Яшел Үзән

Гөнаһсызлар илендә

Яшел Үзәннең Гәр микрорайонында урнашкан психоневрология авырулары диспансеры, әлеге бинада нинди учреждение урнашуга карамастан (озак еллар биредә картлар һәм инвалидлар йорты эшләде), гел игътибар үзәгендә булды. Чөнки биредә әлеге учреждениегә районыбыз һәм республикабызның иң игелекле хәйриячеләренең игътибарын җәлеп итә алырлык хезмәткәрләр, үзләре дә сабырлыкның, мәрхәмәтлелекнең алтын өлгесе булырдай кешеләр эшли....

Яшел Үзәннең Гәр микрорайонында урнашкан психоневрология авырулары диспансеры, әлеге бинада нинди учреждение урнашуга карамастан (озак еллар биредә картлар һәм инвалидлар йорты эшләде), гел игътибар үзәгендә булды. Чөнки биредә әлеге учреждениегә районыбыз һәм республикабызның иң игелекле хәйриячеләренең игътибарын җәлеп итә алырлык хезмәткәрләр, үзләре дә сабырлыкның, мәрхәмәтлелекнең алтын өлгесе булырдай кешеләр эшли.

Республикабызда инвалидлар декадасы барган көннәрдә бирегә хәйриячеләр - диспансерга даими ярдәм итеп торучылар белән очрашуга чакыргач, килерләр микән, дип бик шикләнгән идем анысы. Ни өчен дигәндә, чын күңелдән, йөрәк кушуы буенча ярдәм итүчеләр үзләрен афишаларга яратмый. Шикләнүем дөрескә чыкты, килүчеләрне бәйрәмгә түгел, эшлекле сөйләшүгә чакырганнар икән. Вакытлары бик тыгыз булса да, килгәннәр тагын.
Игелеклелек. Бу сүзгә мәрхәмәт, шәфкать, изгелек, юмартлык, ярдәм-челлек, ярату сүзләре сыйган. Ә мохтаҗларга игелек кылучылар боларның барысын да үзендә туплаган.
Татарда игелек кыл да суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән бик үзенчәлекле әйтем бар. Юк, без балык түгел, без - халык! Һәм алтын йөрәкле ярдәмчел кешеләрне, үзләре бик тыйнак булсалар да, белергә тиешбез.
Очрашу биредә дәваланучыларның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәне караудан башланып китте. Нинди генә эшләнмәләр юк биредә. Катыргыга төрле технологияләр белән рәсемнәр төшергәннәр, яңа туган сабыйларга оекбашлар бәйләгәннәр, рәсемнәр ясаганнар. Бинага кергәндә зур-зур картиналар күзгә ташлана. Яхшы сыйфатлы майлы буяулар белән Кол Шәриф мәчете рәсемен авыру кеше ясаганына ышанасы да килми хәтта. Мондый рәсемнәр төшерү өчен һичьюгы сәнгать мәктәбен тәмамларга кирәктер ул. Ә Руслан Закиров туган да ук шундый талант булып туган. Күргәзмә яныннан һич тә китәсе килми. Биредә яшәүчеләр үзләренең бөтен эшләрен күрсәтәселәре килә. Кайберәүләр миңа кул эшләрен бүләк итеп тә бирде.
Тәрбиячеләр бүлмәсенә күз ташлыйсы иттем. Ир кешенең шулай бирелеп йон эрләп утыруын беренче тапкыр күрүем. Павел Федоров йоннан шарф бәйләргә теләвен дә, тиздән, ял алып, өенә кайтачагын да, шул шарфны өйдәгеләргә бүләк итеп бирәчәген дә сөйләп бирде. Аның тормышка ашмас хыялларын белеп торган тәрбиячеләргә Ходай сабырлык бирсен. Ә Павел Новожилов күгәрченнәр үрчетә икән. Яралы күңеленә шушы шөгыль аша дәва табуына диспансер җитәкчелегенә рәхмәтле. Биредә 460 авыру тәрбия-ләнә. Диспансер җитәкчесе аларның һәрберсенең күңел халәтен белә һәм һәрберсенә яшәү стимулы бирердәй шөгыль табарга ярдәм итә.
Гомумән, психоневрология авырулары диспансерына яңа җитәкче
Эмиль Фидаиль улы Шәрәфиев килгәч, ничектер яктырып, тагын да уңайлыланып киткән. Биредә яшәүчеләргә уңайлы яшәү шартлары тудырылган. Бүлмәләр әйтерсең роза чәчәкләренә күмелгән. Карават өстенә ябылган чәчәкле затлы пледлар бүлмәне ямьләндереп тора. Тагын шунысына игътибар иттем: ир-егет бүлмәләре хатын-кызларныкына караганда күпкә матуррак, җыйнаграк. Сергей Семенов бүлмәсендә, мәсәлән, кер юу машинасы да, суыткыч та, музыкаль үзәк тә бар. Ул аларны барысын да пенсиясенә булдырган.
Диспансер горурлыгы - медицина блогы. Биредә күрсәтелә торган һәр хезмәт лицензияләнгән. Медицина блогы мөдире Лаура Бакуркина яшь кенә булуына карамастан, хезмәткәрләр һәм авырулар арасында абруй казанырга өлгергән ханым. Авыруларга физиотерапия, массаж, гинекология, стоматология хезмәте күрсәтелә. Күңеле авыруларның иң яратып йөри торган урыны - психологик бушану бүлмәсе, әлбәттә. Тынычсыз дөнья мәшәкатьләреннән арыну өчен ясалма яңгыр астында тору да җитә. Ә аны психолог Наталья Артемьева үз куллары белән булдырган. Гомумән, кайсы гына хезмәтне алма - тәрбияче-ләрме ул, аш пешерүчеләрме, медицина хезмәте күрсәтүчеләрме, җыештыручылармы - барысы белән дә эш тиешле югарылыкта куелган. Мондый авырулар барыбер берни аңламый, аларга ничек булса да ярый, дип эленке-салынкы йөрүчеләр биредән тиз китәргә мәҗбүр була. Моны биредә дәваланучыларның туганнары да күрә һәм алар диспансер җитәкчелегенә авыруларга карата мондый мәрхәмәтле карашы өчен чиксез рәхмәтле.
Биредә 24 ел эшләүче китапханәче Нурия Садыйкованы алар аерып күрсәтә. Чөнки авыруларның сизгер күңеле аны икенче әни буларак кабул итә. Бөтен күңелен биреп эшли Нурия ханым. Бер караганда ул китапханәсендә күңеле тулып елаган кызны юатып утырса, икенче караганда сәхнәдә авыруларга кечкенә аккошлар биюен өйрәтә. Әйләнеп карарга да өлгермисең, хезмәттәшләре белән берәр чарага әзерләнү турында фикер алыша. Тынгысыз йөрәгеннән идеяләр ургылып кына тора. Хезмәтендә дә, гаиләсендә дә шулай.
Очрашу искиткеч җылы концерт белән тәмамланды. Авыруларны сәнгатькә тартып кына (моны мондый авыруларны дәвалауның бер төренә кертергә кирәктер) калмыйлар, үзләре дә коеп куйган артистлар икән ләбаса. Шәһәр тамашачысына яхшы таныш җырчы Илнур Әхмәдуллин да шушы учреждение хезмәткәре булып чыкты - баш хисапчы! Нурия Садыйкова белән Элеонора Искалиева теләсә кайсы дәрәҗәдәге сәхнә бизәге булырлык җырчылар. Ә алар тәрбияләгән үзешчәннәр - җырчылар Артем Плотников, Сергей Павлов, Софья Шкабурова, биючеләр төркеме биредә уздырылган һәр чарада яратып катнаша.
***
Көн саен булмаса да, мин бирегә килергә тырышам. Килгән саен күңелем тулып һәм шөкерана кылып кайтам. Күңелем тула шуның өчен: дөньяның бер мәшәкатен белмәгән, Аллаһ каршында бер гөнаһысы булмаган һәм үзе өчен җавап бирә алмаучыларны үзе белән бертигез күреп, ярдәм итүче тәрбиячеләр, шул авыруларга гына түгел, титаник хезмәт башкаручы тәрбиячеләргә ярдәм итүче шәфкатьле йөрәкле кешеләр бар дөньяда. Ул хәйриячеләр кем алдындадыр дан казану, үзенең никадәр кешелекле булуын күрсәтү өчен башкармый изге гамәлен. Ни өчен соң?! Бары тик үз-үзе алдында кеше булып калу өчен. Шуңа күрә исемнәрен дә газета битендә бастырып, халыкка белгертүне кирәк тапмадылар.
Автор фотолары.
Гүзәл Минһаҗева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: