Яшел Үзән

Хезмәт шартлары тудырылса, эш көйле бара

28 апрель, ILO Халыкара оешмасы карары белән Бөтендөнья хезмәт иминлеге көне дип игълан ителгән. Бу көн 2003 елдан бирле билгеләнә.

Аналитиклар китергән саннар уйланырлык: производствода чык­кан бәхетсезлек очраклары, үлем-китемнәр бик күп, әледән-әле кеше үлемнәре булып тора. Шуңа күрә хәзерге катлаулы һәм производство искиткеч тиз алга барганда хезмәт иминлеге дә мөһим урын алып тора.
Әлеге көн кысасында Яшел Үзәндә дә хезмәт иминлеге буенча коррекцион совет үзенең күчмә утырышын уздырды. Аның урыны итеп шәһәрнең спорт көрәше мәктәбе билгеләнгән иде.
- Хәтерләсәгез, бу мәктәптә берничә ел элек, тәрәзә юарга менеп, бер хезмәткәр, егылып, имгәнүләр алган иде, - диде ТР буенча РФ социаль иминлек фондының региональ бүлеге директоры Эдуард Донченко. - Безнең бу утырышны тикшерү буларак түгел, ә эш процессы итеп кабул итәргә кирәк. Тормыш бер урында тормый, үзгәрә. Беррәттән без монда залларны да карап чыгарбыз, документларны да. Кирәк икән, тәкъдимнәрне кертергә, кимчелекләрне барларга була. Иминлегебез - үзебезнең кулда.
Совет әгъзалары белдерүенчә, мондый утырышлар, гадәттә, профилактика максатыннан уздырыла. Былтыр алар шәһәрнең 20нче балалар бакчасында булган.
Бу мәктәптә дә беренче карашка барысы да ал да гөл кебек, чип-чиста, балалар иркен залларда рәхәтләнеп шөгыльләнә. Әмма җентекләп карый башлагач, әле монда, әле тегендә җитешсезлекләр табылмый калмый. Юкка гына Эдуард Донченко утырышны бу бинаның тарихы турында сөйләүдән башламады. Егерме еллар элек төзелгән бина төзек булса да, тормыш бик тиз үзгәреп торганга тузган электр чыбыклары күзгә ташлана. Донченко биек тәрәзәләрнең ничек чис­тартылуы белән дә кызыксынды. Плафонсыз лампалар да булырга тиеш түгел. Идәнгә шома плитәләр җәелү иминлек кагыйдәләренә туры килми. Хәтта кибеп бетмәгән юеш идән дә куркыныч. Аллаһ сак­ласын, берәрсе таеп егылса. Шуңа күрә андый очракларда кисәтүче табличка куелырга тиеш. Совет әгъзаларының игътибары балалар бик ярата торган канатка да төште. Ә бит бу канатларның ни дәрәҗәдә ныклыгы шулай ук даими рәвештә тикшерелеп торырга тиеш. Тиеш нәрсәләр бик күп, шуларга карап тиешле нәтиҗәләр ясалсын иде.
Коррекцион совет алда да шундый утырышларны уздырырга, үз тәкъдимнәрен кертергә, кимчелекләрне кисәтергә җыена. Болар бер көнлек эш түгел.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: