Яшел Үзән

Гаиләдә чыккан ызгыш бик кызганыч тәмамланган

Безнең тормышта ниләр генә булмый да, ниләр генә ишетмисең. Яшел Үзәннең Татарстан урамында яшәүче гаиләдә чыккан ызгыш бик кызганыч тәмамланган.

24 яшьлек ир исерек баштан йөкле хатынын кыйнаган. Дөрес аның 22 яшьлек хатыны да салмыш хәлдә булган. Хатынның борын сөяге сынып, аның янына "Ашыгыч ярдәм" хезмәтен чакыртырга туры килгән. Ә ир моның белән генә туктап калмаган, икенче каттан сикергән. Анысы да имгәнеп, дәваханәгә эләккән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: