Яшел Үзән

Халыклар дуслыгы – буш сүзләр түгел

Советлар Союзы таркалып, милли республикалар берлегенә ясин чыгуыбызга да егерме елдан артык вакыт узып китте. Кечкенәдән илебездә барлык халыклар тигез һәм алар бер-берсе белән дус-тату яши, дип тәрбияләнгәнгә, юк, ераклашмадык без шушы еллар эчендә бер-беребездән. Шул ук вакытта суверен илдә артык якынаймадык та: һәркемнең үз мәшәкате, үз гореф-гадәтләре, йолалары дигәндәй......

Советлар Союзы таркалып, милли республикалар берлегенә ясин чыгуыбызга да егерме елдан артык вакыт узып китте. Кечкенәдән илебездә барлык халыклар тигез һәм алар бер-берсе белән дус-тату яши, дип тәрбияләнгәнгә, юк, ераклашмадык без шушы еллар эчендә бер-беребездән. Шул ук вакытта суверен илдә артык якынаймадык та: һәркемнең үз мәшәкате, үз гореф-гадәтләре, йолалары дигәндәй...
Ә бит ул республика милләтләре вәкилләре күршебездә яши, балала­рыбыз бер мәктәп­тә йө­ри, бер идеягә хезмәт итәбез. Менә шул бушлыкны булдырмау өчен республикабызда Татарстан Халыклары Ассамблеясе оештырылды, Ха­­­­­лыклар дуслыгы йорты ачылды. Төп максат - Татарстан җирлегендә яшәүчеләрнең этнокультура, этносоциаль хаҗәтләрен үтәү юлы белән иҗтимагый-сәяси хәлне тотрыклыландыру, республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү, рухи мирасны һәм матди культураны саклау, халыкара хезмәттәшлекне үстерү. Яшел Үзәндәге вәкиллек тә нәкъ менә шул максатларны тормышка ашыру йөзеннән 2012 елда эшли башлады. Аның директоры Венера Дәүләтшина белән нәкъ шул турыда сөйләшәбез.
-Венера Илдаровна, безнең районда ничә милләт вәкиле яши һәм вәкиллек ничә кешене берләштерә?
-Яшел Үзән шәһәрендә 30дан артык милләт вәкиле яши. Вәкиллек активына район территориясендә яшәүче төрле милләтләрнең (үзбәк, таҗик, әрмән, гарәп, грузин, украин, белорус, дагыстанлы, татар, рус, азәрбайҗан, чегән, мари) 14 вәкиле керде. Шулай ук яшьләр берләшмәсе оешты, ул мәктәп һәм югары уку йортында укучы 200 кешене берләштерә. «Русское общество» оешмасы (җитәкчесе Валентина Кибец) Юстиция министрлыгында теркәлде дә инде. Милли оешмаларның җитәкчеләре Татар­с­тан Халыклары Ассамблея­се вәкиллеге эшендә актив катнаша. Актив ай саен үткәрелгән утырышларында айлык эш планнары төзи, социаль мөһим мәсьәләләр хәл итә. Хәзер барысы да рәсми теркәлү өчен документлар рәсмиләштерү белән мәшгуль.
-Вәкиллек әле чагыштырмача күптән түгел генә оештырылса да, үрнәк алырлык эшләрегез шактый ахрысы? Ни­лектән чыгып әйтәм. Та­тарстан Халыклары Ассамблеясе, тәҗрибә уртак­лашу йөзеннән, иң яхшы вәкиллек территориясендә күчмә утырышларын уз­­дырды.
- Әйе, Вәкиллек Та­тарстан Халыклары Ассамблеясенең күпьеллык тәҗрибәсенә тая­нып эш итә. Шәһәребездә «Мир без границ» фестивалендә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Былтыр төрки халыклар общинасы (татар, үзбәк, азәрбайҗан, таҗик) Нәүрүзне, зурлап - «Сорнай» фольклор ансамблен чакырып, бәйрәм итте. Милләтләр парады булды, яшел үзәнлеләрне тәмле пылау белән сыйладык. 2012 елда «Горьковец» ял лагерында «Культуралар диалогы» этнокультура сменасы оештырдык. Балалар янына кунакка язу­чылар, композиторлар, күренекле сәнгать әһелләре килде. Безнең вәкиллек РФ субъектларында ТХА (Татарстан Халык­лары Ассамблеясе) эшчәнлеген популярлаштыруда актив катнаша. Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск шәһәрләрендә Россия Халыклары Ассамблея­се форумнарында катнаштык. «Эссен»да «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уздырып, республика конкурсында беренчелекне яуладык. Сабан туенда ел саен мәктәпләр белән берлектә «Халыклар дуслыгы» мәйданчыгы әзерлибез. Укучылар, төрле милләт ризыкларын әзерләп, бәйрәм кунакларын сыйлый. Социаль челтәрдә «Күпмилләтле Яшел Үзән» төркеме 200 кешене берләштерә. Монда «Милләт йөзе» фотография конкурсы бара, форумга, фикерләшү өчен, төрле темалар чыгарыла. Форсаттан файдаланып, газета укучыларны 24 ноябрьдә Горький исемендәге мәдәни үзәктә Ана көненә багышлап уздырылачак концертка чакырам. Бу чара безнең вәкиллек инициативасы белән уздырылып, анда дөньяда иң кадерле кеше - әниләребез турында 13 телдә концерт номерлары күрсәтеләчәк.
-Бу арада масса­күләм мәгъ­лүмат чара­ларында чегән хатын-кыз­лары общинасы оеш­­ты­­­­руыгыз турында мәгълүмат еш күренә. Алар сезгә үзләре мөрәҗәгать иттеме?
- Район башлыгы Александр Тыгин бай культуралы һәм тарихлы чегән милләтенә игътибар итүне максат итеп куйды. Рәсми статистика буенча, Татарстанда бүгенге көндә 800дән артык чегән яши һәм аларның күпчелеге безнең районга туры килә. Без Әйшәдә яшәүче табор бароны белән община төзү турында фикерләштек һәм алар безнең идеяне шатланып кабул итте.
-Төп максат нинди?
- Беләсезме, яшерен-батырын түгел, Әйшәдә дә, Карамалы Тауда да чегәннәр белән янәшә яшәү җирле халыкка кайбер проблемалар тудыра. Шуңа күрә чегәннәрнең бүгенге җәмгыятькә интеграциясе, аларның социаль наданлыгын бетерү, хатын-кызларына ана буларак ярдәм итү төп максатыбыз булып тора.
- Моның өчен нәрсәләр эшләнәчәк?
-Беренче этапта чегәннәрнең социаль характердагы проб­лемаларын өйрәнәчәкбез. Эш юнәлешләре - хуҗалык-гамәли, эстетик, консультация һәм профилактика. Төрле юнәлештәге белгечләр - чәчтарашлар, стилистлар, тегүчеләр, табиблар чегәннәр белән дәресләр үткәрә. Чегәннәр, әйтәм бит, мондый очрашуларны бик җылы кабул итә. Җае чыккан саен чегән культурасын яратуларын күрсәтергә тырыша. Без исә чегән хатын-кызларын эшкә урнаштыруда, бизнесларын оештыруда, фермер хуҗалыгын ачуда ярдәм итәргә әзер. Чегән хатын-кызлары оешмасын, коммерциягә кагылышы булмаган оешма буларак, Юстиция министрлыгы идарәсендә теркәтү өчен документларны әзерлибез.
- Нишләптер, аларны бер дә парта яки станок артында күргәнем юк.
- Бәлки, күрергә телә­мәгәнбездер, дөньялар үзгәрә бит, тотрыклы эш урыны булу начар түгел. Бу уңайдан, чегән хатын-кызлары өчен тегү цехы оештыру проекты белән проектлар конкурсында, рес­публиканың грант сәясәтендә катнашырга уйлыйбыз. Чегән хатын-кызлары соравы буенча Әйшә мәктәбе укытучылары рус теле, этикет, чегән культурасы һәм тарихы, вокал, хорео­графия, гамәли сәнгать буенча дәресләр бирергә әзер. Бу юнәлештә эшебез уңышлы булыр, дип уйлыйбыз.
- Максатларыгызның тор­­мышка ашуын һәм игелекле эшегезнең нәтиҗәле булуын телим.
- Рәхмәт.
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: