Яшел Үзән

Гаугалы кырда мул уңыш үсмәс шул

2005 елның июле - «Күгәй» кооперативының 462 гектар чәчүлек җире гербицидлар белән яндырыла. Килгән зыян суммасы - 5 миллион сум.

Берничә айдан район эчке эшләр идарәсе тикшерүне туктата. Мотив: заказчыларны билгеләү мөмкин түгел, тикшерү барышында ачыкланган ике кеше (алар моны эшли генә) күрсәтмә бирүдән баш тарта.
Кырны кем агулаган - билгесез. Әмма ул вакыт Күгәй кырына кем кергәнен барысы да белә. Бу «Красный Восток» акцио­нерлык җәмгыяте. «АПК «Красный Восток - Центральное Заволжье» ачык акционерлык җәмгыяте оешканда, төгәлрәк әйткәндә, бу 2003 ел, Идел аръягының берничә хуҗалыгы яңа берләшмәгә керә. Ә Күгәй авылы халкы агросәнәгать компаниясенә ике аягыбыз­ның берсен дә атламыйбыз, дип катгый белдерә. Мөстәкыйль һәм ирек­ле яшисебез килә. Шул көннән алып алар тыныч тормыш турында оныта да.
Алга таба хәлләрнең ничек булганы күпчелеккә мәгълүм инде. Күгәйлеләр белдергәнчә, аннан соңгы ике ел икътисади һәм химик экспериментлар белән истә кала. 2006 елда «инвестор»ның иминлек хезмәте уракны туктата. «Кызыл Шәрык» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенең бер әгъзасы - Азат Исхаков дигән кеше, урынга килеп, «мировой» тәкъдим итә: суктырыгыз, әлегә киртә куймыйбыз, әмма ярты уңышны безгә бирәсез, аннары кооператив безгә түләргә дә тиеш әле, аз да түгел, күп тә түгел - 200 мең сум! Өченче шарт - башка бу кырларны чәчмисез. Күгәй җире булса ни, хәзер ул бәхәсле ич, димәк, аннан файдаланырга ярамый... Һәрхәлдә, күгәйлеләргә.
Киләсе язда күгәйлеләр «инвестор»га бәхәсле кырда чәчәргә комачауларга тырыша. Хәзер, көтеп тор... Казан ягыннан 25 машина килеп, «Кызыл Шәрык» территориясенә керә. Шуннан туп-туры - кырга. Кызылдан киенгән кешеләр (күрәсең, «үзләренеке»н буташтырмас өчен) тигез рәткә басып, күгәйлеләр өстенә килә башлый.
- Шунда кылт итеп баштанаяк коралланган фашистларның советлар җиренә юнәлгән кырыгынчы еллар искә төште, - дип сөйли Гөлфирә Баһаветдинова. - Әмма хәзер бу әзмәвердәй егетләрнең кулында газ баллоннары иде. Муллабыз Фәрихны этеп кенә ектылар. бичара бу көнне аягына да баса алмады. Мөршидә Ихсанованың күзенә билгесез газ сибеп үттеләр - сукырайды. Берсен дә - яшьләрне дә, өлкәннәрне дә кызганмадылар.
Күгәйлеләр Казан Кремленә кадәр барып җитә... Әмма... алар сөйләгәннәр милициядә алай зур кызыксыну уятмый, гаеплеләрне билгеләп булмау сәбәпле, эш туктатыла. Ул хәйләкәр авыл кешесен кем белгән? «Кызыл Шәрык»ның какшамас абруена тап төшерү өчен, үзләренә үзләре газ сиптерүләре дә бик мөмкин!!!

«Шәрык»ча чәчү
Бәлки, күгәйлеләр инвестордан кыр­ны юкка гына тартып алырга маташа торгандыр? Районның, димәк, халыкның да, икътисади муллыгын тәэмин итүгә комачаулыйлардыр? Менә, мәсәлән, узган ел мең ярымнан артык гектар җиргә көнбагыш чәчтеләр. Яңа сорт. Җылылык, кояш яратучы культура 30 градус салкынга да чыдам булып чыкты һәм аны быел апрельдә генә урдылар! Вахитов комплексыннан агып чыккан адәм чыдамаслык сасы исле елгалар - ул, гомумән, җир эшкәртүнең яңа технологияседер, боларны мин, шәһәр кешесе, белеп тә бетерми торганмындыр.
- Безнең заманда ярты метр җир чәчелми калса да, хурлык иде, - дип аптырый Күгәйдә яшәүче Тәнзилә Гыйрфанова. - Ә хәзер нәрсә? Җир бар - хокук юк. Ничек була инде бу?
Бакырчы авылы янында абзарларда «инвестор»ның мөгезле эре терлекләре ничек тотылуын күрергә туры килде. Үз вакытында Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет әгъзасы Альберт Бикмуллинның агрохолдингта терлек башы кимүенең үз версиясен белдергән иде. Аның фикере буенча, «Кызыл Шәрык» мегафермаларында терлекләрне абзарда гына тоту технологиясе кулланыла, бу сыерларның аз вакыт аралыгында «эштән чыгуына», димәк, үлеменә китерә. Мин боларны үз күзем белән күрдем. Бу күренеш нервылары нык булганнар өчен генә.

эшләнгән эшебез
Әмма болар бары тик эмоцияләр генә һәм закон боларны күрми. Ә менә законнар белән эшләргә кешеләре бар «Кызыл Шәрык»ның - юридик яктан шактый артта калган авыл кешесен мөмкинлек чыккан саен кимсетергә онытмаган тулы бер юрист­лар штаты эшли биредә. Ә авыл кешесе үзе нәрсә соң? Улмы? Ул, үзен яклау өчен, сәнәккә тотына. Урамда XXI гасыр гына бит - буш сүзләргә һәм мәсьәләләрне хокукый хәл итүләргә нигә вакытны әрәм итәргә? Әмма, әфәнделәр... әмма! 13 ел... Күз алдына китерү дә куркыныч - 13 ел, ә нәтиҗә шул ук: һәр яз, һәр җәй, кара көзгә кадәр «сугыш» бара, җир җәфалана, кешеләр иза чигә... Бәлки, дөрес юлдан бармыйбыздыр, иптәшләр?

Үзегез сайлагыз
Менә «Земля Землица» республика иҗтимагый-сәяси газетасыннан бер цитата: «Варис Әдиятуллин, отставкадагы полковник, озакка сузылган конфликт вакытында юридик институтны бетереп, кулына юрист дипломы алырга өлгерә... Аның максаты: үзенә ышаныч белдергән авылдашлары мәнфәгатен яклау».
Сорау бирәм: - Варис Нургазизович, 13 ел буена бертуктаусыз сузылган судлардан кала, җирнең билгеле бер өлешен үз кулыгызга алу өчен нәрсә эшләнде?
- Ничек инде, - дип җавап бирде миңа Варис, - без үзебезнеке өчен көрәшәбез!
Ә, бәлки, судларда сугышулар һәм көрәшүләр җитеп торыр, эшкә күчәргә вакыт түгелме? «Инвестор» белән күгәйлеләр арасында аңлашулар барып чыкмаячагы көн кебек ачык инде: тыныч кына килешеп булмаячак. Шулай булгач, ни өчен соң җирне рәсмиләштерү эшләре алып барылмый? Авылда пайчылар күпчелек, легитим җыелыш җыеп, җир учас­токларын рәсмиләштерергә генә кала. Сез бит күпчелек, өлешләрегез дә күбрәк сезнең! Әмма моны грамоталы итеп, белгечләр яллап эшләргә кирәк. Юриспруденциядә нәрсә дә аңлаучылар бер Варис Әдиятуллин гына түгел бит. Ә менә хөрмәтле «инвес­тор»ның белгечләре, судта пайчылар җыелышының легитим булмавын раслап, моннан бик оста файдалана. Ә район администрациясе нәрсә?
- Сез дөрес юлдан барсагыз да, ялгышсагыз да, без һәрвакытта да халык яклы. Һәм һәрвакыт шулай булачак та. Без кырда сугышкан арада инвестор вәкилләре җирнең иң уңдырышлы өлешләрен үзләренә рәсмиләштерергә маташа. Алар маташа - ә безгә моны эшләргә кирәк!
Соңгы сүз дип нәрсә әйтергә инде, боз кузгалыр һәм конфликт урынына җирле халык белән инвестор арасында конструктив хезмәттәшлек һәм үзара аңлашучанлык килер дип уйлыйсы да... Әмма хәзергә кемнең дус булуын, кемнең ЧЫННАН ДА ярдәм итәчәген, ә кемнең бәхәсне куертып кына йөрүче икәнен аңлау кирәк. Һәрхәлдә, шуңа ышанасы килә. Безнең бит җиребез бер генә...

Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: