Яшел Үзән

Халкым аны мәңге онытмас

Дәү әтием Гыйльметдин Бәдретдиновны күреп түгел, дәү әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Балачагым Кече Шырданда үтте.

Өебезнең стенасының буеннан-буена аның портретлары эленгән иде. Кич белән дәү әнием аларга карый-карый дәү әти турында сөйли. Әйтерсең, китап укый: 1938 елда Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алынган, аннары - фин сугышы, соңыннан инде Бөек Ватан сугышында I Белоруссия фронтының 3нче армиясендә 936нчы артиллерия полкында укчы, соңыннан шофер булып, Тула, Могилев, Минск өлкәләрен азат итүдә катнашкан, 1944 елда Польшаны азат иткән. Җиңүне ул Эльба елгасында каршы алган.

Сугышчан юлының шундый төгәл географиясен дәү әти әниемнең энесенә сөйләгән, ә абый - миңа. Ул сөйләгән бер вакыйга шулкадәр нык истә калган. Бервакыт дәү әти үзенең полуторкасында барганда ерактан ук «ГАЗ» автомобиле янында «тавыш биреп торган» генералны күреп туктый, күрәсең, машинасы ватылган булган. (Дәү әти фамилиясен әйтеп сөйләгән булгандыр инде, ә абыем аны исендә калдырмаган). Менә шул генералны дәү әтием часть штабына кадәр алып барып куйган. Юлда генерал яшь солдаттан хәл-әхвәлләрен, сугышчан юлы турында сорашкан. Татарча гына белгән дәү әти, зур чиндагы хәрби белән, вата-җимерә булса да, русча сөйләшеп барган. Дәү әтием бу турыда бик горурланып сөйли торган булган.

Гүзәл Әгълиуллина.
Яшел Үзән

Язманың тулырак вариантын газетаның 32нче саныннан укый аласыз.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: