Яшел Үзән

Горурланам: мин – Гайнуллиннар нәселеннән (2нче кисәк)

Көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала

Бабам Галимулла Гайнуллин 9 яшьтән «халык дошманы баласы» ярлыгы белән яши. Ачлы-туклы балачагы әтисезлек белән тилмереп уза. Хезмәт юлын тракторчы булып башлап җибәрә. Куйган максатына ирешүчән бабам башта икьтисадчы-хисапчы, аннан соң агроном белгечлегенә укый. Җирнең кадерен белеп эшләүче агрономның оештыру сәләтен күреп, аны Ильич исемендәге туган колхозында рәис итеп сайлыйлар. Галимулла бабам колхозны җитәкләгән чорда колхоз көче белән авылда яңа мәктәп бинасы калкып чыга. Яңа мәдәният йорты төзелә. Шул чор таләпләренә туры килгән, бөтен уңайлыклары да булган ясле-бакча бинасын булдыра. Колхозчыларның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан торак йортлар салдыра. Колхоз идарәсе дә аның тырышлыгы белән яңа бинага күчә. Механизаторлар өчен ул төзеткән кыр станы зәвык белән бизәлгән, радио, электр, телефон кертелгән. Ашханә, душ бүлмәләре, эш өчен бөтен шартлар тудырыла. Мәктәп балалары өчен җәйге лагерьлар оештырыла. Иген үстерү, сөт җитештерү дә күзгә күренеп арта. 1968 елда колхоз авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча РСФСР күләмендә ярышта җиңеп чыга. РСФСР Министрлар Советы күчмә Кызыл байрагына лаек була. Галимулла бабам 22 ел дәверендә колхоз җитәкчесе булып эшли. Монда аның күпме йокысыз төннәре, борчулы-мәшәкатьле хезмәте, түгелгән тире, тәмам какшаган сәламәтлеге ята.
Үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкарганын хөкүмәт тә югары бәяләгән: Галимулла бабам хезмәттәге уңышлары өчен РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме, Ленин ордены, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары, күпсанлы медаль һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Галимулла бабам Гайнуллин бөтен гомерен Күгәй авылы халкына хезмәт итеп үткәрә. Лаеклы ялга чыккач та авылга соңгы игелеге итеп мәчет төзетә. «Солтания» мәчетендә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дини белем ала. Үз вакытында Шәйхулла бабай Күгәй авылы мәчетендә мәзин булып торса, Галимулла бабам үзе төзеткән мәчеттә имам-хатыйб вазифасын тәмам белеп, җанын-тәнен биреп башкара.
Күгәй авылының яше-карты аны бик хөрмәт итә һәм хәзер дә сагынып искә ала. Бабам төзеткән мәчетне күгәйлеләр «Галим мәчете» дип йөртә.
Түземнәр генә бәхеткә лаек
Галимулла бабамның тормыш юлдашы, ярдәмчесе, киңәшчесе - минем әбием Ибраһим кызы Мәрьям. Чистай педучилищесын бетереп килгән әбием Галимулла бабам белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбием Күгәй авылы мәктәбендә балаларны укыткан. Үз эшен югары дәрәҗәдә башкарырга тырышучы, таләпчән укытучы булган ул. Балалар бакчасы ачарга уйлагач, әбием мәктәптән шунда мөдир булып күчә, җиһазларны үзе ташып, коллектив туплап, зур гына яшелчә бакчасын ясап куя. Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек. Минем әнием дә балачагын шушы балалар бакчасына йөреп үткәргән.
Мәрьям әбием авылда үткәрелгән бәйрәмнәрнең һәрдаим үзәгендә булган. Күгәй авылының алыштыргысыз Кыш бабае да булган ул минем әбием.
Минем гаиләм
Менә шундый эшчән-тырыш гаиләдә үскән минем әтием Шәүкәт Гайнуллин. Нәсел дәвамчысы буларак, әтием дә һөнәрне туган җиргә якынын сайлаган. Ул - югары белемле агроном.
Галимулла бабам колхоз җитәкләгән чорда әтием беренче хезмәт чыныгуларын туган авыл кырларында алган. Бабам белән бергәләшеп иңгә-иң эшләгәннәр, туган колхозның кырларында иген иккәннәр, чәчү чәчкәннәр, җыелган уңышларга бергә сөенгәннәр.
Җиргә булган, авылдашларына булган кадер-хөрмәтне бабам улына - минем әтиемә сеңдерергә тырышкан. Әнием Фәния дә Күгәй авылында туып-үскән. Ул да авылда бик кирәкле белгеч - югары белемле ветеринар. Әнием дә хезмәт юлын туган авылында - Ильич исемендәге колхоз фермаларында башлап җибәрә. Колхоз сыерлары белән генә чикләнми, авыл кешеләренең мал-туарын дәваларга өлгерә әнием. Чөнки гомер буена мал асраган авыл халкы өчен ветеринарның кирәклеге әйтеп бетергесез. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ул ярдәмгә килергә әзер тора.
Туган ягы кирәк кешегә
Тормыш дулкыннары гомер узу белән әти-әниемне икенче ярга китереп куйса да, туган як - Күгәй авылы белән безнең бәйләнеш өзелми сак­лана. Бик еш авылга кайтабыз, әби-бабаларыбыз­ны зиярат кылабыз, аларны искә алып, догалар укыйбыз.
Гайнуллиннар нәселе дәвамчылары Күгәй авылында хәзер дә яшиләр. Матур эшләре белән авыл халкына хезмәт итәләр, нәсел тамырларын нык саклыйлар.
Мин дә - Күгәйдән, Гайнуллиннар нәселенең дәвамчысы, менә шундый күркәм эшләре белән безнең нәселебез илебезгә, ватандашларына хезмәт итеп тирән эз калдыра һәм киләчәк буыннарга яшәү өлгесен күрсәтә. Туган илебез тарихында безнең дә нәселебез лаеклы урын алган, хәзер инде шул урынны югалтмыйча, ата-ана, әби-бабай мирасын саклап, үзебезнең татар тамырларыбызны югалтмыйча яшәү - безнең буын бурычы.
Рушан Гайнуллин,
Лаеш интернат-мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: