Яшел Үзән

«Әгәр мин солтан булсам!»

Ә безнең газета укучыларыбыз язның тәүге бәйрәмен ничек билгели?

Васил Хәбибуллин, «Водоканал» җәмгыяте хезмәткәре:
- Кызлы кешеләр белә инде: миннән дә бәхетле кеше юк! Тормыш иптәшем Нурия белән өч кыз тәрбияләп үстердек, Аллаһка шөкер. Бер генә проблема да тудырганнары булмады, әти-әни дип өзелеп торалар. Кияүләребез дә мин теләгәнчә - шәп!
Әле кечкенә кызларым - өч оныгым да бар! «8 мартта бераз авыргарак туры килә икән моңа!» дип уйлаучылар ялгыша! Гадәттә бу көнне барыбыз да бергә җыела һәм мин аларга кибеттән бер тәмле торт алып керәм. Кызларым кечкенә вакытта и сөенәләр иде инде, бик күңелле була иде. Ә хәзер берсе дә торт ашамый, яратмый да (фигура саклыйлар, имеш!), әмма мин торт күтәреп керсәм, берсе дә борын җыермый. «Рәхмәт, әти!» дип, тәмләп чәй эчәләр. Эш бит бүләктә түгел... Шуңа күрә, традиция дәвам итәчәк!
Кәүсәр Сөләйманов, пенсиядәге укытучы, Яшел Үзән:
- Бу соравыгызга мин популяр җыр сүзләре белән җавап бирер идем: «Әгәр мин солтан булсам, өч хатыным булыр иде!» Әлләни яманлык эзләмәгез сүзләремнән. Хатын-кыз булган җирдә бәхет бит, җәмәгать! Ә бәхетле булу өчен, без, ирләр, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Баналь сүзләр, дип кабул итмәгез, чын дөресе. Кемнең кулыннан нәрсә килә бит, монысы икенче мәсьәлә.
Флүрә Фәттахова, 68 яшь, Яшел Үзән:
- Ул яктан Әнәсем бик игътибарлы булды, өйләнешкән елдан башлап, 8 Март иртәдән кичкә кадәр безнең өйдә кызым белән минем өчен чын бәйрәм көне. Инде хәзер кияү дә бабасыннан күреп бу традицияне үз итте. Йоклаган ятакта бит-күзеңне дә юмыйча ашап утыруда романтиканың «р» хәрефен дә күрмим. Матур итеп әзерләнгән өстәл артында, ирем бүләк иткән яз чәчәкләренә сокланып, иртәнге чәй эчүдән дә күңеллесе юк. Ә бүләккә килгәндә, төрле вакыт була, кесәгә карап инде анысы. Шуңа күрә, хатын-кыз өчен иң мөһиме - яраткан кешесе тарафыннан игътибар.
Ирек Зыятдинов, шәхси эшмәкәр, Яшел Үзән:
- 8 Март минем өчен бер сынау көне кебек. Чөнки күп алар минем. Һәм һәркайсын төрлечә котларга кирәк. Дөрес, аларның берсе дә бүләкне сорап алмый. Әниемә гадәттә матур чәчәк бәйләме бирәм. Чөнки ул чәчәкләр ярата. Ике кызым бар, аларга менә яраклашу кыенрак. Ихтыяҗлары үзгәреп тора. Быел берсенә телефон алып бирермен дип торам. Икенче кызым дәү әнисе кебек чәчәкләр ярата. Ә хатыныма мин ел саен сюрприз ясыйм. Былтыр, мәсәлән, сәяхәттә булып кайттык. Аннан алган тәэсирләр ел буена җитте. Быелгысы тагын да кызыграк, әлегә әйтмим.
Илгиз Фәтхуллин, Бишнә авыл җирлеге башлыгы:
- Язның беренче ае гаиләбез өчен бәйрәмнәр белән башлана. Мартның беренче көнендә хатыным Лилиянең туган көнен билгеләп уздык. Өч кыз, бер ул әтисе буларак якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне миңа авырга төшә дип әйтмәс идем. Кызларым тырыш. Бәлеш пешереп, табын әзерлиләр, кичен барлык туганнар бергә җыелабыз. Инде бүләккә килгәндә, кызларыма сюрприз ясыйм дип әйтә алмыйм, нәрсә кирәк, бергә алабыз. Ә 23 ел бергә яшәүче Лилиямне чәчәксез калдыр­ганым юк. Соңгы елларда бүлмә гөлләре бүләк итәм. Беренчедән, озын гомерле, икенчедән, ул гөлләр үстерергә бик тә ярата. Һәр хатын-кызның да сөеп, сөелеп яшәүләрен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: