Яшел Үзән

Гыйнвардан бензингә бәя арта

Россиядә 1 гынвардан бензингә акцизлар үсә. Дәүләт Думасы депутатларының әлеге карары РФ Салым кодексына төзәтүләр кертү утырышында яңгырады.

Экспертлар исәпләвенчә, бу АЗСларда ягулыкка бәя артуга китерәчәк. Заправкаларда бензин хәзергә караганда 70 тиенгә кыйммәтрәк булачак, дип көтелә.

Фаразлар буенча, әле июльдә бәя тагын бер тапкыр артачак.

Дизель ягулыгы өчен гыйнварда ук бер литры өчен 1 сумга кыйммәтрәк түли башлаячакбыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: