Яшел Үзән

Гөмбә җыяр чак җитте

Көзнең беренче яртысы - гөмбә җыяр чак.

Гөмбә белән агулануның иң күп очраклары да шушы чорга туры килә һәм ул сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә агулануны танып белү һәм беренче ярдәм күрсәтү бик мөһим.
Агулануның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге нинди гөмбә ашауга бәйле. Аңа агу-лы гөмбә генә түгел, шартлы рәвештә ашарга яраклы дип табылган гөмбәләр дә, әгәр алар дөрес әзерләнмәгән булсалар, сәбәпче булырга мөмкин. Экологик чиста булмаган районнарда үсүче гөмбәләрдә дә зарарлы матдәләр туплана.
Безнең якта үсүче иң агулы гөмбәләр - сасы чебен гөмбәсе, ак чебен гөмбәсе һәм төссез агулы гөмбә. Вакытында беренче ярдәм күрсәтелмәсә, кеше агуланудан үләргә дә мөмкин.
Агулануның билгеләре нинди соң? Нинди гөмбә белән агулануга карап, бу билгеләр ярты сәгать һәм тәүлек аралыгында килеп чыгарга мөмкин. Кайчак агулануның беренче билгеләре 2-3 тәүлектән соң беленә башлавы ихтимал. Бу билгеләргә косу, эч китү, су эчәсе килү, көзән җыеру керә, бу вакытта көчле итеп эч, баш авырта, баш әйләнә. Алар беленә башлау белән, авыруны костырырга, ашказанын юдыртырга кирәк. Ашказанын өй шартларында түбәндәгечә юдыралар. Вак йотымнар белән бүлмә температурасындагы 4-5 стакан кайнаган су эчәргә һәм косарга кирәк. Аннан соң активлаштырылган күмер эчәләр. Бу очракта бары тик табиб кына дөрес дәвалау билгели ала, чөнки төрле гөмбәләрнең агулары организмга төрлечә тәэсир итә.
Мин үзем гөмбәне танымыйм да, җыймыйм да. Әмма гөмбә таныган кеше әзерләгән гөмбәне бик яратып ашыйм. Ә үзем җыярга батырчылык итмим. Газета укучыларыбыз арасында гөмбәчеләр бар микән? Алар кайсы гөмбәгә өстенлек бирә икән?
Гөлнара Вәлиева, Яшел Үзән:
- Гөмбәгә күп еллардан бирле йөрибез, яратып җыябыз, консервлыйбыз. Аеруча ирем үлеп китә дә инде гөмбә җыярга. Бигрәк тә майлы гөмбә, ак, җирән гөмбә, гөрәҗдә һәм башкаларны бик яратып ашыйбыз. Әлбәттә, чис­таларын, матурларын җыярга тырышабыз. Гөмбәне исә маринадлап та куябыз, катырып та саклыйбыз. Ел әйләнәсе болай ашарга да, пирог, пиццалар, ашлар пешергәндә дә бик ярап куя.
Энҗе Тимершина, Васильево:
- Мин гөмбәгә сирәк йөрим, ә менә ирем, ирек куйсаң, гел кайтып кермәс иде. Ул барлык төр гөмбәләрне дә таный. Иртә язда чыккан кәҗә гөмбәсеннән үк җыя башлый ул һәм кара көзгәчә гөмбә җыю җаен таба. Билгеле, чистартуы, эшкәртүе миңа кала.
Шулай да, узган атнада аңа ияреп, наратлыкка гөмбәгә барган идем. Соңыннан башым бик нык авыртты. Баш миенә кислород чамадан тыш күп кергәндер, диделәр таныш-белешләр. Урманга да ешрак йөрергә кирәк икән, дигән фикергә килдем.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: