Яшел Үзән

Горурланам: мин – Гайнуллиннар нәселеннән (1нче кисәк)

Кем мин? Кем нәселеннән мин? Минем әби-бабаларым кемнәр булганнар, нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Бу тормышта минем урыным кайда? Шушындый һәм шуңа охшаш сораулар күңелгә кергәнгә күрә, үзебезнең нәсел шәҗәрәсен барлый, әби-бабаларымның тормышлары белән җентекләбрәк кызыксына башладым.

Әби-бабаларым инде күптән гүр ияләре, мин аларның бары тик йомшак күңелле булуларын, мине бик яратуларын гына хәтерлим. Шулай ук әбиемнең йомшак кулларын, назлы карашын гомерем буе истән чыгармам. Бабамның мине сөеп: «Чын Гайнуллин икән бу!» - диюләре колактан чыкмый.
Шулай булгач, максатыма ирешү өчен мин күбрәк әти-әни янында үземнең гадәти булмаган (алар ишетергә күнекмәгән) сорауларым белән «туйдыра» башладым. Ни гаҗәп, алар моңа бер дә каршы килмичә, белгәннәрен түкми-чәчми миңа сөйли бардылар. Бу аралашу безне, ничектер, тагын да якынайтты кебек.
Күгәй авылы - нәсел башы бишеге
Безнең бөтен нәсел тамырларыбыз Яшел Үзән районы Күгәй авылына барып тоташа.
Күгәй авылы - Идел аръягында Зөя елгасынның култыгы - Әрә елгасы буенда сөзәк таулар арасында урнашкан. Риваятьләргә караганда, Казан ханлыгы җимерелгән вакытларда җир эзләп килеп утырган дүрт туганның берсе - Күгәй би нигез салган авыл.
Хәзерге авылда минем бабам - Галим Гайнуллин йорты урыны - авылның беренче төп нигезләренең берсе булган диләр. Авыл халкының төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган.
Минем әти-әнием, әби-бабаларым шушы Күгәй авылында туып-үскәннәр, гомер иткәннәр. Гайнуллиннар нәсел агачының, мин белгән дүрт буыны, шушы авылда яшәп, авыл тарихында җуелгысыз эз калдырып киткән олы шәхесләр.
Ватан тарихы - нәсел тарихы
Бабамның әтисе - Шәйхулла Гайнуллин урта хәлле крестьян гаиләсеннән. Күгәй авылында ике мәчет булып, Шәйхулла бабам берсендә мәзин вазифаларын үтәгән, авыл балаларына дин сабаклары биргән кеше. Бик зирәк, акыллы һәм укый-яза белгәнгә, авыл халкы аны землемер итеп сайлый. Бу вазифаны халык бары намуслы, белемле кешеләргә генә ышанып тапшыра торган була. 1925 елда Күгәй авылында башлангыч мәктәп ачыла.
Авыл халкын наданлыктан йолып алуда Шәйхулла бабам да армый-талмый хезмәт итә. 1937 елның декабрендә авыл куштаннары яла ягып җибәргән донос буенча кулга алына. «Советка каршы» агитация алып баруда гаепләнеп, 58нче статья нигезендә 10 елга хөкем ителә. Зөя утравындагы төрмәдә 1941 елда үлә. Еллар үткәч, бабамның гаепсезгә хөкем ителгәне раслана.
Әтием Хәерниса әбиемне бик җитез, тырыш, эш сөючән карчык итеп хәтерләвен сөйли иде. Динне кыскан заманаларда да ул намазларын укып бара иде, безгә матур итеп бәетләр җырлый иде, дип, исенә төшерә.
Рушан Гайнуллин,
Лаеш интернат-мәктәбе укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: