Яшел Үзән

Гомер була бер генә... (Дәвамы)

Өйләренә тагын бер бала алып кайтканга Алсинә белән Алмаз бик куандылар. Үзләренең уенчыкларын Ләйсән алдына тезеп куеп, уйнатып мәш килделәр. Өч көннән Айсылуның әнисенең апасы Ләйсәнне алырга килде. Тик Фәритнең дә, Гөлнурның да баланы бирәселәре килмәде.

- Сәлимә апа, Ләйсән хәзер безгә дә, балаларга да ияләште инде, аны тагын ят җиргә алып китеп ярсытмыйк, әнисе чыкканчы бездә генә торсын. Уйнарга да иптәшләре бар, Алсинә белән Алмаз яныннан да китмиләр, - дип, аны кире борып җибәрделәр.
Айсылу реанимациягә эләкте. Ике атнадан артык дәваланыр­га туры килде аңа. Больницадан чыкканнан соң, әнисе белән бергәләшеп Ләйсәнне алырга килде. Сәкинә апа килеп керүгә елый-елый Гөлнурның аяк астына ташланды:
- Рәхмәт яусын сиңа, кызым! Син мине бала хәсрәтләреннән коткардың! Сез булмасагыз, мин хәзер кабер кочаклап акылдан язар идем, - дип, чиксез рәхмәтләрен яудырганда Гөлнур аны ничек аякка бастырырга белмәде. Олы башын кече итеп аның каршында тезләнгән ананы күтәреп диярлек торгызды.
Бу вакытта, баласын үтерер­дәй итеп, яңакка яңак куеп кочагына кыскан, йомык күзләреннән бертуктаусыз яшь агызган Айсылу баласына: «Бәгырькәемдер лә, кичер мине, кичер, багалмам. Моннан соң мин сине беркайчан да калдырмам, беркемгә дә бирмәм», - дип пышылдый иде. Аларга карап, Гөлнурның да бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде.
Табын артында озак кына сөйләшеп утырганнан соң, кунаклар китәргә кузгалды. Шунда Айсылу баласын әнисенә тоттырып, Гөлнурны кочаклап алды:
- Сине Ходай мине үлем тырнагыннан алып калу өчен җибәргәндер бу дөньяларга. Ни үлә алмый, ни терелә алмый ятканда яшәүнең, гомернең нинди кадерле икәнен, аның бер генә бирелүен, соңгы чикне узсам - бернәрсәне дә кире кайтара алмаячагымны бөтен тирәнлеге белән аңладым. Син дә һәр көнгә сөенеп яшәргә тырыш. Мин сиңа гомерем буе рәхмәт укыя­чакмын, Гөлнур апа, бәхетле булыгыз, - дип, саубуллашты.
Шул вакыйгадан соң алар Азат белән аерылыштылар, Айсылу әнисе янына авылга кайтып китте. Тик, иртә уңмаган - кич уңмас, кич уңмаган - һич уңмас, дигәндәй, тормышта Айсылуның бәхете булмаган икән шул. Тагын ике тапкыр иргә барып караган, яши алмаганнар. Бар шатлыгы - Ләйсәне. Озак­ламый тормышка чыгарга җыена. «Хет кызының бәхете булсын иде», - дип, үзалдына кычкырып әйтеп куйганын сизми дә калды Гөлнур. Әле ярый ишетүче булмады, үз- үзе белән сөйләшеп йөрүгә калган икән, диярләр. Үткәннәрне уйлана-уйлана кайтып җиткәне сизелми дә калган. Капкасын ачып кереп кенә килә иде, каршына Фәрит килеп чыкты:
- Кая йөрисең инде, борчыла башладык озак кайтмагач, - дип, Гөлнурның сумкасын алды. Иренең шул кайгыртучан сүзләреннән Гөлнурның күңелендә аңа карата рәхмәт катыш мәхәббәт ташкыны ургылып куйды. Инде утыз ел бергә булуларына карамастан, Ходайга шөкер, бер-беренә сыенып, таянып, ышанып, теге вакытта Айсылуның «гомер бер генә бирелә» сүзләрен икесе дә хәтерләрендә саклап яшиләр. Гөлнур бүген үзенең Җир шарындагы бик күп Айсылулардан никадәргә бәхетлерәк икәненә тагын бер кат инанды. Шуңа, барлык хисләре чагылган күз карашы белән Фәритенә карап торды да:
- И, картым, ярый әле син бар, - дип куйды.
Зәйнәп Зиннәтуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: