Яшел Үзән

Халыкка барып җиткәндә товар ничә процентка кыйммәтләнергә тиеш?

Яшел Үзәндә «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт көйләве нигезләре турында»гы 273нче федераль законга июль аенда кергән үзгәрешләр һәм аның үтәлешен тикшерү буенча республика мониторинг төркеме булып китте.

Әлеге төркемне Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать, азык-төлек сәясәте буенча Татарстан республикасы Дәүләт Советы комитеты рәисе Таһир Һадиев җитәкләде. ТР V чакы­рылыш Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова төркемнең координаторы иде.
Дәүләт көйләве сәүдә өлкәсендә мөһим коралның берсе булып тора. Чөнки ул конкуренциядән яклау иминлеген бирә, җитештерүче, тәэмин итүче һәм сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтне җайлый. Әлеге законга тулаем бәя биргәндә шуны ассызыкларга мөмкин: ул продукция җитештерүченең (тәэмин итүче) зур дәрәҗәдә хокукын яклый. Барлык үзгәрешләр җирле товар җитештерүчеләргә уңай йогынты гына ясарга тиеш. Аеруча җитештерүне, продукциянең сыйфатын, товар әйләнешен, конкурентлыкны үстерү, керемне арттыру, азык-төлек ассортиментын киңәйтү, яңа базарларга сатуга чыгару мөһим булып тора. Яңа канунга нигезләнгәндә сәүдә челтәрләре белән проблема чыгу ихтималы да бар. Бу хакта эшмәкәрләр белән киңәшмәдә дә сөйләштеләр. Мәсәлән, яңа кертелгән төзәтүләр буенча, сатылып бетмичә калган продукцияне кире кайтарырга ярамаганлыктан, азык-төлеккә заказ һәм гариза бирү кимесә, нишләргә? Аннан соң сатуга җибәрелгән товарның хакын эшкәртү 10 көнлек вакытка сыймаска мөмкин, чөнки «Магнит» сәүдә челтәренең бу эше төп офисында - Краснодар шәһәрендә башкарыла, ә «Пятерочка» сәүдә челтәрендә килешү буенча өстәмә документ әйләнеше каралган.
Законга кергән һәр төзәтмә - ул тигез хокук кагыйдәсе, тигез җаваплылык. Бу кече һәм урта бизнес өчен яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Мониторинг төркем, киңәшмәдән соң, шәһәр сәүдә үзәкләренә юл тотты. Яшел Үзәндә сатылучы товарның кайда җитештерелүе белән кызыксынып, «Магнит», «7 дней», сөт комбинаты кибетләрендә булып, вәзгыять белән танышып чыктылар.
- Закон 15 июльдә үз көченә керде. Һәм безнең өчен аның үтәлеше мөһим. Без бит санкцияләр чорында яшибез һәм РФдә товар җитештерүчеләр бөтен юнәлештә халыкны азык-төлек белән тәэмин итәргә тиеш. Сәүдә мәйданын 3 субъект - сатып алучы, товар белән тәэмин итүче, сатучы алып тора. Һәм алар арасында тигезлек саклану кирәк. Азык-төлеккә өстәмә хак 70-80 % түгел, ә 15-20% кына артуы мөһим. Товарга өстәлгән бәя 15-20% кына булганда товар әйләнеше арта, бу очракта кибет һәм сатып-алучы да отышта кала. Республикада моңа элек тә нык игътибар бирелә иде. Без гадел сәүдә өчен тырышабыз. Закон социаль әһәмияткә ия, - дип сөйли Таһир Һадиев.
Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Сатып алучыны алдап булмый, халык азык-төлек кайда арзан һәм сыйфатлы, шул кибеткә йөри. Депутатлар гына түгел, ә гади сатып алучы да гадел сәүдә яклы.
Алия Гаязова

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: