Яшел Үзән

Гөлназның улы әдәби телдә генә сөйләшә

«Татар радиосы» алып баручысы Гөлназ Сәфәрова үзе эштә булганда улы Айданны әнисе караша икән. Шунлыктан ул әдәби телдә генә сөйләшә икән.

«Айданны үстерүдә миңа үземнең әнием булыша. Әнием татар теле укытучысы булганга, Айдан әдәби телдә генә сөйләшә! Айдан бик актив һәм аралашучан бала. Һәм аның бер үзенчәлеге бар: ул бик күп сөйләшергә ярата, монысы белән миңа охшагандыр. Ләкин аеруча үзеннән олырак булган кызлар белән аралашырга ярата», - дип белдергән Гөлназ «Татар радиосы» сайтына.

Материал туйлар.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: