Яшел Үзән

Халык белән аралашу — полициянең эшен җиңеләйтә

Тормыш никадәр генә яхшы якка үзгәрмәсен, җинаятьчелек барыбер кимеми.

Кызганычка, киресенчә, арта бара. Безнең Яшел Үзән районында агымдагы елның беренче яртысында гына да 1154 җинаять теркәлгән. Бу узган елның алты аенда күрсәтелгән саннан 183кә күбрәк. Әле теркәлмәгәне никадәрдер.
Бу турыда эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков журналистлар белән очрашуында сөйләде. Ул шулай ук җинаять эшләренең күбәюе белән бер рәттән, аларны ачу, гаеплеләрне җаваплылыкка тартуның артуын да ассызыклады. Мәсәлән, 2015 елның алты аенда 570 эш тикшерелгән булса, быел шул вакыт аралыгында инде 699ы каралган. Иң киң таралган җинаять булып урлау-талау тора. Бу кәсеп белән көн күрүчеләр нинди генә ысуллар уйлап тапмый! Үз хоббиларына иҗади карыйлар, дип әйтергә була. Шундыйларның берсе, кеше аз йөри торган вакытта, иртән үк, спорт белән шөгыльләнгән кыяфәт ясап, йокылы-уяулы эшкә ашыгучыларга кинәт һөҗүм итеп сумкаларын талап ала. Мондый хәлләрне ишетеп, ихтыярсыздан урамдагы һәр кешегә шикләнеп карый башлыйсың. Фатир басу очраклары да шактый. Шуларның өчесен үз эшләренең осталары башкарган. Алар көпә-көндез эшмәкәрләрнең торакларын «җыештырып» чыккан. Аңлавыгызча, моның өчен хуҗалар артыннан шактый гына күзәтеп, көн тәртибен ныклап өйрәнергә кирәк.
- Бер яктан карасаң, гражданнарның үзләрендә дә гаеп бар инде. Шундый «татлы кисәк» кызыктырып торганда, артык мәшәкатьләрсез кулга төшерү мөмкинлеген нигә файдаланмасын ди ул карак?! Саклану чараларын урнаштыру кирәклеге турында күпме сөйлибез, аңлатабыз. Фатирга сигнализация кертерлек кенә чамалары бар бит инде ул эшмәкәрләрнең. Бу хезмәт өчен ай саен 250 сум тирәсе түләп торырлык мөмкинлекләре дә юк түгелдер. Хәзерге технологияләр заманында тимер ишек белән рәшәткәле тәрәзәләр генә караклар өчен киртә була алмый. Алырлык байлыклары булган кешеләр шуны аңласыннар иде, - ди, Айрат Ханбиков.
Дачаларны да «рәхәтләнеп чишендерәләр» икән. Мәсәлән, бер бакча ширкәтендә, күңелләренә ошаган өйләргә кереп, нәрсәгә күзләре төшсә - шуны алып, «Волга»машинасына төяп алып киткәннәр. Күп кенә хуҗалар урлау очрагы фактын полициягә хәбәр дә итеп тормый. Гадәттә, бакчага халык фатирдан арткан малын илтә. Полициянең җитдиерәк җинаятьләрне ачарга вакытлары калсын, дип уйлыйлардыр инде.
Кибетләрдән азык-төлек, кием-салым урлау, шәһәр урамнарында вандализм очраклары да җитәрлек. Боларны эшләүчеләрне тоткарлау бик авыр, күп очракта мөмкин дә түгел.
- Әгәр дә видеокамералар булса, кибет хуҗалары да отышта булыр иде, ачыкланган җинаятьләр саны да йөз процентка якынаер иде. Бүгенге көндә Яшел Үзән урамнарында барлыгы 15 видео күзәтү камерасы бар. Бу бик аз. Мондый җиһаз, тупланган мәгълүматларны җыеп берләштергәннән соң эффект бирә. Чөнки бер үк җинаятьче берничә камерага эләгергә мөмкин. Бу юл белән аның эзенә төшү җиңелләшә. Ләкин, бу җайланмаларны булдыру шәһәр хакимияте ярдәменнән башка тормышка ашырырлык эш түгел, - диде эчке эшләр бүлеге башлыгы. - Шулай ук, безнең эшкә кадрлар кытлыгы да комачаулый. Хәрби хезмәттән кайткан егетләрне өйләренә барып эшкә чакырабыз.
Гөлнара Вәлиева
Тулырак - газетаның 51нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: