Яшел Үзән

Гомер була бер генә...

Гөлнур кечкенәдән үк бик аралашучан булып үсте. Шәһәргә килеп яши башлагач та, чиратта булсын, транспортта булсын, гомерендә беренче күргән кеше белән дә бик тиз уртак тел табып, һәркемнең күңеленә хуш килерлек әңгәмәдәш була белде.

Олыгая барганда да бу сәләтен югалтмады ул. Урамнан барганда да, кайберәүләр кебек күзләрен түбән текәп түгел, ә таныш-белешләрне очратмаммы, дип, туры карап йөрергә ярата. Бүген дә эшеннән чыкты да, базарга сугылырга булган иде, тик барып җитә алмады, яныннан үтеп киткән хатында таныш чалымнар күреп, атлаган җиреннән туктап калды. Кире борылды да күз карашы белән әлеге хатынны эзләп табып тиз-тиз адымнар белән артыннан китте. «Әйе, шул, үзе бит», - дип, үз-үзе белән килешкәч кенә, куып җитеп беләгенә кагылды:
- Айсылу, синме соң? - дип, алдына чыгып басты. Хатын да, аптырап, башта берни дәшми генә Гөлнурга сынап карап торды да, танып алып, дөньяда иң якын кешесен очраткандай:
- Ай, Гөлнур апа, җаным, син бит бу! - дип кочаклап ук алды.
Алар, якындагы кафега кереп утырып, бик озаклап тормышлары турында серләшеп, рәхәтләнеп эчләрен бушатты. Унбиш ел эчендә үзгәрешләр дә, яңалыклар да хәйран җыелган иде. Инде кайтырга кирәк, дип, урамга чык­кач та берникадәр аерылыша алмый тордылар. Айсылу рәхмәт тулы күз карашын Гөлнурга төбәде дә:
- Син бит минем саклаучы фәрештәм. Теге юлы син килеп кермәсәң, кызымны кемнәр үстергән булыр иде. Гомерем буе сиңа рәхмәт укыйм, Гөлнур апа! Исән-сау бул, тагын күрешергә насыйп булсын, - дип, кочаклашып саубуллаштылар.
Трамвайдан төшеп, өйләренә кайтып җиткәнче Гөлнур гел Айсылу турында уйлады. Хәтерендә уелып калган, Айсылуның тормышын астын-өскә әйләндергән вакыйгаларны кабат күңелендә яңартты.
...Гөлнурлар шәһәрдә үз йортлары белән торалар. Иске өйләрен сүтеп, яңасын булдырып яткан көннәре иде. Ире, ике баласы белән тырышып-тыр­машып матур гына яшиләр. Гел эш, мәшәкать белән көн артыннан көн үтә, кемнәр беләндер якыннан аралашып яшәргә вакыт та, күңелгә ошаган гаиләләр дә юк бугай якын-тирәдә. Бер көнне транспорттан төшкәч, үзләре ягына кайтучы яшь бала күтәргән таныш булмаган хатынга күзе төште. Әлеге дә баягы аралашучанлыгы аңа әлеге хатынга сүз куштырды. Ул башта русчалатып эндәшсә дә, бер-берсенең татар икәнен бик тиз аңладылар. Сүз артыннан сүз китеп, икесенең дә бер районнан булулары аларны тагын да якынайтты. Туган якларын сагынып калада яшәгән якташларның очрашуы тиз генә төгәлләнми инде ул. Айсылу ире белән Гөлнурлар яши торган урам башындагы бер өйдә вакытлыча яши башлаганнар икән. Тугыз айлык бик матур кызлары да бар. Шул көннән башлап ике гаилә дуслашты. Гөлнурның Айсылудан олырак, тормыш тәҗрибәсе күбрәк булуы яшь әни өчен зур терәк булды. Бер ял иртәсендә нигәдер (хәзер онытылган инде) Гөлнур Айсылуларга китте. Ишекләре эчтән бикле, шакыгач та бер кешенең дә җавап бирмәве шикле тоелды. Бала елаган тавыш күңеленә тагын да шом өстәгәч, ул ишекне ике йодрыгы белән дөбердәтергә тотынды. Ниһаять, эчтән Айсылуның хәлсез генә:
- Ишекнең келәсен каерып керсәң генә, мин тора алмыйм, - дигән сүзләре ишетелде.
Маташа торгач, ишек биреште (курку да көч өстәгәндер, бәлки), Гөлнур атылып өйгә килеп керде. Бер кавым күзе өйдәге караңгылыкка ияләнми торды, тәрәзә пәрдәләрен ачып, бүлмәгә күз салгач, чынлап та, биредә нидер булганын чамалады. Җыелмаган табын, асты юешләнеп беткән һәм шуңа ризасызлык белдереп үкереп утыручы бала, урын өстендә халаттан гына тезләрен эченә терәп яткан, ни үле, ни тере Айсылу - үз күзенә үзе ышанмый торды Гөлнур. Чөнки баласы яшь булуына карамастан, Айсылу пөхтә хуҗабикә иде.
- Кызый, нәрсә булды? Тор, баланың да ашыйсы килә ахрысы, - дип, кечкенә Ләйсәнне кулына алып диван янына килде.
- Мин хәзер үләм дә, барысы да бетәчәк... баламны әнигә тапшырырсың, яме, - дигән сүзләрне ишеткәч, Гөлнур айнып киткәндәй булды. Ләйсәннең кулына сулы шешәсен тоттырып, караватына утыртты да, атылып-бәрелеп өенә йөгерде. Сулышы капкан, тетрәнүдән күзләре зур итеп ачылган хатынын күргәч, ишек алдында нидер эшләп йөргән Фәрит куркып калды:
- Нәрсә булды? - диде ул, тыныч булырга тырышып.
- Анда... анда... (шунда Гөлнурның күзләреннән яшьләре ташып чыкты) Айсылу үләргә җыенган, әйдә тизрәк, йөгердек, - дип, әйтеп бетергәндә, Фәрит инде ярты юлда иде. Гөлнур да, каты йөгерүдән кату чыккан эчен тотып ире артыннан атлады. Ул барып кергәч, Фәрит кире чыгып, урам чатындагы таксофонга чапты.
Бәхеткә каршы ашыгыч ярдәм машинасы бик озак көттермәде, шул арада баланың юеш киемнәрен алыштырып, тынычландырдылар; Айсылу бөтенләй аңын югалтмасын, дип, Фәрит аны сөйләндерергә тырышты, тик йоткан бер уч даруы инде тәэсир иткәнгә, телен көчкә әйләндереп, биргән сорауларга кыска-кыска гына итеп, теләми генә җавап биргәләде ул. Айсылуны больницага алып киткәч, алар һәрберсе үз уйларына батып, сүзсез генә өй эчен тәртипкә салдылар: табынны, урын-җирне җыеп, савыт-сабаларны юдылар. Ләйсәннең юасы керләрен, киемнәрен алдылар да ишекләрне бикләп, баланы коляскасына утыртып үзләренә кайттылар. Авыр иде... Яшь хатынның өзек-өзек сүзләреннән алар шуны аңладылар: шимбә кич Азатның (Айсылуның ире, мәгариф системасында эшли) дусты Дамир кунакка килгән. Мунча якканнар, Айсылу мул итеп табын әзерләгән, ирләр мунчадан чыккан төшкә өчпочмакларын да пешереп өлгерткән уңган хуҗабикә. Алдан үзе юынып, аннары кызын юып чыкканда табын артындагылар шешә төбенә төшеп җитә язган. Мунчадан алсуланып, бала күтәреп чыккан Айсылуга сокланулы караш ташлап, Дамир:
- Хатыннан уңдың да инде син, Азат, - дип куйган. - Үзе чибәр дә, булган да! Эх, минеке булсаң, Айсылу, күтәреп кенә йөрткән булыр идем үзеңне! - сүзләренә каршы ире хатынына зәһәр караш ташлап:
- Һе, шулай итәр идеңме? - дип кенә куйган.
Төн урталарына таба Дамир өенә кайтып киткәч, Азат ишек алдында озак кына тәмәке тартып торганнан соң кереп, баласын йоклатканда аның янында изрәп киткән Айсылуга каты гына итеп төртеп, әйдә, яныма күчеп ят, дип уяткан. Менә шуннан башлана да инде...
- Син арт саныңны уйнатып, күзләреңне майландырып, ана кәнтәй кебек, ошарга тырышып Дамир алдында бөтерелеп йөрисең, - дип, йокылы-уяулы хатынына манып та җибәрә. Дөньядагы барлык шакшыны аның өстенә өеп бетергәч тә бу гына аз тоела аңа, кызган баштан ярсуы басылганчы кыйный да, мәсхәрәләп каядыр чыгып китә. Моңа кадәр интеллигент иреннән мондый әшәкелекне күрмәгән Айсылу елый-елый таш булып ката. Шулай бөгәрләнеп ятып таңны аттыра. Мунчада юганнан соң ашатып йоклаткангамы, Ләйсән дә төне буе бер дә уянмыйча йоклый. Башта ул Азатның ни өчен болай дулаганын аңламый да. Аннары, күз яшьләре кибеп түшәмгә текәлеп күпмедер ятканнан соң гына, иренең аңа нинди нахак гаеп ташлаганы башына барып җитә. Бар булганы белән Азат, дип яшәгән Айсылу өчен бу бик зур фаҗига булып тоела. «Мин болай яши алмыйм», - дигән уй белән, бөтен җире авыртуга карамастан, тиз генә сикереп торып дарулар саклана торган тартманы алып, кулына эләккән берничә капны ачып авызына тутыра. Болай гына йота алмагач, авызыннан кире учына бушатып, берничәләп кенә су белән эчеп тә бетерә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: