Яшел Үзән

Гөрләсен әле мәйданнар, Сабантуй көн дә булмый

Татар халкының борынгыдан килгән, язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган милли бәйрәмебез - Сабан туе якынлаша.

Шәһәр һәм районда мәш килеп, бәйрәмгә әзерләнәләр. Һәм бу көнне барыбыз да көтеп ала, чөнки Сабантуй бит ул туган-тумачалар, дуслар, сабакташлар белән күрешү һәм хәл белешү көне дә.
Иртәгә Яшел Үзәнебезнең Мирный бистәсендәге мәйдан барлык шәһәрлеләрне, райондашларны һәм кунакларны бәйрәмгә чакырып кала. Ә инде авыл җирлекләрендә Сабантуй якшәмбе, 9 июньдә узачак. 
 

Фото:архив/Илсөя Завилейская

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 июнь 2019 - 20:22
    Без имени
    Шәһәрләр гел ике көн бәйрәм итә, авылга ярый инде, аннан-моннан уза шунда!