Яшел Үзән

«Гомерлек хыялым тормышка ашты»

Рус Танаенда гомер итүче Николай Васильевка, дәһшәтле сугыш елларында һәм бераз алданрак дөньяга килгән бик күпләр шикелле, әти сүзен әйтеп үсәргә язмый. Илне фашист илбасарларыннан саклаганда чит туфракта ятып калган әтисенең каберен эзләп табып баш ияргә генә насыйп була. Әйе, сугыш чоры балаларының байтагы кебек, Николай Иванович әтисен бөтенләй хәтерләми...

Рус Танаенда гомер итүче Николай Васильевка, дәһшәтле сугыш елларында һәм бераз алданрак дөньяга килгән бик күпләр шикелле, әти сүзен әйтеп үсәргә язмый. Илне фашист илбасарларыннан саклаганда чит туфракта ятып калган әтисенең каберен эзләп табып баш ияргә генә насыйп була.
Әйе, сугыш чоры балаларының байтагы кебек, Николай Иванович әтисен бөтенләй хәтерләми дә дияр­лек. Газиз кешесен ул бары тик әнисе сөйләгәннәрдән чыгып кына белә. Чөнки әтисе фронтка киткәндә аңа нибары бер яшь тә өч ай була.
Иван Евдокимовичны сугышка Киров хәрби комиссариатыннан алалар. Чыгышлары белән Рус Танаеныкы булсалар да, Прасковья һәм Иван Васильевлар сугыш алдыннан Киров өлкәсенә китеп урнашкан була. Иван Евдокимович юл төзүче булып эшли. 1942 елда аны сугышка алалар. Прасковья Васильевна җәмәгатен ике бала белән озатып кала. Иван Евдокимович 387нче укчылар дивизиясе составында Калуга янында барган көчле сугышларда катнаша. Каты бәрелешләрнең берсендә 1942 елның мартында нык яралана һәм 23 мартта шул яраларыннан дөнья куя. Япь-япь килеш, берничә көн элек кенә кызы туган хәбәрне дә ишетә алмыйча салкын җир куенына керә...

«Аллаһ үзе алып килде»
Николай Иванович гомер буе әтисенең каберен барып күрү уе белән яши һәм, ниһаять, теләгенә ирешә. Архив материалларын өйрәнеп, әтисенең күмелгән урынын төгәл белгәннән соң, тәвәккәлләп, юлга кузгалалар. Николай Ивановичның хатыны да, балалары да гаилә башлыгының теләген хуплый. Барыр юл ерак булса да, олы улы Иван Николаевич машинасында 1 майда юлга кузгалалар. Бабасының каберен күрергә тагын бер туганнары бик теләп ризалаша.
Калуга өлкәсенең Ульяновск районы Крапивна авылы моннан 1 мең 100 чакрымда урнашкан. Машинада шулкадәр ара үтү яшь кешегә дә җиңел түгел. Әти өчен генә борчылдык, диләр. Николай Иванович үзе бик зарланмады, әтисенең каберен күрү теләге юлның авырлыгын җиңеләйтергә ярдәм иткәндер, күрәсең. Бара-бара кызык хәл була. Үзебез дә аптырадык, диләр: төн уртасында тиктомалдан навигатор берни күрсәтми башлый. Ни булды икән дип, машинадан төшсәләр, ни күрсеннәр, урынга килеп җиткән булып чыгалар. Нәкъ каберлек турысына. Безне Ходай Тәгалә үзе алып килде бирегә, диләр, шаккатып.
Нинди хисләр кичердегез, дип сорау да артык инде биредә. Сорамыйча да булмый. «Әти-әни кабере янында кеше үзен ничек хис итсә, биредә дә нәкъ шулай», - ди Николай Иванович. Ә ул сүзләрне әйткән вакытта күзләреннән түгелгән сагышны тасвирлап биреп булмый. Аның хисләрен газиз кешеләрен югалтканнар гына тулысы белән аңлый ала торгандыр.

«Бүгенгедәй күз алдымда»
Менә ул җир. Николай Иванович үзен белә башлаганнан бирле аяк басарга хыялланган туфрак... Кайчандыр биредә дәһшәтле сугышлар узган, көн саен диярлек ничәмә-ничә кешенең гомере кыелган. Туган ил дип, азатлык яулыйм дип яуга күтәрелгән япь-яшь ир-егетләр биредә соңгы сулышын алган һәм, өйләрендә зарыгып-зарыгып көтүчеләре булса да, алар биредә калган. Беркайчан да кайт­маска дип...
Аларның газизләре дә биредә ята. Дошман кулыннан берьюлы һәлак булган дистәләгән сугышчы күмелгән каберлектә. Гомер биргән кадерле кешеңнең кабере янында басып тору, туфрагына баш кую иң каты күңелле кешенең дә күзеннән яшь китерми калмый: хисләр ташый, күзләр яшьләнә...
Николай Ивановичка биредә яшәүче әби белән күрешеп сөйләшергә дә насыйп була. Сиксән дүрт яшьтә булса да, ул барысында бүгенгедәй хәтерли икән: 1942дә дошман явы килгәндә, нык куркып, яшеренеп торулары, бәрелешләр тынгач, бик күп кешеләр үлгәнлеге 12 яшьлек кызның күңеленә гомерлеккә уелып калган.
Әбинең әйтүе буенча, сугышка кадәр Крапивна авылы гөрләп торган. 800 хуҗалык көн иткән. Хәзер исә урыны гына калган ди­сәң дә була. Чернобыль һәлакәте зонасына кергән бу авылдан күп­ләр инде читкә китеп урнашкан. Нибары 27 йортта гына кеше яши икән. Анысы да карт-корылар. Берсен-берсе ашыктырып узган аяусыз еллар дәһшәтле елларның шаһитларын да берзаман җир йөзеннән алып китәр. Ә биредә җирләнгән 750дән артык сугышчының йокысын алар истәлегенә төзелгән обелиск саклап торыр.

Тау башына кайтты батырлар
Зур булмаган Рус Танаеннан Бөек Ватан сугышына 45 кеше киткән. Шуларның 23енә генә туган җиргә кайту насыйп булган. Калганнары, Иван Евдокимович һәм аның шикелле, йөзәрләгән, меңәрләгән батырлар кебек, чит туфракка төренеп, йокыга талган. Һәр авылның батырлары туган җирләрендә обелиск булып калыккан. Николай Иванович күрше Татар Танаенда (Рус Танае шушы авыл җирлегенә керә. - А.К.) - 1965тә, Панауда 1975 елда обелиск төзелүен яхшы хәтерли. Бу мәсьәләне күтәреп чыгучы булмыймы, ниндидер башка сәбәпләр аркасындамы - Рус Танаенда андый истәлек ныгытмасы төзелми кала. Авылда обелиск булмау Николай Ивановичның күңелен гел тырнап тора. Биш еллар элек аның башына авылда обелиск салырга иде дигән уй керә.
Тыныч холыклы Николай Иванович беркемнән бернәрсә сорамый, авыл җирлегенә барып, акча да, ярдәм дә даулап йөрми, гадәтенчә, гаиләсе белән киңәшләшә дә, уен тормышка ашырырга керешә. Башта эскизын уйлый, сыза, материалларын барлый. Эшли ала торган эшләрне гаилә кешеләре бергәләп башкаралар. Кайсыберсенә кеше ялларга туры килә. Җиңү көненә өлгертик дип, ашыга-ашыга төзиләр. Эш барышын авыл җирлеге башлыгы да карап китә.
Бөтен эшләрен төгәлләп җиткерә алмасалар да, Җиңү көне якынлашканда эшнең байтагы төгәлләнгән була һәм аны, авылдашлар, туганнар бергә җые­лып, бәйрәм көнне ачалар. Күрше Панау авылында яшәүчеләр дә килә.

Соңгы сүз урынына
Авылның иң матур урынында - түгәрәк тау башында кызыл кирпечтән күтәрелгән обелиск Васильевлар гаиләсенә якынча йөз мең сумга төшкән. Николай Иванович ул акчаны беркемнән дә сорарга җыенмый, билгеле, бары тик кызыксынып сораганга күрә генә әйтте. Чөнки ул аны мактасыннар өчен дә, башка нәрсә өчен дә түгел, ә үзе теләп, йөрәге кушканга төзегән һәм бу эшне башкарып чыгуына сөенеп туя алмый. Тик төзү эшләре тәмамланса да, янына чыршылар утыртып, яктырткычларга кадәр куелса да, эш бетмәгән әле, аны, объект буларак рәсмиләштерәсе бар. Монысы инде, әлбәттә, авыл җирлеге башлыгы колагына әйтелгән сүзләр.

Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: