Яшел Үзән

Госуслуги сайты уңайлы

- Якындагы мәктәпкә баламны I сыйныфка аласылары килми, әмма мин баланы яшәгән микро­районга урнаштырырга хокуклы дип ишеткән идем. Бу дөресме?

- 1 февральдән әти-әниләрдән балаларны I сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлады. Җирлектәге мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен әлеге уку йортына язылу 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнарга 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән.
Яңа уку елына әзерлек кысаларында район башлыклары кайсы мәктәпнең кайсы микрорайонга беркетелүе турында карарлар кабул иткәннәр. Әти-әниләр документлар белән мәктәпләрнең, район администрацияләре һәм Мәгариф идарәсе сайтларында таныша ала.
Баланы I сыйныфка кабул итү өчен традицион рәвештә әти-әниләрдән гариза, туу турындагы таныклык күчермәсе (кабул ителгән очракта төп нөсхәсе), яшәү урыны буенча теркәлү турындагы таныклыкның күчермәләре таләп ителә. Документларны электрон вариантта тапшырырга яки мәктәпкә алып килеп бирергә мөмкин.
Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләре буенча, булачак беренче сыйныф укучылары өчен инде әзерлек курслары үткәрелә башлаган. «Беренче сыйныфка баручы балалар өчен бушлай нигездә адаптация курслары апрель-май айларында үткәреләчәк. Хәзер барлык мәктәпләрдә, шул исәптән балалар бакчалары базасында әзерлек дәресләре үткәрелә. Әлеге дәресләргә йөрү бала мәктәпкә автомат рәвештә кабул ителә дигән сүз түгел. Мәктәпкә әзерлек - ул бер чара булса, кабул итү исә - бөтенләй башка гамәл. Килеп чыккан мәсьәләләр буенча әти-әниләр бәхәс комиссиясенә мөрәҗәгать итә ала. Кабул итү чарасы Мәгариф идарәсенең район бүлекчәләрендә оештырылачак. Сорауларны урында хәл итү мәслихәт. Мәктәп җитәкчеләре аңлату эшләре алып барачак», - диде идарә башлыгы.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә тест, имтихан мәсьәләләре буенча борчылырга урын юк - беренче сыйныф укучылары белән мондый төр процедуралар үткәрү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: