Яшел Үзән

Газетабызга ташламалы бәядән язылып калырга ашыгыгыз

Яшел Үзәнлеләр! 2020 елның беренче яртысына язылу тәмамланып килүен искәртәбез. 3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр "Яшел Үзән"гә ташламалы бәядән язылырга була. Нибары 620сум 10 тиенгә язылып сез район тормышы, аның сулышы турында язучы газетага ия булачаксыз.

“Яшел Үзән”не һәр гаилә яздырып алганда безнең бердәмлелегебез дә ныгыячак. Шуны истә тотып, язылырга ашыгыйк. Җаныбыз теләп, татар булуыбыз белән горурланып, район газетасын яратып уку бәхетенә ирешик. Татар булгач, саф татар җанлы булып, ана телебезне якын итеп, гореф-гадәтләребезгә тугры булып яшик. Балаларыбызда, оныкларыбызда милләтебезгә карата мәхәббәт тәрбиялик. Бу — безнең өстебезгә йөкләнгән изге бурыч. “Яшел Үзән”гә язылыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк! 
Сезне "Россия почтасы" бүлекләрендә көтәләр. 
Акчагызны янга калдырырга теләсәгез, Ункөнлектә язылыгыз! 
Без сезнең өчен һәм сезнең хакта язабыз! Бездән аерылмагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 5 октябрь 2019 - 13:22
    Без имени
    Сездэн башка яшэп буламыни???