Яшел Үзән

Гомумроссия халык санын алу вакыты билгеләнде

​​​​​​​РФ хакимияте Гомумроссия халык санын алу срокларын билгеләде. Премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган әлеге боерык минстрлар кабинеты сайтында басылып чыкты.

Документта күрсәтелгәнчә, халык санын алуны сынап карау  2018 елның 1-30 октябрендә узачак, ә Гомумроссия халык санын алу – 2020 елның 1-30 октябрендә булачак.

Сынауның максаты – 2020 елда узачак төп чараның бәясен оптимальләштерү, дип аныклана. 

 

Фото ttp://www.glagolmiass.ru сайтыннан  алынды.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: