Яшел Үзән

Гомер елгасы ага да, ага...

Гомер елгасының агым тизлегенә шаклар катарлык. Күптән түгел үткән елларга – Акъегет мәктәбендә укытып, соңгы чыгарылыш укучыларымны озатканга да 26 елдан артык вакыт үткән икән инде.

Акъегет мәктәбендә соңгы чыгарылышым. Акъегетнең – 11, Бакырчының – 9, Юынчының 3 укучысын кабул итеп алган идем. Партадан башлары гына күренеп торган, берсеннән-берсе матур, акыллы, тыйнак, яхшы укырга омтылган бу балаларны күз алдына китерәм. Өч авылдан җыелуларына карамастан, бер-берсенә тиз ияләштеләр, дуслаштылар. Юынчылар мәктәпкә туры юл салып йөри иде. Ул чак автобуста йөртүләр төшкә дә кермәде. 
90нчы еллар үзгәрешләре, Акъегеткә яңа мәктәп салу, Бакырчы һәм Юынчыда яңа биналар төзеп, 9 еллык укытуны үз авылларында булдыру – минем укучыларымны өчкә бүлде. Мин дә укыту эшемне Бакырчыда дәвам иттем. Ә укучыларым үз туган авыллары мәктәпләрендә 9 сыйныфны төгәлләделәр. Мәктәпләре төрле булса да, дуслыклары, бер-берсен якын итүләре, киресенчә, сагыну хисе булуына сөендем. 
Менә җәйнең бер көнендә, шушы укучыларым очрашу кичәсенә чакырды. Авылда яшәүчеләрен, кайткач гел күргәннәрен таныйм. Ә инде Акъегет мәктәбен тәмамлаганнан соң очрашмаганнарын инде танымыйм.
Аерып әйтерлек тә түгел, һәммәсе: малайлары – ир уртасы, тормыш йөген җигеп тартучы, ул-кызлар үстерүче, акыллы, тәртипле әтиләр, ә кызларым – берсеннән-берсе чибәр ханымнар, тәрбияле, җор телле, балалар үстерүче, гаилә учагын саклаучы әниләр бүген. Әби булганнары да бар икән инде. Гомернең шулай тиз узуы гына гаҗәп.
Очраштылар, бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Һәрбарчасының да тормыш юллары төрле. Ләкин, намуслы хезмәт юлы белән яшәгән шушы укучыларыма рәхмәтлемен. Тормыш сынауларына бирешми торганнар икәнлегенә табигать үзе шаһит бу көндә. Коеп яңгыр ява, ә алар су буенда палатка корганнар, самавырны берне түгел, икене кайнатып кына торалар, шашлык пешә. Яңгыр гына сүндерә алмый мондый хуҗа, хуҗабикәләр яккан учакны. Башлангыч сыйныфта укыткан Илмира апаларын, Юынчыда белем биргән Гөлсинә апаларын, V сыйныфка җыйган мине (хөрмәтле өлкән укытучыбыз Рема апалары килә алмады), зурлап, хөрмәт итеп чакыруларына, бүләкләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә балаларыгыз хөрмәтендә кадерле әти-әни булып яшәргә язсын сезгә. 
...Класс журналына исемлек язганда исем-фамилияләрен яттан, рәтен алфавит тәртибен бозмыйча белә идем. Гомер елгасы хәтернең дә бер өлешен агызып киткән. А дан Я га кадәр икәнен беләм, тик барысын барлап чыга

алмый тинтерәдем. Кайберләрен таный алмый торуыма оялдым да. «Мин бит математика укытучысы, ул тыныч кына түгел инде, ачуланганмын да», - дигәч, Абзалинам: «Апа, сез чыдаганга шаклар катам, бер оныгымны тыныч кына өйрәтеп булмый», – дип әйткәч, көлештек. Барысы да ул-кызларын укытканнар, өйрәткәннәр, мөгаллим хезмәтенең авыр икәнлеген таныган әти-әниләр алар бүген. Барыбызга рәхмәтлеләр.
«Апа математика гына түгел, җыр да укытты», – дип Нәҗмиев: «Әйдә, апа, җыр лыйбыз!» – дигән тәкъдиме белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Рәхәтләнеп җырладык.
Укучыларым арасында дуслыклары гаилә ныклыгына китергән Хәмитов һәм Шәйхуллиннар бар. Нигъмәтуллинамның күп балалы ана булуына, өч егет үстерүенә сөендем. «Бала тәмен олыгайгач күбрәк беләсең икән аны», – диюе генә дә, балалы гаиләнең ни дәрәҗәдә кадерле, тәрбияле, бер-берсенә хөрмәтле, кайгыртучан икәненә инанасың. Һәрберсенең тормыш юлын тыңлагач, барысы да намуслы, хезмәт сөючән, үз гаиләләрен төзегәннәренә сөендем. 
«Нигә мондый кыйммәтле бүләкләр алдыгыз?» – диюемә: «Апа, кайчандыр, укытучыларга бүләккә открыткага акча сорап, әниләрегезне аптыратмагыз, үзегез эшләп тапкан акчагызга бирерсез, дигән идегез. Менә үзебезнең хезмәт хакына алдык», – дип көлештеләр. Онытмаганнар... Сезнең белән булган көнем озак истә сакланыр әле (хәтер генә китмәсен). һәммәгезгә олы рәхмәтлемен.

Акъегет мәктәбендә моннан 26 ел элек укыткан Рәйханә апагыз 
Зәйнуллина
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: