Яшел Үзән

Гаилә учагы авылда яктырак яна

Авылда яшәүче яшь гаиләләрнең ялларын күңелле, файдалы һәм мәдәни чаралар белән баетып, актив, сәламәт яшәү рәвешен үз итеп, гаилә тормышларын ныгытыр өчен дә уздырылган «Гаилә учагы» дип исемләнгән фестиваль-бәйгесендә җиде гаилә катнашты.

Бәйге театральләшкән тамаша белән башланып китте, залга кияү белән кәләш чыгып талгын гына көйгә биеп, яңа гаилә тууын, алардан соң икенче бер парның бала арбасына улларын утыртып, шат елмаешып гаиләләренең тулылануын күрсәтүе, ә сәхнә уртасына куелган бишек янына чыгып утырган «дәү әни»нең (Олы Шыр­дан мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова), «бала»ны кулына алып бишек җырын башкаруы бик тә уйлап оештырылган иде. Менә шундый кереш өлештән соң, бар игътибар бәйгедә катнашучыларга юнәлде. Җиде гаилә, дидем бит, алга таба барсы белән дә таныштырып барырмын, ә хәзергә яшь гаиләләрнең җылылык бөркелеп торган «өй»ләренә күз салыйк.

Бер авылдан ике дус гаилә 
Һәрбер гаилә үз почмагын үзе теләгәнчә бизәгән.Норлаттан ике гаилә Нурмиевлар һәм Филипповлар, гаилә тормыш­ларын, ялларын чагылдырган фотолар белән бизәп стена газетасы чыгарганнар, бик матур кул эшләнмәләре ясаганнар, зәвыклы итеп, милли ашларыбыздан торган табын корганнар. Үзләренең гаиләсе белән таныштыру да бик үзенчәлекле булды. Балалары белән катнашучы барлык парларның да балалары, әти-әниләренең беренче ярдәмчеләре булды, шигырь дә сөйләделәр, биеп тә алдылар. Кечкенә Арсений Филиппов нәкъ менә шундыйлардан булды. Нурмиевларның да кечкенә уллары матур итеп сөйләсә, олы уллары әтисенең гитарада уйнап җырлавына кушылды.

Батыр Батыршиннар
Өченче гаилә Юынчыдан иде. Аларның төрле төсләр белән язылган Батыр­шиннар дигән «өй»ләре дә, милли киемнәр кигән кечкенә улы белән, бәләкәй кызлары, үткен хуҗабикә үзе дә залга керүгә үк күзгә ташланды. Әле борчыласызмы, дигән соравыма да, юк, дип чая гына җавап та бирде. Дөрестән дә, фамилияләренә туры килә торган булып чыкты болар, диеп уйлап куйдым. Чәк-чәк, төрле тәм-томнар янына, кайнар итле бәрәңге бәлеше дә килеп өлгерде, сүз уңаеннан, татып карарга теләүчеләрнең дә алар өстәле янында озаграк тукталуын искә алыйм. Уңган хуҗабикә яз көнендә нарат күркәләреннән җыелып ясалган кайнатмасы белән залда кыюсыз гына утырган тамашачыларны да сыйларга өлгерде. Әгәр дә иң халыкчан, минемчә бу сүз авылча дияргә дә ярый торгандыр, номинация булса аларга биргән булыр идем. Әле бәйгегә җан атарга авылдашларының күпләп килүе дә, иң активы Гөлсинә ханым Борһанованың плакатларга кадәр язып, күтәреп йөрүләре аларның бердәмлеген күрсәтте.


Ике гаилә – Яшел Үзәннән
Ике гаиләне Галиевлар һәм Абдуллиннарны Яшел Үзән шәһәренең мөслимәләр җәмгыяте рәисе Фәрзәнә ханым Хәлиуллина һәм аның урынбасары Тәнзилә ханым Әхмәтҗановалар үрнәк гаилә итеп тәкъдим иткәннәр. Галиевларның гаилә почмагы ерактан ук миллилеге белән җәлеп иткән чиккән сөлгеләре, кул эшләре, милли ашлары белән аерылып торды. Татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырып хәзерләгән таныштыру чыгышлары да бу гаиләнең гадәти генә булмавын күрсәтте.Тормыш иптәше эштә булганлыктан кызына ярдәмгә әнисе татар теле укытучысы Исхакова Салисә Камил кызы, апасы белән сеңлесе, Мамадыш-Әкилдән каенатасы Рәмис әфәнде дә килгән иде. Алга таба узып әйтим, жюри әгъзалары да алар гаиләсен туганлык җепләрен саклаучы буларак билгеләп үтте.
Абдуллиннар гаиләсе исә дини йолаларыбызны үтәп яшәүче чын мөселман гаиләсе иде. Сания ханымның, ә ул исә, районыбызның мөхтәрәм дин әһеле Габделхәмит хәзрәтебезнең икенче кызы булып чыкты, өч кызы да русча да, татарча да сөйләп, мөнәҗәтләр әйтеп тә шаккатырды. 

Гаилә горурлыгы – уллары
Рус Шырданыннан Анисимовлар гаиләсе ике уллары белән килгән иде. Соңгарак калып килсәләр дә, үз почмак­ларын тиз генә олы улларының ясаган рәсемнәре, алган бүләкләре белән бизәп тә куйдылар. Үзләре белән таныштырган вакытта да күбрәк улларының уңышларына шатланып сөйләде әни кеше. Шул арада чәй табыны да корып алган бу гаилә тыйнаклыклары белән дә аерылып торды.

Ак пароход алып килде 
Хәзер язачак җиденче парның үзләрен күргәнче, залга ясап куелган ак җилкәнле ак кораб күренде. Без җырлап үскән «Ак параход»ны хәтерләтүче. Үтеп китеп булмый, Түбән Карамалыдан килгән гаилә башлыгы Михаил Курников белән танышам. Бу символик мәгънәгә ия икән, беренчедән ул Горький исемендәге корабльләр төзү заводында эшли, икенчедән озын, төз буйлы Михаил флотта хезмәт итеп кайткан икән, аннан тормыш иптәше дә, кечкенә уллары да матрослар кия торган тельняшкалардан иде. Бик тырышып хәзерләнгәннәре күренеп тора, ир-ат кулы белән ясалган ниләр генә юк монда, рамнарга куелган рәсемнәр дә, тормыш иптәше ясаган йомшак уенчыклар да, өстәлдәге ризыклары да, зур итеп «Гаилә» сүзен язып куюлары да дуслыкларын күрсәтә.


Жюри таләпчән, әмма миһербанлы
Гаиләләр үзләре белән таныштырып алгач, билгеле инде түземсезлек белән бәя бирүчеләрнең, жюри членнарының сүзен көтә. Ә алар исә, Казаннан ук килгән кунаклар Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Ильмира Хәйбулова,Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, Халыклар дуслыгы йортының төрле чаралар уздыру бүлеге җитәкчесе Русалина Гайнатуллина, «Белый ангел» туй хезмәте күрсәтү оешмасы җитәкчесе Гөлнур һадиева, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Нуриева, яшьләр эшләре буенча җитәкче урынбасары Олеся Юшковалар иде.
 Фестиваль барышында җыр-моң, нәфис сүз, биюләр өзелеп тормады, автор-башкаручы Ачасыр авылы кызы Әлфия Сөләйманова, «Йолдызлык» фестивале җиңүчесе Альфред Алеев, нәфис сүз остасы Алия Хәсәнова, Арча егете Алмаз Нуруллин, «Разноцветная зебра» түгәрәгенә йөрүчеләр бик матур чыгыш ясадылар. Ә яшьләр өчен иң ошаганы, әлбәттә ТНВ да «Яшьләр тукталышы»н алып баручы Айзилә Батырханова булгандыр. Ике телдә, оста итеп, матур җырларын да башкарып алып барды ул фестиваль-бәйгене. Исеменнән күренгәнчә, бәйге мәктәп алдында гаилә учагын кабызып тәмамланды.

Зөлфирә Кильдеева – безнең өчен табыш
Иң беренче язачак ханым турында, соңрак, язарга булдым. Республика дәрәҗәсендә уздырылган «Гаилә учагы» фестиваль-бәйгесе, проект авторы, төзүчесе, АМО РТ ның «Авангард» – «Разноцветная зебра» түгәрәге җитәкчесе Зөлфирә Борис кызы Кильдееваның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә узды. Авыл өчен генә түгел, район өчен дә табыш булды ул.Түгәрәккә оялып кына килгән балаларның, әти-әниләре дә тоймаган сәләтләрен күреп, үстереп, «Йолдызлык», «Дулкыннар» дигән бәйгеләргә барырлык, җиңү алып кайтырлык талантлар әзерли. Үз дигәненә ирешмичә туктый алмаган, нәрсәгә тотынса да булдыра торган Зөлфирә ханымга иҗат уңышлары, районыбыз данын үстерә торган тагын зур күләмле чаралар көтеп калабыз! Проектның координаторлары Илдар Шәмсетдиновка, мәдәният йорты хезмәткәре Алеся Ния­зовага, чараны уздыруга теләктәшлек күрсәткән авыл җирлегенә,спонсорларга зур рәхмәт!

Фестиваль җиңүчеләре:
«Иң актив гаилә» – Батыршиннар гаиләсе (Юынчы авылы);
«Иң иҗади гаилә» – Галиевлар гаиләсе (Яшел Үзән) һәм Анисимовлар гаиләсе  (Рус Шырданы авылы);
«Иң кунакчыл гаилә» – Филипповлар гаиләсе (Норлат авылы);
«Иң тату гаилә» – Нурмиевлар гаиләсе (Норлат авылы);
«Спорт сөюче гаилә» – Курниковлар гаиләсе (Карамалы Тау бистәсе); 
«Иң акыллы гаилә» – Абдуллиннар гаиләсе (Яшел Үзән).
 

 

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Альбина Касыймова фотолары.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: