Яшел Үзән

Газета-журнал укудан ләззәт табалар

Яшерен-батырын түгел, хәзерге мәгълүматлы, мәшәкатьле, тынгысыз һәм интернетлы заманда, газета укыр­га вакыт калмый.

Чөнки безне социаль челтәрләр, телевидение «йота». Кешеләр хәзер күзгә-күз карашып аралашырга да вакыт тапмый. Шуңа да инде район газеталарын язылып алдыручыларның кимүенә аптырарлык түгел.  Югыйсә, яңа гына килеп төшкән газетаны кулга тотып уку ләззәтен бернәрсә дә алмаштыра алмый. Шулай да, бар әле безнең тирәдә газета-журналларны көтеп алучылар, бар. Берне түгел, дистәләгәнне алдырып, яратып укучылар.
Ел саен унбишләп басма яздырып ала икән Күгәй авылында яшәүче Фәрит, Фарсат һәм Фәргать Әхмәдуллиннар гаиләсе. Дус-тату, бер-берсенә булышып  яшәүче өч бертуганның берсе - Фарсат белән миңа очраклы рәвештә  Күгәйгә халык җыенына баргач күрешеп сөйләшергә туры килде. Өйләренә кадәр үк барып  җитә алмасам да тырыш, алдынгы карашлы, ярдәмчел, кешелекле һәм туган җанлы кешеләр булуын аңладым. Авылдашлары да моны хуплады.
Кибеттә сатучы Фарсат Әхмәдуллин көне буе халык белән эшли, авылдашларын ачык йөз белән каршы ала. Ул хәтта кемгә нинди товар кирәген дә белә. Алдан хәстәрләп куйган вакытлары да еш була. Игътибарлы чөнки, авылдашларын хөрмәт итә белә. Өендә нинди мәрхәмәтле, эшендә дә шундый.  
– Безнең  үз традициябезгә хыянәт иткәнебез юк, подписка саен унбиш газета-журналга язылабыз, – ди Фарсат үзе. – Әле алары да җитми, сугыша-сугыша укыйбыз. Әмма район газетасы «Яшел Үзән» –  беренче чиратта.
Әлбәттә, авылда эш күп, бик күп. Терлек-туа­рын асрасаң, кош-кортын үрчетсәң мәшәкате тагын да өстәлә. Фарсат сөйләгәнчә, ул Фәрит абыйсының авыру кызын – Фәридәне  карарга да нык булыша икән. Бергә-бергә авыр­лыкларны җиңүе җиңелрәк. Ирле-хатынлы Лилия һәм Фәрит Әхмәдуллиннар үзләре «Күгәй» кооперативы фермасында терлекче булып эшләгәч, әлбәттә, вакытлары да чикле. Үз хуҗалыкларында да  бергәләшеп 6 сыер, һәм бозаулар да асрагач, мәшәкате тагын да арта. Боларына 60 сотыйга якын  җир участогын да өстәсәң, ял итеп утырырга түгел, йок­ларга да  вакытлары калмый. Әмма газета укырга дисәң, вакыт табыла!
– Яшелчәсен күп утыртабыз, сарык­лар да асрыйбыз, – дип сөйли Фарсат. –Бәрәңгенең ел саен бер тоннасын сатабыз. 40лап үрдәгебез дә була. Анысын инде нигездә үзебез өчен тотабыз. Шулай үзебезнең көч белән яшәргә күнеккән инде без. Зарланып тору гадәте юк. Сыер асрагач, аның бозаулары да булмый калмый, сөте дә. Сөтне тапшырабыз, арзан булса да.
Ничек барысына өлгерә икән соң болар дип уйлап куйдым Фарсат сөйләгәндә. Бәлки, аларга әниләре шундый тәрбия бирә алгандыр.  «4 малай әтисез үстек», – ди бит Фарсат.     
 Менә шулай үз тырышлыклары белән мул тормышта яшәп ята, бертуган Әхмәдуллиннар. Эшле кешенең ашы бар, диләр. Хәзер бит авыл җирендә дә мал-туар асрау гадәте югалып барганда алар газеталарны күпләп алдырган кебек терлекчелектән ваз кичмәгәннәр, кыенлыкларны  элеккеге гадәт буенча җиңәргә өйрәнгәннәр. Күгәй авылының  шундый эшлекле кешеләре белән горурланырлыгы бар. Авылның терәге дә бит әле алар. Гореф-гадәтләр өстен торган гаиләләргә гадәттә заман зур йогынты ясый алмый.Нинди генә авыр­лыклар  белән сынама, алар барыбер сынмый, үз дигәннәренә һичшиксез ирешә. Максат куелган, эш эшләнгән, нәтиҗәсе – күз алдында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: