Яшел Үзән

Гармун бит ул – татар рухы (2нче кисәк)

Мәртәбәле жюри, ә алар арасында Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Илсур Сафин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова һәм музыка укытучылары да бар иде.

Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр дә, балалар да мактауга лаек. Әле бик нәни булуларына карамастан, тулы зал алдында каушамыйча, сәхнәдә үзләрен иркен тотып чыгыш ясадылар. Әле кулларына гармун алмасалар да, башка уен коралларында уйнап, җырлап, татар моңына гашыйк булуларын исбатладылар.
Фестивальгә күрше Чуашия респуб­ликасының Урмай авылыннан «Тамчы» мишәрләр ансамбле дә килгән иде. Алар сәхнәдә ничек итеп җырлап-биергә кирәклеген күрсәтте ичмасам. Бар яктан сәләтле, чая балалар җыелган бу төркемгә, нәкъ мишәрләр инде менә, афәрин! Күрше республикадан өйрәнерлегебез бар. Безнекеләр дә кимен куймады, аеруча гармун-тальянда моңлы көйләр сузучы малайларга кызлар күзе төшми калмагандыр. Гармун уйный белүче егетләр элек- электән бер баскычка югары булган. Миңа Осиново гимназиясендә белем алучы Алмаз Айзатулловның, Васильевоның балалар музыка мәктәбендә укучы Данис Карамышев, Әдел Сәлахетдиновның чыгышлары ошады. Бик җанлы барган бәйгедән соң җиңүчеләрне билгеләү, мөгаен, җиңел булмагандыр. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Мәктәпләр арасында:
I. 5нче гимназиянең «Сөенеч» ансамбле;
I. Урмай авылыннан «Тамчы» ансамбле;
I. 1нче лицейдан Инсаф һәм Бәхтияр Сәлаховлар дуэты;
II. Васильевоның балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр.
Соло башкаручылар:
I.3нче гимназиядән Әмир Шиһабиев;
II.Осиново гимназиясеннән Алмаз Айзатуллов;
III.10нчы гимназиядән Владислав Надеж­дин.
Балалар бакчалары арасында
ансамбльләр:
I. «Киләчәк» балалар бакчасы;
II. «Незабудка» балалар бакчасы;
II. «Радуга» балалар бакчасы;
III. «Антошка» балалар бакчасы.
Алия Гаязова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Сез үз тормышыгыз белән канәгатьме?
    Проголосовало 56 человек
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 12 декабря 2017 в 14:51
    Прогресс – табигать законы
    Һәр яшел үзәнлене эш урынына һәм өйгә, поликлиника яки мәктәпкә, азык-төлек базарына, йә булмаса поездга вакытында алып барып җиткерү өчен иртә таңнан торып, төнгә кадәр эшләү – Яшел Үзән пассажир автотранспорты предприятиесе хезмәткәренең бурычы. Мактаулы юбилей көннәрендә, күңел бәйрәм сорый.
    19
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 9 декабря 2017 в 18:07
    Соңарган әманәт Авылыбызның үткәне турында истәлекләр туплаганда күп кенә материалны Рабига апа Дәминовадан яздырып алган идек. Ул сугыш елында һәм соңрак та авыл Советы рәисе булып эшләгәнгә, авылның яшәешен, сулышын белгән кеше. Мәктәптәге очрашуларда аның төгәл көне-сәгате белән хәтерләп әйткән, сөйләгәннәре күз алдымда.
    289
    1
    3
  • 9 декабря 2017 в 20:22
    Әйдәгез, тормышны сайлыйк! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Бу, чынлап та, шулайдыр. Дәү әниемнең сеңлесе 105 яшендә дөнья куйды. Шул орчык кадәр, катырак җил чыкса, очып китәрдәй карчыкның тик торганын хәтерләмим. 100 яшенә кадәр үзен-үзе карап, мунчасын ягып, тавыклар асрап яшәде. Сиксәненче дистәне ваклаучы кызын гел «утырма, йөр, йөрмәгәнгә авырта синең ул аякларың» дип тиргәр иде.
    205
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 15:02
    Яшел Үзән шәһәрендә истәлекле вакыйга 16 ел элек нигез салына башлаган һәм бөтен шәһәр халкы, предприятиеләр ярдәме белән төзелеп сафка баскан һәм шәһәрнең архитектура үзәгенә әверелгән үзәк мәчет - Җәмигъ мәчете рәсми ачылды.
    179
    0
    2
  • 9 декабря 2017 в 12:32
    Яшел Үзән районында “Лексус” һәм йөк машинасы “маңгайга-маңгай” бәрелешкән Юл һәлакәте Яшел Үзән районында М7 федераль трассаның 746нчы чакрымында булган.
    174
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 11:17
    Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк» Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Әлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.
    160
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 10:09
    Яшел Үзән сандугачы «Татар моңы» җиңүчесе Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концертлар залында IX «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты зур күтәренкелек белән узды. Татар моңын, татар җырын яратучылар белән зал шыгрым тулы иде.
    128
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 11:36
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    115
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 13:09
    Язылмыйча булдыра алмый, ничә яшьтә булса да Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Сезгә Вәсилә Шакирова исеменнән аның кызы яза.
    109
    0
    0