Яшел Үзән

Геннарны бармак белән сытып булмый

Вакыт инде төнге бергә якынлаша, ә иптәш кызының туган көненә кичке унга кадәр генә, дип чыгып киткән уналты яшьлек кызым һаман күренми. Телефоны да дәшми. Моңа кадәр беркайчан да болай соңга кадәр йөргәне юк иде. Балам өчен ничек борчылганымны хатка язып аңлатып булмый.

Ишектә, ниһаять, шалтырау ишетелде. Бусага төбендә «лыгыр» исерек Диләм көчкә аягында басып тора. Ун ел элек аның әтисен дә нәкъ шулай кайтарып стенага терәп куялар иде дә, звонокка басып, качалар иде... Идәнгә шуып төшкәнче, кызымны эләктереп алып, бер-икене «биргәләп» ваннага алып кердем дә салкын су астына тыктым. Боларны эшләгәндә үзем калтырандым, күземнән яшьләр ташкын булып акты... Соңыннан каеш алып берничәне «сыптыр­дым» (бу гамәлем өчен мине ата-ана хокукыннан мәхрүм итеп була бүгенге закон нигезендә - депутатларга рәхмәт, үзләренең балалары юклар гына чыгарып утыра ала мондый законнарны). Салкын судан Дилә аңына килә башлады һәм чынлап та үзен кыйнаганнарын аңлый алмый торды. Чөнки 16 яшенә җитеп тә арт ягына бер-ике тапкыр җиңелчә шапылдатып алудан узганым юк иде. Шуннан соң суны яптым да, йокы бүлмәмнең ишеген эчке яктан бикләп, ятагыма аудым һәм кабат күз яшьләремә ирек куйдым...
...Медицина училищесын тәмамлагач, дәваханәдә процедура кабинетында эшләдем. Бер ара әнинең танышына өенә барып уколлар ясап йөрдем. Булачак ирем белән дә шунда таныштым. Ул прапорщик иде. Бер елдан соң өйләнештек, Диләбез туды. Ул вакытта каенатамның алкоголик булуына минем исем дә китмәде. Тик менә кызыбызга 3-4 яшьләр тирәсендә ирем дә бик еш сала башлады. Монда минем дә гаебем юк түгел, чөнки декрет ялыннан соң мине яшь хирург янына утырттылар һәм без бер ел дәвамында мәхәббәт утында яндык. Бәлки, ирем моны сизгәндер. Үземнең шул гөнаһым өчен аннары өч ел буе сәрхүш белән яшәргә мәҗбүр булдым. Ничек кенә көрәшеп карамадым мин аның бу авыруы белән - нәтиҗәсез. Аерылыштык. Хәзер ул бөтенләй беткән кеше. Ә мин кызымны шәфкать туташы хезмәт хакына бер үзем тәрбияләдем. Ул бик акыллы, эшсөяр һәм акчаның кадерен белүче кыз булып үсте. Тик геннар үзенекен итә, күрәсең...
Дилә дә үз бүлмәсендә йоклап китте ахры. Мин кухняга чыгып валерьянка, пустырник, боярышникны бергә кушып эчтем, шуннан соң гына тынычланып йоклап китә алдым. Иртән, кызымның минем юрган астына кереп ятуыннан уянып киттем.
- Әнием, зинһар мине гафу ит, мин бик-бик гаеп­ле. Кичә мине нигә кыйнавыңны аңладым. Исерек әтиемнең өйгә ничек кайтып керүләрен мин беркайчан да онытмаячакмын һәм мин гомеремдә дә андый булмам!!! Әнием... кичә шулай килеп чыкты... сыйныфташларымның барысы да аракы һәм шампан шәрабе эчте, бер мин сок тотып утырдым. Аннары Рома котыртты да, ачуымнан бәхәскә бер чәркә аракы эчтем. Шуннан бернәрсә дә хәтерләмим... салкын су һәм синең елаган күзләрең генә... Әнием, моңа кадәр синең елавыңны ике тапкыр гына күрдем: беренчесе - әти исереп кайтып миңа суккач, икенчесе - югары температура белән мине ашыгыч ярдәм алып киткәндә. Сине башка беркайчан да еларга мәҗбүр итмәячәкмен, дип мин үз-үземә сүз биргән идем. Менә сүземдә тормадым. Миңа бик оят...
***
Мин бу хатны ник яздым соң? «Алма агачыннан ерак төшми» гыйбарәсенә ышанып, балаларыгызга кул селтәмәгез. Тәрбия һәм ярату белән әллә нинди геннарны да сытып була, тик соңга калмаска, кечкенәдән үк тырышырга кирәк.
Сәлам белән,
Дамирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: