Яшел Үзән

Халыкка файда булсын дип эшли

Һәр авылның үрнәк алырлык шәхесләре, сокланырлык уллары, кызлары бар. Шөкер, авылдан чыккан яшьләр туган җирләрен онытып бетерми, гел нигезенә кайтып йөри, кайбер иганәчеләр авылны төзекләндерүдә ярдәм итә. Безнең авылда исә, шундый изге күңелле, ярдәмчел кешеләрнең берсе - Түбән Урысбага авылында туып үскән, хәзер «Каздорстрой» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе...

Аның җитәкчелегендәге эшчеләр тырышлыгы белән Россия буйлап күпме чакрым юллар салынган, бу юллардан кемнәр генә узмаган. Шөкер, үз авылын да онытмый Равил Касыйм улы. Түбән Урысбагада яхшы юл булдырылмаган бер генә тыкрык та, урам да юк. Юллар бер хәл. Якташыбыз авылда яшьләрне спортка җәлеп итү өчен дә өлешен кертә. Ел саен аның иганәчелегендә авылда данлыклы көрәшче булган Әгъзәм Хәялиев истәлегенә татарча көрәш турниры уздырыла. Биредә яшь көрәшчеләр генә макталмый, бу спорт төрендә үзен элегрәк сынаган, олы яшьтәге көрәшчеләр дә хөрмәтләнә. Авылда Сабан туе да Равил Касыйм улы катнашыннан башка узмый. Равил әфәнде татар көрәшен бик яратып карый, авылдан атаклы көрәшчеләр чыксын иде дип хыяллана. Моның өчен, көрәшне популярлаштыру максатыннан мәктәп спортзалына кирәк булган барлык спорт җиһазларын, көрәш келәмен дә кайтартты ул.
Авылның мәктәбенә төзекләндерү кирәк иде. Равил Гарипов исә монда да ярдәмен күрсәтте. Мәктәпнең түбәсен алыштырырга, яңа пластик тәрәзәләр куйдырырга, белем бирү учреждениесенең тирә-юнен төзекләндерергә, спорт залын ремонтларга булышты. Ватаны өчен сугышта батырлык күрсәткән, безнең җирлектән чык­кан ветераннарга куелган солдат һәйкәле дә читтә калмады, аңа да яңа төс кертелде. Хәзерге вакытта Равил әфәнде ярдәме белән авыл мәдәният йорты каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында зур төзекләндерү эше бара.
Шунысы да сөендерә, эш сорап килгән берәүне дә кире бормый, якташларына ярдәм итү җаен таба. Әйтик, авылдашларым Айсылу Җиһаншина, Люция Сад­риеваның икесенең дә ире белән уллары «Казгордорстрой» оешмасында эшли. Түбән Урысбага мәдәният йортында мөдир Люция Сад­риева Равил Касыйм улына аеруча рәхмәтле.
- Клубның тирә-юнен асфальтлы итте, бинадагы җылыту системасын алыштырырга, аппаратура алырга матди ярдәм күрсәтте. Шулай ук клубка милли костюмнар да бүләк итте. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз сыман, - ди ул. Авылдашыбыз Гөлсинә Борһанова:
- Хәзер урамда нинди һава торышы булса да, тюфлиләрдән йөреп була, - дип көлә. Авылның активисты Хәйдәр Сибгатуллин да якташына рәхмәт сүзләре җиткерә.
- Нәрсә эшләсә дә, халык­ка файда китерер­лек булсын дип эшли ул, - ди. Авылда бөтен уңайлыклары булган мәчет, аның янында мәдрәсә бинасы салыну да - якташыбызның эше. Ул үзе дә кайткан саен мәчеткә барырга тырыша. Ел саен җәй айларында мәдрәсәдә балалар өчен лагерь эшли. Анда Урысбага балалары гына түгел, тирә-як авыллардан килгән балаларны да кабул итәләр. Лагерьның соңгы көнендә «Мөселман сабантуе» оештырыла. Бу көн авыл халкы өчен дә зур бәйрәм кебек була. Барлык бу эшләрне Равил Касыйм улының тормыш иптәше Лилия ханым оештыра.
Зиратта өмәләр дә Равил Касыйм улы ярдәменнән башка узмый. Техник яктан ярдәм итү, зират капкасын, киртәләрен яңарту барысы да аның ярдәм белән башкарыла.
Янгын чыгып йортсыз калган Нигъмәтҗанов Равилгә дә йортлы булырга ярдәм итте Равил Касыйм улы. Былтыр авылдагы өлкәннәрне изге Болгарга алып баруны, шулай ук Арча районына Тукай эзләре буйлап сәяхәтне дә Равил Касыйм улы оештырган. «Әйткән сүзендә тора, буш сүз сөйләп йөрми, һәркемгә бертигез карый, киң йөрәкле, ярдәмчел, гади», диләр аның турында авылдашлары. Равил Гариповның исә туган авылын үстерү өчен планнары җитәрлек. Эшләгәннәрнең кадерен белүчеләр булу - алга таба дәртләнеп эшләргә этәргеч бирә.
Фәндияр Гыйльманов.
Урысбага

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 23 апреля 2018 - 11:06
    Яшел Үзән балалары сынатмый
    Узган җомгада “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала-концерты узды.
    40
    0
    0
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 20 апреля 2018 - 12:52
    «Кичер мине, әнкәй!»: елатты да, көлдерде дә «Кичер мине, әнкәй!» – язучы Рабит Батулла әсәре буенча куелган спектакльнең исеме үк, ана белән бала арасында нәрсәдер булганын аңлата шикелле.
    268
    0
    1
  • 21 апреля 2018 - 08:11
    Җыеннар кайтавазы: НОРЛАТ Без, «Яшел Үзән» журналистлары, быел авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарының барысын да газетабыз битләрендә яктыртып барырга тырыштык.
    152
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 15:11
    Куренекле актрисанын йорэге туктады... 83 яшендэ совет халкынын ин яраткан актрисасы вафат булды.
    145
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 09:59
    Тәрбия нигезе – иман Вакыт-вакыт берәр чара, бәйрәм уздырып, дер селкетеп алмасалар, Бакырчы буламыни соң инде ул?! Шунысы да мактауга лаеклы Бакырчы халкы үз казанында үзе генә кайнамыйча, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итә белә.
    103
    0
    2
  • 20 апреля 2018 - 11:26
    Чернобльчеләрне искә алып 26 апрельдә Черноболь атом электростанциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан якташларыбызны искә алачакбыз.
    96
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 17:45
    Халык каршы Инде хәбәр иткәнебезчә, узган шимбәдә Осиново бистәсендә «АГК- 1» компаниясе вәкилләре халык белән очрашты.
    89
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 12:04
    Иремнең беренче хатыныннан туган балалары бар. Ул үлгән очракта алар милеккә өмет итә аламы? – РФ Гражданлык кодексының 1142 маддәсе 1 пунктында, варислыкка закон буенча иң беренче чиратта балалар, хатын яки ир һәм әти-әни тора.
    85
    0
    0
  • 20 апреля 2018 - 14:01
    Интернет корбаннары ишәя Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә Интернет-ялган корбаны булган ике кеше мөрәҗәгать итә.
    84
    0
    0
Ночной режим