Яшел Үзән

Гайре табигый хәлләр...

Көтелмәгән очрашу

Гәрчә кеше ышанмаслык хәлне дөрес булса да сөйләмә дисәләр дә, мин бу гыйбарәне бозып, үзем белән балалар йортында булган бер сәер хәлгә тукталып үтәсе булдым.
Кышкы төннәрнең берсендә мин, 10-11 яшьлек малай, төнлә кече йомышымны үтәргә тордым. Тәрәт итү чиләге йокы бүлмәсеннән бинаның каршы ягында булганлыктан, коридорны буйдан-буйга узарга туры килә иде. Хаҗәтемне үтәгәч, кире борылып, бер-ике адым ясавым булды, шул вакытта миннән алдарак стенага аркасы белән ышкылып диярлек баручы бер җан иясен күреп алдым. Билгесез зат шулай акрын гына, һичбер тавыш чыгармыйча, һавада йөзеп барган сыман чайкалып, малайлар йокы бүлмәсе ягына хәрәкәт итә. Мин дә аны игътибар белән күзәтеп, билгеле бер ара калдырып, шул тарафка атлыйм. Иң әүвәл, мине аның тышкы кыяфәте таңга калдырды. Башыннан алып иске чапан сыман бернәрсәгә төренгән, чабуыннан чук-чук булып сәләмәләре асылынып тора. Әмма ләкин иң шаккатырганы: йә Хода - чабуы белән идән арасындагы бушлыкны күреп алу! Югыйсә, стена күренеп тормас иде. Аяксыз зат салмак кына, бернинди артык хәрәкәтләр ясамыйча, безнең озын аш өстәле турысына килеп җитте. Шулчак ул өстәл кырыенда очрак­лы рәвештә калган балаларның буш чүлмәк савытын күреп алган, күрәсең. Ул тын гына йөзеп килеп, янтайтып кына әлеге аш савыты эченә күз салды да, аны урынына куйды (мәңге ач балалардан ул савытта нәрсә калсын инде). Шул мизгелдә ул мине күреп алды. (Билгесез зат савыт белән кайнашканда мин дә килеп җиткән идем). Күрүе булды, шунда ук зур җитезлек белән артка сикереп, караңгы почмакка кереп посты. Мин аңа бөтенләй якын килдем. Хәтта тотып карарга дип, кулымны да сузган идем. Тик бөтен гәүдәсе йодрык сыман йомарланып, аның өскә сикерергә әзерләнгәнен күргәч кенә шикләнеп, бер- ике адымга кире чигендем. Каршымда сөяк борыны түшәмгә эленгән керосин лампасының тонык яктылыгын чагылдырып, тирән баткан йомылмый торган очкынлы түгәрәк күзләрен төбәп, буе минеке чамасы булган бер зат басып тора. Күпмедер вакыт йөзне-йөзгә төбәп торганнан соң, мин аңардан: «Син кем буласың?» - дип сорадым. Ул бернинди җавап кайтармыйча, текәлеп каравын дәвам итте, хәтта миңа бераз якынайган кебек тә тоелды. Вакыт уза тора. Күңелгә шом төшә башлады. Аңа туры карап, белгән догаларымны укырга керештем. Бернинди үзгәреш юк. Аннары, бөтен начар сүзләрне искә төшереп, сүгенә башладым. Ни хикмәт - сүгенү тәэсир итте. Җан иясе сискәнеп киткәндәй булды да, гәүдәсенең формаларын югалтып, томан таралган кебек акрын гына юкка чыкты. Иң озак һавада эленеп елтыравык күзләр карап торды.
Урыныма кереп яткач кына мин нинди куркыныч хәлгә таруымны аңладым. Куркудан дер-дер калтырап, теге зат килеп кермәгәе дип, бик озак йокыга китә алмыйча яттым.
Әлеге вакыйгадан соң ирексездән Г.Тукай артыннан:
«Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?
Йә өрәкме, нәрсә бу?» -
дигән сөаль бирәсе генә кала.
Гамир Гарифуллин.
Яшел Үзән
Тулырак - газетаның 32нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: