Яшел Үзән

Хатирәләр күңелдән җуелмый

Яшь чагым, юләр чагым, Әйләнеп кайтмас тагын. Халык җыры

Кайтмас шул... Кайтса, кемнәр ниләр генә эшләмәс иде... Никадәр ялгышлар төзәтелер, никадәре яңадан кабатланыр иде. Һәркемнең яшьлегенең үз сукмагы, үзенә генә хас кичерешләре, үкенечләре, шатлыклы мизгелләре бар. Кире кайтмый... Ләкин күңелдән дә җуелмый, кабат-кабат искә төшә. Кайчак шулар искә төшкәндә үз-үзеңә гаҗәпләнәсең дә, «юләр булган, нишләп йөргән, хәзер алай итмәс идем» дисең. Алай гына да түгел әле, хәзерге яшьләрнең кыланышларын килештермибез, гаепләргә тырышабыз, «без алай булмаган янәсе».
Һәр чорның үз яшьлеге, ул бүгенге яшьләрнекеннән күпкә аерыла, чөнки заман башка, көнкүреш башка. Гомумән, кешеләре башка...
Норлат урта мәктәбендә укыган вакыт. Мәктәп зур, укулар ике сменада бара. Рус класслары да, татар класслары да югары якта икешәр. Каян гына килеп укымыйлар урта белем алырга.
Мамадыш, Танай, Әҗәл, Наратлы, гомумән, бөтен Норлат зонасы. Ул вакытта Югары Ослан, Кайбыч районыннан да укучылар бар иде. Без - ерак авыллардан йөреп укучылар Норлат мәктәбе каршындагы интернатта торабыз. Зур бүлмәдә 37 кыз идек. Кечкенә бүлмәләрдә азрак иде инде. Һәр караватта икешәр кыз йоклыйбыз. Марҗа кызлары булу да ярады, бераз русча сукаларга өйрәнәбез. Ул вакытта радио бар, телевизор юк. Атна ялына авылга кайтабыз, ашарга алырга, кием алыштырып, мунча кереп килергә.
Кышның салкын вакыты.
Борындык кызлары (үзләре авылында укытучылар коллективы театр куюын) театр карарга кайтуларын әйттеләр. Безнең дә кайтып күрәсе килә бит. Әйтерсең, Борындык Күгәй кебек якын, менә юләр чак шундый була ул. Кыш уртасы бит. Кичке алтыларда Албабадан Колаңгыга поезд була. Җәяү 8-9 кыз булганбыздыр, Албабага поездга барып, Колаңгыда төштек. Аннан Борындыкка 5 чакрым диләр, җил, салкын, буран, җәяү йөгерә-атлый чабабыз гына. «Балык күлләрен үттек, күп калмады», - диләр Борындык кызлары. Кая анда күп калмаган?! Төрлебез төрле кызларга, ә мин Люзия белән Люзияләргә килеп кергәндә кичке сигез тула язган. Әбисе безне күреп нишләргә белми, үзе әрли, үзе керосинкада чәйнек җылыта. «Ник кайттыгыз, суык бит, буранда адашырсыз, башыгызга бәла төшкәнме?» - ди. Үзе һаман чәй хәзерли (урыны җәннәттә булсын ул әбинең). Рәхмәт яусын.
Борындыкка электр уты кермәгән әле ул чакта. Ашык-пошык капкаладык та, клубка чыктык. Клуб, Бакырчыныкы кебек, мәчет булгандыр инде. Икенче катта театр уйныйлар. Лампалар белән яктыртылган клуб эче, ә баскычка керү-менү урыннарында кап-караңгы. Клубның эче генә түгел, баскычларда да халык, шыгрым тулы. Ничек кирәк алай өскәрәк үтеп сәхнәне күреп булды.
«Язылмаган законнар» дигән спектакль диделәр. Эчен алмыйча пешергән тавык ашы турында иде. Шунысы нык истә калган.
Театр бетүгә кире поездга Колаңгыга китәсе, төнге берләр-икеләрдә бугай Ульян-Казанмы, Уфа-Казанмы поезд булачак.
Салкын төнне ерып, поездга ашыгабыз, килеп җиттек, вокзал суык. Әле ярый озак көтәсе булмады, поезд килде. Албабада төштек. Әллә үзебез туңган, әллә таңгы салкын көчле булганмы?!
Андый салкынны, туңуны башка хәтерләмим дә, коточкыч суык иде. Әле ярый аякта итек, башта шәл. Норлатка интернатыбызга кайтып кердек, Сания апа (төнге няня) ишекне ачты. Аннан сорап киткән идек инде.
«Әй бу яшь чак, юләр чак шул, күреп кай җирегез артты инде, акча бирсәләр дә бармыйм шунда кадәр» - дип, Сания апабыз да тиргәп алды.
...Дәрескә барыр вакыт җитте, йокы баскан, торыр хәл юк, ичмаса, интернатта да салкын, өс киемнәре белән йоклыйбыз бит.
Ул көнне ничек кирәк шулай дәресләрне бетердек тә, кичкә кадәр йокладык...
Яшьлекнең истәлеге - юләр чак онытылмый...
Борындык авылының барлыгын беләм, бер күрдем, төн кайттык-киттек. Ә истәлек онытылмый, Люзия, Миләүшә, Роза һәм башка кызлар! Сез дә искә аласыздыр әле шул театр карарга кайтуны?!
Борындыктан укучылар һәр ялда кичке поезд белән кайтып, икенче (якшәмбе) көнне кичке поезд белән киләләр иде. Шулай йөреп укыдылар.
Без инде 12 чакрымны йөрдек. Хәзерге балаларны күрше авылга да автобус йөртә. Мәктәптә ашаталар, алар өчен бөтен шартлар тудырылган, укысыннар гына.
Безгә кыен булган, шулай да искә алганда күңелгә рәхәт, бик рәхәт еллар.
Яшь чак, юләр чак шул. Хәзерге акылым булса, шул салкында, озын юлга чыгар идек микән, гомер чыкмыйм, башка нужа төшмәгән бит. Ә хәтер әйләнеп кайта, кабат-кабат кайта...
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: