчләп ашатып булмый. Шуңа күрә сыйфатны югары тоту - безнең төп максатыбыз. Моның өчен без заманча яңа җиһазлар алып урнаштырдык.
Пешерә торган әйберләргә чималны да сертификаты булган сыйфатлысын гына алабыз. Билгеле, ризыкның тәмлелеге күбесенчә эшче куллардан да бәйле. Без, Казаннан белгечләр һәм осталар чакыртып, махсус уку-өйрәнүләр оештырдык. Биредә эшлиячәк хезмәткәрләрне алты ай өйрәтте алар.
- Авылда яшәүчеләр өчен эш урыны булдырылуына халык рәхмәтледер, мөгаен. Хәзерге вакытта ничә кешене эш белән тәэмин иттегез?
- Өч сменада өчәр кеше ипи пешерә һәм ике кыз кондитер булып эшли.
- Авыл турында сүз чыккач, нигә нәкъ менә Карагуҗада төпләнүегезне дә әйтсәгез иде.
- Карагуҗа - безнең туган авылыбыз. Минемчә, кеше кая гына китсә дә, ахыр чиктә, ул барыбер туган ягын сагына. Без дә шул хискә буйсынып бирегә тартылдык. Ун елга якын төзедек без пекарняны. Әкренләп, уйлап кордык. Барыбер сорарсыз дип уйлыйм - каян акча алуыбызны да әйтим. Безнең Казанда төзелеш ширкәтебез бар, ул өзелгесез эшли. Менә шундагы керемне әкренләп биредәгесенә кертә бардык. Аннары миллион ярымлык лизинг-грант оттык. Ансына бер мич һәм ипи ташый торган йөк машинасы сатып алдык.
- Икешәр җирдә эшләргә ничек өлгерәсез соң?
- Әгәр матди якны гына уйласак, бусына тотынмасак та ярый иде. Төзелеш ширкәтебез дә җитеш тормыш корырга мөмкинлек бирә бит. Әмма без эшләргә яратабыз. Бу бит алып-сату түгел, продукция җитештерү. Аның кыенлыклары шактый, көн тудымы, яңа мәсьәлә хәл итәргә туры килә. Тынгысыз да кебек инде, әмма ни гаҗәп, менә шул авырлык­ларны җиңгәч, күңел күтәрелә. Минемчә, хезмәтнең тәме шунда. Казандагысы җайга салынган инде, анда сирәк барабыз. Күбесенчә монда вакыт уза. Бусы әле беренче адымнарын гына ясый, гел менә чебеш кебек кулдан төшерми карап үстерергә кирәк аны. Йөкнең авыр башын ирем тарта, билгеле, мин инде бухгалтерияне алып барам.
- Илсөяр ханым, яратып пешергән икмәк тәмле була, дип әйтәләр. Күңел биреп башлаган эшегез, һичшиксез, уңыш китерер дип ышанам. Эшегез белән таныштырганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: