Яшел Үзән

Гөлсиринем истәлегенә

Гөлсиринем истәлегенә Гөлсиринем, яз чәчәгем, Ник сулдың кулларымда? Сагышларны баса алмыйм, Чыкмыйсың уйларымнан.

Гөлсиринем, йолдызкаем,

Синсез караңгы тормыш...

Ник өзелде гомеркәең?

Ник аямады сине язмыш?

Син бит миңа якты кояш идең,

Син бит идең тормыш шатлыгы,

Һәрчак миңа ныклы терәк идең,

Сүзсез аңлый идең бөтен уемны...

Пар канатым, нигә сындың?

Нигә киттең ялгыз калдырып?

Улларыбыз елый сине сагынып,

Газиз әнкәң ярсый кайгырып.

Син үстергән чәчкәләрең көтә,

Чык тамчысы булып ага яшьләре,

Син утырткан бакчаларың көтә,

Туганнарың көтә, күршеләрең...

Сине сагынып шаулый бүген урман,

Җиләк җыйган яшел үзәннәр,

Нурсыз калды синсез безнең урам,

Моң-зар җырлый көмеш чишмәләр.

Җиргә ятып елый җилләр,

Минем сагышыма кушылып,

Без яраткан гүзәл җирләр

Юксыналар сине, сагынып.

Күз алдымда синең нурлы йөзең,

Кыйгач кара кашларың,

Хәтеремдә һәрбер назлы сүзең,

Ягымлы, сабыр тавышларың.

Чиксез дарья иде күңелләрең,

Алтын иде җитез кулларың...

Нинди матур иде хыялларың!

Нинди изге иде синең уйларың!

Оябызны кордык бергә,

Гомерлек булсын , диеп.

Улларыбыз үссен бәхеттә,

Безгә таяныч булып.

Ачы хәсрәт килде көтмәгәндә,

Давыл булып керде капкадан.

Яман авыру екты гүзәлемне,

Тартып алды безнең арадан.

Өч ел буе көрәште ул ,

Бирешмәскә теләп үлемгә.

Әрнүләрне, сызлауларны

Сиздермәдең беркемгә.

Ничек итеп ышаныйм соң

Бу дөньяда, бәгърем, син юкка?

Ничекләр генә күним соң

Күңлемдәге кара бушлыкка?

Гөлсиринем, бердәнберем,

Алыштырмаслык ярым,

Ачуланып китмә, бәгърем,

Онытылмаслык ярым!

Гөлсиринем, май чәчәгем,

Бигрәк кыска булды гомерең.

Булмадың шул нурлы киләчәгем,

Үкенечкә калдың, күз нурым.

Күңелемнең иң түрендә

Булыр һәрчак урының,

Син калырсың минем йөрәгемдә

Мәңге сүнмәс якты нур булып...

Роза Ягудина 10.07.15

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: